Маносаровар күле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Маносаровар күле latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Манасаровар күле, Тибет, Кытай Халык Җөмһүрияте.

Манасаровар Күле (Тибет телендә: མ་ཕམ་གཡུ་མཚོ།); Кытай телендә: гадиләштерелгән иероглифлар белән: 玛旁雍錯 (традицион иероглифлар белән), 瑪旁雍錯 ул шулай ук Мапам Юмцо дип атала, бу югары биеклектә урнашкан төче су күле, аңа Кайлаш бозлыкларыннан су ага.[1] Кытайда, Тибетта, Кайлаш тавы янында. Күл дүрт диндә изге урын дип санала: Бон, Буддачылык, Һинд дине, һәм Җәйничелектә.

Этимологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Санскрит сүзе "Манасаровар" (मानसरोवर) ике Санскрит сүзенең комбинациясе булып тора; "Манас" (मानस) мәгънәсе "акыл (киң мәгънәдә барлык акыл куәтләренә карый), акыл, фикер йөртү, аңлау, сиземләү"[2], шул ук вакытта "саровара"ның (सरोवर) мәгънәсе "күл яки зур буа".[3]

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төбәк харитасы.

Манасаровар Күле диңгез дәрәҗәсеннән өстән 4590 м (15060 фут) биеклектә урнашкан, күбесенчә тозлы күлләр булган Тибет Платосы өчен төче күл өчен чагыштырмача югары биеклек. Манаса саровар күле формада чагыштырмача түгәрәк, әйләнәсе 88 км (54,7 миля). Аның тирәнлеге максимум 90 м (300 футка) җитә һәм мәйданы 320 km2 (123.6 sq mi). Ул якындагы Ракшастал Күленә табигый Ганга Чху каналы белән тоташтырылган. Манасаровар Күле Сатлеҗ чыганагы янында, ул Инд елгасының иң көньяк кушылдыгы. Моннан якын Брахмапутра Елгасы, Инд Елгасы, һәм Ганганың әһәмиятле кушылдыгы Гхагхараның чыганаклары урнашкан.
Манасаровар Күле Ракшастал Күленә ташый, ул тозлы агымсыз күл. Бу күлләр Сатлеҗ бассейнының өлеше булган һәм тектоник активлыкка күрә аерылган булган.

Климаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маносаровар күле өчен климат бирелгән мәгълүматлары (Чыганак - Climate-Data.org)
Уртача югары Jan high C = -3.2 Feb high C = -2.0 Mar high C = 0.9 Apr high C = 6.4 May high C = 10.2 Jun high C = 13.7 Jul high C = 13.7 Aug high C = 13.1 Sep high C = 13.1 Oct high C = 11.1 Nov high C = 6.5 Dec high C = 1.0
Уртача урта Jan mean C = -8.9 Feb mean C = -7.6 Mar mean C = -4.2 Apr mean C = -0.1 May mean C = 3.1 Jun mean C = 7.1 Jul mean C = 8.4 Aug mean C = 8.0 Sep mean C = 8.0 Oct mean C = 5.4 Nov mean C = -0.2 Dec mean C = -5.1
Уртача түбән Jan low C = -14.5 Feb low C = -13.1 Mar low C = -9.2 Apr low C = -6.6 May low C = -4.0 Jun low C = 0.6 Jul low C = 3.1 Aug low C = 3.0 Sep low C = -0.2 Oct low C = -6.8 Nov low C = -11.1 Dec low C = -13.3
Уртача явым-төшемнәр Jan precipitation mm = 52 Feb precipitation mm = 34 Mar precipitation mm = 52 Apr precipitation mm = 30 May precipitation mm = 26 Jun precipitation mm = 40 Jul precipitation mm = 125 Aug precipitation mm = 135 Sep precipitation mm = 66 Oct precipitation mm = 29 Nov precipitation mm = 7 Dec precipitation mm = 18

Дини әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиу Гомпа Монастыреннан күренеш.
Маносаровар күлләренең иярченнән күренеше (уңда), шулай ук фонда Кайлаш Тавы белән Ракшасатал күрсәтелгән.
Маносаровар Күле.

Һинд динендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һинд дине буенча күл беренче мәртәбә Ходай Брахма күңелендә барлыкка килгән, шуннан соң ул Җирдә пәйда булган.[4] Һинд динендә Манасаровар Күле сафлык персонификациясе, күлдән эчкән үлемнән соң Шиваның сыену урынына барачак. Ул йөзләрчә тормышлар дәвамында кылынган барлык гөнаһларыннан чистарачак дип ышаныла.[5]

Кайлаш Тавы кебек Манасаровар Күле дини сәфәр кылу урыны, ул Һиндстаннан, Непалдан, Тибеттан һәм күрше илләрдән дини сәфәр кешеләрен җәлеп итә. Һинд дине ышанулары буенча Манасароварда коену һәм аның суын эчү барлык гөнаһлардан чистарта.[6] Дини сәфәр кылу турлары регуляр рәвештә оештырыла, бигрәк тә Һиндстаннан, аларның иң мәшһүре ел саен үтә торган "Кайлаш Манас Саровар Ятра". Дини сәфәр кылучылар күлнең суларында церемониаль коенуга киләләр.
Манасаровар Күле дини сәфәр кылучылар буенча Азиянең дүрт бөек елгасының чыганакларына якын дип карала, атап ук әйткәндә Брахмапутра Елгасы, Гһагһара, Синдх һәм Сатледҗ, шулай итеп ул күчәр ноктасы, аңа дини сәфәр кылучылар меңнәрчә еллар тулып кергәннәр. Чамдо бәрелешеннән соң төбәк тыштан дини сәфәр кылучылар өчен ябык булган; 1951 һәм 1980 ел арасында чит илдән килүчеләр рөхсәт ителмәгән. 1980-енче еллардан соң ул янә Һинд дине тарафдарларының дини сәфәр юлы булып киткән.[5]

Һинд дине буенча, күл беренче мәртәбә Брахма тарафыннан барлыкка китерелгән булган, шуннан соң ул Җирдә манифестацияләнгән булган.[4] Шуңа күрә, ул "Манаса сароварам" дип атала, бу Санкрит сүзләре "акыл" һәм "күл"нең кушылмасы. Күл шулай ук Хамса (кошы)ның җәйге сыену урыны булып тора. Ул изге булып танылып, хамса субкыйтганың симбиологиясендә мәшһүр элемент булып тора, ул акыллылыкны һәм матурлыкны чагылдыра.[7]

Һинд дине теологиясе буенча, биш изге күл бар; алар бергәләп Панч-Саровар дип атала; Мансаровар, Сиддхпур, Нараян Саровар, Пампа Саровар һәм Пушкар Саровар.[8] Алар шулай ук Шримад Бхагавата Пуранада китерелгән.[8][9][10]

Бу дөньяга карый торган кешеләр Манасаровария дип аталалар. Аларның күпчелеге Һинд диненә карый һәм Коли кабиләсенә керә, ул Манасаровар яки Мандхатри дип атала, аларның кабиләсе Икшваку династиясенең борынгы Патша Мандхатасына карый һәм аның исеме хөрмәтенә Гурла Мандхата дигән тау бар, ул Налаканкар Хималның иң биек пигы һәм аның казанышына дан булып тора.

Бон динендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бон дине шулай ук Жанг Жунг Мери изге Ходаеның изге урыны белән ассоциацияләнә. Бон диненең нигезләүчесе Тонпа Шенраб Тагзиг Олмо Лунгрингтан Тибетка беренче килгәндә ул күлдә коенган.

Буддачылыкта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Буддачылык күлне риваять Анаватапта күле белән ассоциацияли (Санскрит; Пали телендә Анотатта) монда Майя Гаутама Будданың яралгысына ия булган дип ышаныла. Күл яр буйларында берничә вихара (монастырь) бар, аларның иң әһәмиятлесе Чиу монастыре, ул текә калкулыкта төзелгән, ул таш кыядан үк киселгән сыман эшләнгән.
Күл Буддачылык әдәбиятендә бик популяр һәм күп тәгълиматлар һәм кыйссалар белән ассоциацияләнә.
Игълан ителгәнчә, Будда бу күл янында берничә мәртәбә торган һәм медитацияләгән. Маносаровар күле шулай медитатив Тибет традициясенең "Тибетның асылы"ның предметы булып тора. Медитациянең хәзерге сөйләве һәм тасвирлама Роберт Турман тарафыннан популярлаштырылган.[11]

Җәйничелектә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәйничелектә Манасаровар Күле беренче Тиртханкара, Ришабха белән ассоциацияләнә. Җәйничелек язмалары буенча, беренче Тиртханкар, Бхагван Рушабхдэв, Аштапед Тавында нирванага ия булган. Бхагван Ришабхдэвның улы, Бхарата Чакравартин Гималайларда Аштапад тавында асылташлар белән бизәлгән сарай төзегән. Аштапад Маха Тиртхка бәйле күп кыйссалар бар, мәсьәлән, башкалар арасында Кумар һәм Сагарның уллары, Тапас Кхер Парна, Раван һәм Мандори Бхакти. [12]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Brockman, Norbert (2011). Encyclopedia of Sacred Places, Volume 1. ABC-CLIO. p. 356. https://books.google.co.in/books?id=JkSk4euA-TEC&pg=PA356&dq=manasarova+worlds+highest+freshwater&hl=en&sa=X&ved=0ahUKEwiN6P7UlObWAhXIwI8KHT9fARcQ6AEIWDAJ#v=onepage&q=manasarova%20worlds%20highest%20freshwater&f=false. 
  2. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Williams, Monier Monier-Williams Sanskrit-English Dictionary. — «mánas n. mind (in its widest sense as applied to all the mental powers), intellect, intelligence, understanding, perception, sense, conscience, will RV. &c. &c. (in phil. the internal organ or antaḥ-karaṇa of perception and cognition, the faculty or instrument through which thoughts enter or by which objects of sense affect the soul IW. 53
    • in this sense manas is always is always regarded as distinct from ātman and puruṣa, 'spirit or soul' and belonging only to the body, like which it is – except in the Nyāya – considered perishable»  2012 елның 3 декабрь көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  3. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Williams, Monier Monier-Williams Sanskrit-English Dictionary. — «sarovara ○vara n. (accord. to some also m.) a lake or large pond, any piece of water deep enough for the lotus Kāv. Pur. &c»  2015 елның 20 май көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  4. 4,0 4,1 Charles Allen. (1999). The Search for Shangri-la: A Journey into Tibetan History, p. 10. Little, Brown and Company. Reprint: Abacus, London. 2000. Калып:ISBN.
  5. 5,0 5,1 In Search of Myths & Heroes By Michael Wood
  6. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Kailash Yatra About Holy Manasarovar Lake – Kailash Yatra. 2016 елның 2 май көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  7. Eckard Schleberger, Die Indische Götterwelt. Eugen Diederich Verlag. 1997 Калып:De icon
  8. 8,0 8,1 [1] Encyclopaedia of tourism resources in India, Volume 2 By Manohar Sajnani
  9. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Narayan Sarovar Temple in Kutch ~ KACHCHH GUIDE. Kutchguide.blogspot.com (19 декабрь 2010). 2015 елның 27 июль көнендә тикшерелгән. 2015 елның 23 июль көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  10. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Kutch Visiting Places and Tourist Attraction : Kutch Guide – Gujarat. Gujaratguideonline.com. 2015 елның 27 июль көнендә тикшерелгән. 2015 елның 24 сентябрь көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  11. The Jewel Tree of Tibet – Robert Thurman. Soundstrue.com. Retrieved on 2013-07-18.
  12. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. 'Lost' tirth of Jains traced to Himalayas - Latest News & Updates at Daily News & Analysis (30 December 2011). 2018 елның 29 апрель көнендә тикшерелгән. 2017 елның 15 август көнендә төп чыганагыннан архивланган.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]