Мансеһра Шив Гыйбадәтханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мансеһра Шив Гыйбадәтханәсе latin yazuında])
Мансеһра Шив гыйбадәтханәсендә 2000 ел торган борынгы Шивлинга.

Мансеһра Шив Гыйбадәтханәсе ул Пакистанда хәзер дә булган Һинд дине гыйбадәтханәләрнең иң борынгысы. Гыйбадәтханәгә кимендә 2000 елдан 3000 елга кадәр ел.[1][2] Гыйбадәтханә Пакистанда Хайбер Пахтунхвада Мансеһрадан 15 км ераклыкта Читти Гатти авылында урнашкан.[2] Гыйбадәтханәдә ел саен Шиваратри фестиваленә бөтен Пакистаннан һәм чит илдән халык килә.[1]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Археологик өйрәнү буенча хәзер гыйбадәтханә торган урында Һинду гыйбадәтханәләре торган һәм гыйбадәтханә эчендә Шива Лингам бик борынгы һәм аңа кимендә 2000 ел.[3] Гыйбадәтханәне 1830-ынчы елларда тугърылык гамәле буларак Джамму раджасы төзекләндергән булган.[4] 1947-48 елларда гыйбадәтханәне кайбер кешеләр көчләп тартып алган һәм законсыз куллана башлаган. Алар шулай ук бу урында гыйбадәтханәне мөһерләгәннәр.[1] 1948 елдан 2008 елга кадәр гыйбадәтханә мөһерләнгән һәм калдырылган булган.[1] Гыйбадәтханәгә 1998 елга кадәр Һиндулар керә алмаган. 1998 елда Һиндулар гыйбадәтханәдә янә дога кыла башлаганнар. Шуннан соң гыйбадәтханәне Пакистан Һиндулары өлешчә төзекләндергән.[5]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Pakistan prepares to hold a major Hindu festival Maha Shivaratri (17 February 2020).
  2. 2,0 2,1 Mansehra’s Shiv temple (14 August 2014). 2021 елның 1 ноябрь көнендә архивланган.
  3. Report on Antiquities of the Mansehra Region, based on Joint Research by UNESCO and the Hazara University, Dhodial-Mansehra Campus, 2007
  4. Hazara District Gazetteer 1883-84, Lahore: Govt of the Punjab, 1884, p. 179
  5. When faith won over 'hate of partition': The story of two Shiva temples in Pakistan (7 March 2016).