Мансур Галимҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мансур Галимҗанов latin yazuında])

Галимҗанов Мансур Хәйрулла улы—хәрби хезмәткәр, подполковник.

Кыскача биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таузар авылында 1924 елның 24 апрелендә туган. Шунда ук башлангыч белем ала. Карадуган, Балтач мәктәпләрендә укуын дәвам итә, әмма урта белем алуга ирешә алмый—Галимҗановлар гаиләсе бәхет эзләп туган җирен ташлап китә.

Бәхет эзләп Бурятия җирендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алар Улан-Удэ шәһәренә килеп урнашалар. Мансур шушында 1940 елда кыска сроклы укытучылар хәзерләү курслары үтә һәм Бурят АССРның Селенга районында ике ел башлангыч сыйныфларда балалар укыта. Шунда ук кичләрен укып урта белем ала, Кяхта педагогия училищесына читтән торып укырга керә. Тиздән Бөек Ватан сугышы башлана, М.Галимҗанов армия сафларына алынып Иркутск шәһәрендәге хәрби инженерлар училищесына укырга җибәрелә. 1943 елда училищены тәмамлый һәм фронтка озатыла.

Бөек Ватан сугышында катнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М.Галимҗанов Икенче Украина һәм Карел фронтлары составындагы сапер частьлары белән Белоруссияне, Карелияне, Польша, Румыния, Венгрия җирләрен азат итү сугышларында катнаша. Ватан сугышы аның өчен Австрия белән Венгрия чигендә тәмамлана.

Сугыштан соңгы елларда хәрби хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыштан соң взвод командиры буларак совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында Польшада һәм Германия Демократик Республикасында хезмәт итә.

М.Галимҗанов 1952-1953 елларда Ленинградта өлкән офицерлар хәзерләү мәктәбендә укый. Олы тәҗрибә туплаган, тормыш сынавын үткән кадр буларак, аны хәрби комиссариатлар системасына эшкә җибәрәләр. Ул Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы хәрби комиссариатларында җаваплы постларда эшли. 1975 елда, сугышта алынган яралары һәм контузияләре борчый башлагач, ул подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыга.

Хәрби бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якташыбызның сугыш кырларындагы батырлыклары Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «За безупречную службу в вооруженных силах СССР» медаленең тулы өч дәрәҗәсе, Жуков медале һәм башка күп медальләр белән бәяләнә.

Казан шәһәрендә яши.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006