Мансур Мортазин
Внешний вид
Мансур Мортазин | |
---|---|
Туган телдә исем | Мансур Газизҗан улы Мортазин |
Туган | 22 сентябрь 1966 (58 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы , Югары Тегермәнлек |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | журналист, мөхәррир |
Бүләк һәм премияләре |
Мансур Мортазин, Мансур Газизҗан улы Мортазин (1966 елның 22 сентябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек) — филолог (татар теле укытучысы), журналист, мөхәррир. Россия һәм Татарстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы. «Аргамак» журналы, «Шәһри Казан», «Атна вакыйгалары», «Без ― бергә» газеталарының баш мөхәррир вазыйфасын башкарган. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2011).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1966 елның 22 сентябрендә Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында туган. «Татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (1990) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 08.1987 — 08.1990 — Әхмәр 8 еллык мәктәбендә туган тел укыта.
- 09.1990 — 10.1993 — «Татарстан яшьләре» газетасында бүлек мөдире.
- 10.1993 — 04.1994 — «Ватаным Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе.
- 04.1994 — 12.1995 – Казан мэриянең пресс-хезмәтендә төп белгеч.
- 12.1995 — 10.1998 — «Аргамак» журналының баш мөхәррире.
- 06.1999 — 09.2004 — Татарстан ДТРК бүлек мөхәррире.
- 10.2004 — 04.2007 — «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары.
- 04.2007 — 12.2007 — «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире.
- 01.2008 — 06.2014 — «Татмедиа» ААҖ филиалы — «Шәһри Казан» газетасы директоры[1][2].
- 2014 — «Ватаным Татарстан» газетасының абүнә бүлеге мөхәррире урынбасары.
Китаплары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күп кенә әдәби, фәнни, сәяси китапларның мөхәррире. Үзе дә өч китап авторы.
- «Без бергә» (төзүче-мөхәррире М. Г. Мортазин). К., 2014. (Китапта Россиядә татарлар яшәгән җирләрдә басылган татар газеталары (22) турында тулы, әтрафлы мәгълүмат бирелә.)
- 150 атаклы татар турында. Кызык та, кызганыч та: публицистик язмалар (проект авторы, төзүчесе һәм мөхәррире М. Г. Мортазин). К.: Мәгариф-Вакыт, 2022, 383 бит. ISBN 978-5-4494-0086-4
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2011 Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре[3].
- «Журналистикада исем», «Китап авторы ― журналист» номинацияләрендә Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» конкурсы бүләге иясе.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Главным редактором газеты "Шахри Казан" стал Мансур Муртазин, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-08-27
- ↑ На посту главного редактора «Шахри Казан» Мансура Муртазина сменила Гульнара Сабирова
- ↑ Указ Президента РТ от 25.02.2011 N УП-87, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-08-27