Мансур Солтанов
Мансур Солтанов | |
---|---|
Туган | 25 апрель 1875 Мәчти, Байсар вулысы, Минзәлә өязе, Уфа губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 19 декабрь 1919 (44 яшь) Сарытау, Сарытау губернасы, РСФСР[d] |
Үлем сәбәбе | чабыртмалы тиф |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | музыкачы |
Мансур Солтанов (Мансур Ислам улы Солтанов, 25 апрель 1875, Мәчти, Байсар вулысы, Минзәлә өязе, Уфа губернасы, Россия империясе — 19 декабрь 1919 (44 яшь), Сарытау, Сарытау губернасы, РСФСР[d]) — флейтачы, музыка фольклорчысы, Сарытау консерваториясе укытучысы.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Солтанов Мансур Ислам улы 1875 елның 25 апрелендә Уфа губернасы Минзәлә өязе Мәчти авылында туа. Дворяннар Солтановлар нәселеннән була.
1897 елда Мәскәү консерваториясенә укырга керә. 1903 елда В.В. Кречман классы буенча Мәскәү консерваториясен көмеш медаль белән тәмамлый. Шул ук елны Ф.А. Фувакинага өйләнә һәм аның белән бергә Кырымга китә.
1906 елдан башлап Зур театр оркестры музыканты, Кырым симфоник оркестрлары флейтисты булып эшли. А.А. Эйхенвальд җитәкчелегендәге оркестр концертларында катнаша.
1912 елдан Сарату консерваториясенең флейта, сольфеджио һәм музыка теориясе класслары буенча укытучысы була. Симфоник оркестрлар составында концертларда, шул исәптән А.К. Глазунов җитәкчелегендәге концертларда катнаша.
1919 елның 19 декабрендә корсак тифы белән кинәт авырып үлә. Саратуда татар зиратына күмелә.
Иҗади эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мансур Солтанов татар-башкорт халкы арасында беренче профессиональ музыканты булып тора. Мансур Исламовичның флейтада уйнавы виртуоз башкару техникасы һәм матур тулы тавыш белән аерылып торган.
Мансур Солтанов фольклорчы буларак та билгеле. Аларның унысы 1916 елда чыккан «Башкорт һәм татар мотивлары. Саратов консерваториясе укытучысы М.Солтанов язган" җыентыгына кертелгән.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Р. Хәйретдинов. МУЗЫКА ПРОФЕССОРЫ МАНСУР СОЛТАНОВ. «Казан утлары». 1975. №1.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Атанова Л. П. «Первый музыкант-исследователь из башкир» // Народное творчество башкир. — Уфа, 1976.
- Атанова Л. П. Собиратели и исследователи башкирского музыкального фольклора. — Уфа. 1992. — C.138—144.
- Рәшит Шәкүр. «Арҙаҡлы башҡорттар». Ғилми-биографик очерктар. Тулыландырылған 2-се баҫмаһы. — Өфө: Китап, 2005. — 376 с. — ISBN 5-295-02098-3. Архив копиясе, 21 февраль 2014. Wayback Machine(башк.)
- Юмагузин В. «Мансур Солтанов — первый профессиональный музыкант из башкир». // Ватандаш. — 1996, № 2. — С. 168—173.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|