Мансур Хәйретдинов
Мансур Хәйретдинов | |
---|---|
Туган телдә исем | Мансур Кәмәртдин улы Хәйретдинов |
Туган | 2 февраль 1958 (65 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Тәтеш районы, Аллабирде |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | хуҗалык эшлеклесе |
Бүләк һәм премияләре | ТР атказанган сәүдә хезмәткәре (1993) РФ атказанган сәүдә хезмәткәре (1996) |
Сайт | https://vk.com/id506256000 |
Мансур Хәйретдинов, Мансур Кәмәртдин улы Хәйретдинов (1958 елның 2 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Тәтеш районы, Аллабирде) ― сәүдә-хуҗалык эшлеклесе, 2005-2008 елларда Азнакай муниципаль районы башлыгы, Татарстан Республикасының (1993) һәм Россия Федерациясенең (1996) атказанган сәүдә хезмәткәре. Икътисад фәннәре кандидаты (2004).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1958 елның 2 февралендә Татарстан АССР Тәтеш районы Аллабирде авылында туган. Аллабирде башлангыч (1965-1968), Олы Әтрәч урта (1969-1975) мәктәпләрендә укыган. 1976-1978 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәт үткән. Казан кооператив техникумында «Кооператив сәүдәне оештыручы» белгечлеге алган (1981). Югары белемгә ия: 1986 елда читтән торып Халыклар Дуслыгы орденлы Мәскәү кооператив институтын (2006 елдан Россия кооператив университеты[1]) «икътисадчы-оештыручы» белгечлеге буенча тәмамлаган. 2004 елда А. Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетында «Агросәнәгать комплексында конкурентлык мөнәсәбәтләрен үстерү шартлары һәм факторлары» темасына икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (фәнни җитәкчесе икътисад фәннәре докторы профессор А. Ш. Хәсәнова)[2].
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1978 елның 28 июненнән 30 августка кадәр Тәтеш районы кулланучылар җәмгыятендә (райпо) йөк төяүче булып эшләгән.
1981 елда Тәтеш райпосының Чинчурино ваклап сату предприятиесе директоры итеп билгеләнә.
1983-1986 елларда Тәтеш райпосының район хәзерләүләр конторасы директоры.
1986 елның декабрендә Тәтеш райпосының идарә рәисе итеп сайлана.
2005 елның 16 июненнән[3] 2008 елның 16 октябренә кадәр – Азнакай муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы.
2009 елның 29 сентябреннән Азнакай райпосы советы рәисе[4], «Азнакай азык-төлек комбинаты» ҖЧҖ директоры[5] булып эшли.
Азнакай районында дистәдән артык оешманы һәм ҖЧҖ, шул исәптән «Ак чишмә» ҖЧҖ, «Лачын» ҖЧҖ, «Чалпы» ҖЧҖ, «Сарлы» ҖЧҖ һ. б. оештыручысы һәм директоры булып тора[6] [7].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1993 ― ТР атказанган сәүдә хезмәткәре
- 1996 ― РФ атказанган сәүдә хезмәткәре
- 2009 ― «Россия кулланучылар кооперациясе үсешенә өлеш керткән өчен» ордены
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Российский университет кооперации. Об институте(рус.)
- ↑ Диссертация на тему «Предпосылки и факторы развития конкурентных отношений в агропромышленном комплексе»(рус.)
- ↑ О назначении Хайрутдинова М.К. главой администрации Азнакаевского района и г.Азнакаево Республики Татарстан
- ↑ Азнакаевское Районное Потребительское Общество Азнакаево (ИНН 1602002800)
- ↑ Поздравляем с Днем рождения! «Маяк», 1.02.2016
- ↑ Хайрутдинов Мансур Камартдинович - ИНН 164301500510(үле сылтама)
- ↑ Бизнесмен Хайрутдинов Мансур Камартдинович: предприниматель и учредитель, генеральный директор
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Хайрутдинов Мансур Камартдинович / Алар районны җитәкләделәр / Язмышыбыз Азнакай. Энциклопедик белешмә (авторлар коллективы; төзүче М. М. Гарипов, мөхәррирләр И. С. Гыйләҗев, Н. Ф. Мозаффаров). Казан: «Идел-пресс», 2014, 16нчы бит
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- О назначении Хайрутдинова М.К. главой администрации Азнакаевского района и г.Азнакаево Республики Татарстан. «Республика Татарстан», 17.06.2005(рус.)
![]() | |
---|---|
КПСС район комитетының 1нче секретарьлары (1930–1991) | Җәләй Гыйльметдинов (1930-1932) • Исхак Еникеев (1932) • Андрей Ильин (1932-1935) • Баһаветдин Кәбиров (1935-1937) • Григорий Колчерин (1937-1938) • Гариф Хәмидуллин (1938-1940) • Кәлим Фәйзиев (1941-1943) • Мулла Җәлилов (1943-1946) • Бари Шәехов (1946-1948) • Исмәгыйль Гайфетдинов (1949-1954) • Гали Садыйков (1954-1958) • Һидият Хәмидуллин (1958-1961) • Әнвәр Баһаветдинов (1961-1962, 1965-1979) • Иван Жжонов (1963-1964) • Октябрь Мөхетдинов (1979-1989) • Азат Харисов (1989-1991) • Ниһат Мозаффаров (1991) |
район Советы башкарма комитеты рәисләре (1930―1991) | Шәмси Гайнетдинов • Әхәт Бәхтиев • Мөхәммәт Нәфыйков • Һибәтулла Әхмәтбаев • Саях Галәветднов • Исмәгыйль Ганиев • Әнвәр Лотфуллин • Фәһим Хисамов • Якуп Йосыпов • Рәис Хәбибуллин • Әнвәр Камилов • Азат Мөгыйнов • Йосыф Мортазин Изосим Панфилов • Мәхмүт Бәширов • Октябрь Мөхетдинов • Алмаз Хәлимов • Әнәс Исхаков • Илгизәр Шиһапов • Марат Гафаров • Илдар Зиннуров • Марсель Шәйдуллин |
Район башлыклары (1991 елдан) | Әнәс Исхаков (1992-2005) • Мансур Хәйретдинов (2005-2008) • Рафис Галиев (2008-2011) • Марсель Шәйдуллин (2012―2023) |
- 2 февраль көнне туганнар
- 1958 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Тәтеш районында туганнар
- Район башлыклары
- Казан кооператив техникумын тәмамлаучылар
- Россия кооперация университетын тәмамлаучылар
- Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәрләре
- Россиянең атказанган сәүдә хезмәткәрләре
- Икътисад фәннәре кандидатлары