Мансур кенәзлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мансур кенәзлеге latin yazuında])
Татар кенәзлекләре 15 гасырда (бүгенге Украинада)

Мансур кенәзлеге — 14-16 гасырларда көньяк-көнчыгыш Украинада (бүгенге Сумы һәм Полтава өлкәләрендә) урнашкан татар-северян кенәзлеге.

1380 елда Кыят нәселеннән Мансур Мамай улы кенәзлеккә нигез сала.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1380 елда Алтын Урданың элекке бәкләрибәге һәм төмән башлыгы Мамай Туктамыш тарафдарларына (Дмитрий Донской, соңрак Туктамышның гаскәр башлыкларына) җиңелеп, Кырымга качарга мәҗбүр була, анда Мамайның гаскәре кануни хан Туктамыш ягына күчә, ә үзе Мамай Кәфә шәһәрендә генуялеләр тарафыннан үтерелә.

Мансур-Кыят Мамай улы яңа ханның эзәрлекләвеннән куркып, Кырымнан команнар далаларына кача (Азов буе, Кара диңгез төньяк яры буена), анда гаскәр җыеп төньякка яу белән бара. Бүгенге Сумы һәм Полтава өлкәләрендә Мансур-Кыят Мамай улы Глинск, Глинница, Полтава шәһәрләрен торгыза һәм яңа бәйсез Мансур кенәзлегенә нигез сала.

1391 елда Самара янында Мансур Аксак Тимер гаскәренә каршы сугышта һәлак була.

Соңрак Мансур Мамай кезәзлеге киңәя: Чернигов, Сумы, Курск, Белгород, Харьков өлкәләрен кертә. Башта Мансур кенәзлегендә татарлар һәм северяннар торган, соңрак северяннар варислары — севрюклар өстенлек итә.

Мансур кенәзлегенең башкаласы — Глинск кирмән-шәһәре булган, шуңа күрә соңрак рус телендә Мансур Мамай варислары Глинский кенәзләре дип атала башлый.

1392 елда Мансур улы Бөек Литва кенәзе Витовтның хакимиятен танырга мәҗбүр була, ләкин Мансур кенәзлегенең эчке тәртипләре үзгәрми һәм 1508 елга кадәр Мансур кенәзлеге Бөек Литва кенәзлеге эчендә мохтари статусны саклый, ләкин Мансур улы Алекс чукындырыла һәм Александр исемен ала (шуннан Глинскийлар — Мамай нәселеннән чыккан чукындырылган татарлар булып тора).

Кайбер тарихчылар Мансур кенәзлеге һәм Бөек Литва кенәзлеге арасындагы мөнәсәбәтләре Касыйм ханлыгы һәм Мәскәү кенәзлеге арасындагы мөнәсәбәтләре белән бик охшаш дип саныйлар.

Казак Мамай — украин риваятьләренең каһарманы

Мансур Мамай кенәзлегенең варислары соңрак Украина, Россия, Литва дәүләтенә зур йогынты ясаган. Украин фольклорында яраткан батыр — Казак Мамай (укр.Козак Мамай) — казак бандурачы образы сакланган.

Россия тарихында Мамай Мансур варислары — Глинскийлар мөһим урын ала, бу нәселеннән Явыз Иван әнисе Елена Глинская чыккан.

Мамай казаклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Украинада казак Мамай образы — гади халык өчен көрәш итүче батыр булып тора. Украинада халык баш күтәрүләре булганда һаман Мамай кушаматлы атаман килеп чыккан, Ватандашлар сугышында Черкащинада өч атаман Мамай кушаматы белән булган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Багновская Н. М. Севрюки: население Северской земли в XIV–XVI вв. Научное издание. — М.: Издательство «Палеотип», 2002.
  • Глинские // Большая советская энциклопедия. — М.: Советская энциклопедия. 1969—1978
  • Русина Е. Сиверская земля в составе Великого княжества Литовского. – К.: 1998;
  • Шенников А. А. Червлёный Яр. Исследование по истории и географии Среднего Подонья в XIV-XVI вв. — Л.: Наука, 1987.
  • Шенников А. А. Княжество потомков Мамая. // Депонировано в ИНИОН. — Л.: 1981. — № 7380. — С. 20—22.