Ману законнары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ману законнары latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Манусмрти (Санскрит телендә: मनुस्मृति), шулай ук Манусмрити дип языла,[1] ул Һинд диненең күп Дхармашастраларының борынгы законнар тексты санскр. (IAST) Dharmaśāstras of Hinduism.[2] Ул Һиндстанда Британия хөкемдарлыгы вакытында беренче тәрҗемә ителгән текстларның берсе, 1794 елда Сэр Вильям Джоунс тарафыннан.[2] ул колониаль хөкүмәт тарафыннан Һинд дине законнарын формулалаштыру өчен кулланылган.[3][4]

Манусмритиның илледән артык манускриптлары мәгълүм, ләкин иң элек табылган, күбесенчә тәрҗемә ителгән һәм оригиналь юрама дип кабул ителгәне 18-енче гасыр "Куллука Бхатта комментарлары белән Калькутта манускрипты".[5] Хәзерге заман фәне бу оригинальлекне шик астына куя һәм Һиндстанда табылган Манусмритиның төрле манускриптларында үзе эчендә туры килми торган урыннары бар һәм үзара шулай ук, бу чынлык, эченә чит мәгълүмат кертү һәм текстка соңрак интерполяцияләр турында борчулар күтәрә.[5][6]

Метрик текст Санскрит телендә, төрлечә безнең эраның 2-енче гасырдан 3-енче гасырга кадәр карый һәм үзен Ману (Сваямбхува) һәм Бхригуның дхарма темаларына, мәсәлән: вазифалар, хокуклар, законнар, үз-үзенңе тоту, корбаннар һәм башкалар турында лекцияләре. Текстның мәшһүрлеге Һиндстаннан тыш колониаль эрага кадәр таралган. Урта гасыр эрасының Мьянма һәм Таиландның Буддизм законы шулай ук Мануга карый.[7][8] һәм текст Камбоджа һәм Индонезиянең борынгы Һинду патшалалыкларына тәэсир ясаган.[9]

Манусмрити шулай ук санскр. (IAST) Манава-Дхармашастра яки Манава (кеше) законнары дип атала.[10]

Номенклатура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Манусмрити ул чагыштырмача хәзерге заман термины һәм соңгырак инновация, аның текст шигырь формасында булуы ихтимал.[10] Илледән артык манускриптның табылган текстлары бу атаманы беркайчан да кулланмый һәм титулны "Манава Дхармашастра" дип атый Manava Dharmasastra (Санскритча: मानवधर्मशास्त्र) аларның һәр бүлекнең ахырындагы колофоннар башында. Хәзерге заман фәнендә, бу ике атама да бер текстка карый.[10]

Хронология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Унсигезенче гасыр филологлары Сэр Уильям Джоунс һәм Карл Вильгельм Фридрих Шлегель Манусмритины тәңгәл килә торган рәвештә безнең эрага кадәр 1250 елдан безнең эрага кадәр 1000-енче еллар белән даталаганнар, бу соңгырак лингвистик тикшеренүләр буенча раслануга лаеклы түгел, чөнки текстның теле соңгырак Ведик текстлар, мәсәлән, безнең эраның 500-енче елга берничә гасыр элегрәк даталанган Упанишадалардан соңгырак дәвергә карый.[11] Соңгырак фән текстның хронологиясен безнең эрага кадәр 200-енче елдан алып безнең эраның 200-енче елына үзгәрттеләр.[12][13] Оливел шуңа тагын нумизматик шәһадәтләрне өсти һәм алтын тиеннәрнең штраф буларак искә алынуы, бу текстның безнең эрага 2-енче яки 3-енче гасырларына каравын дәлилләргә мөмкин.[14]

Сэр Уильям Джонс — Ману законнарының Инглиз теленә беренче тәрҗемәчесе

Күпчелек галимнәрнең текстны күп авторлар озак период дәверендә язган дип таный. Оливер раслаганча терле борынгы һәм урта гасыр Һинду текстлары юрамалар һәм нөсхәләр 100 000 шигырьдән һәм 1080 бүлектән торган элеккеге текстлардан алынган дип әйтә. Шулай да, хәзерге кулланылышта текст юрамалары, Оливель буенча, бер автор яки ярдәмчеләр белән сәркатипнең эше булырга мөмкин.[15]

Манусмрити, Оливель раслаганча, яңа документ булмаган, ә башка текстларга таянган һәм борынгы Һиндстанның "аккумулирланган белеме кристаллизациясе"н чагылдыра.[16] Манусмрити эчендәге теоретик модельләрнең тамыры аңа кадәр даталанган кимендә ике шастрага таяна: артха (дәүләт төзелеше) һәм дхарма (вазифаларны, хокукларны, законнарны, үз-үзеңне тотышын, корбаннарны һәм башкаларны Манусмритидан борынгырак Дхармасутралар тикшерә).[16] Аның эчтәлеге Ведик дәверенең "Калпасутра"га карый, бу "Смартасутра"лар үсешенә китергән, ул "Грихьясутралар" һәм "Дхармасутралар"дан торган.[17] Манусмритиның нигезләүче текстлары бу сутраларның күбесен эченә керткән, бөтенесе хәзерге эрага кадәр. Бу борынгы текстларның күбесе хәзер югалган һәм дүртесе генә сакланып калган: "Апастамба", "Гаутама", "Баудхаяна" һәм "Васиштха".[18]

Структурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Текстның хәзерге юрамасы унике "Адхьяя"га (бүлеккә) бүленгән, ләкин оригиналь текстта андый бүленеш булмаган.[19] Текст төрле темаларны тасвирлый һәм борынгы Һинд текстлар арасында бер темадан икенчегә күчүне "күчеш шигырьләре"н куллану белән уникаль.[19] Текст киң итеп дүрткә бүленергә мөмкин һәрберсе төрле озынлыкта һәм һәрберсе үз чиратында субсекцияләргә бүленгән:[19]

  1. Дөнья яратылышы
  2. Дхарма чыганагы
  3. Дүрт иҗтимагый сыйныфның дхармасы
  4. Карма, янә туу һәм ахыр азат ителү кармасы

Текст метрик Шлокалардан (шигырьләрдән) тора, алар аксөяк остаз һәм дхарманың төрле аспектлары турында өйрәнергә сусаган өйрәнчекләр арасында әңгәмә формасында.[20] Беренче 58 шигырь текст буенча Мануга(Һинд дине) карый, шул ук вакытта калган ике меңнән артык шигырь аның өйрәнчеге Бхригуга карый.[20] Оливел суб-секцияләрнең түбәндәгечә исемлеген китерә:[21]

Иҗтигмагый төзелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Ману-смрити» дүрт варнаны аерып чыгара: брахманнар, кшатрийлар, вайшьялар һәм шудралар. Алар буенча вайшьяларны сәүдә, рибачылык, терлек үрчетү һәм җир эшкәртүгә өндәргә кирәк булган, ә шудраларны ике кат туганнарга хезмәт итәргә өндәргә кирәк булган.[22] Шулай ук «Ману-смрити»да "читкә кагылганнар өчән дә җирәнерлек" шәхесләр искә алына.[23]

Коралны кшатрийлар гына тота алган, башка "ике кат туганнар" коралны "бәла вакытында" гына тота алган.[24] Даһи сугышчы - патша хөрмәт ителгән.[25]

"ЗМ, VII, 101. Булмаган нәрсәне көч белән ирешергә тырышсын (danda), ирешелгән әйберен - кайгыртучанлык белән сакласын, саклаганын - үстерү белән арттырсын, арттырылганын [бүләкләр] алырга лаеклыларга өләшсен" [26]

«Данда-нити» Санскриттан тәрҗемәдә "гадел хөкемдарлык" дигәнне аңлата, бу аларның ярдәме белән патша хөкемдарлык иткән белемнәр.[27]

Патшага таланган милекнең күпчелек өлеше күчкән, шулар арасында җир, корал, алтын, көмеш; калганы солдатлар арасында бүленергә тиеш булган.[28] Армия дәүләт тәртибен саклау функциясен үтәгән, шуның өчен отрядлар "ике, өч, биш һәм шулай ук йөз авыл арасында урнаштырылган".[29]

Патшаның төп мәсьәләсе булып гражданнарын саклау булган,[30] аның өчен ул алардан салым (бали) җыя алган,[31] ләкин аны җыюда ул тыелган булырга тиеш.[32] Шулай ук аңа тәҗрибәле брахманнар ярдәме белән хөкемдарлык итәргә ышандырылган.[33][34] Патшага Ведаларны белгән брахманнарны хөрмәт итәргә һәм алар киңәше буенча эшләргә тиеш булган.[35] Патша шулай ук рәсмиләрне урнаштырган һәм аларның эшчәнлеген контрольдә тоткан.[36]

Һәрбер авылга патша аксакал билгеләгән, ун, егерме, йөз һәм мең авыл өчен - хөкемдарны.[37]

Суд инстанциясе буларак мәхкәмә эшләгән, аңа патша брахманнар һәм тәҗрибәле киңәшчеләр белән кергән, яки "өч судья белән уратылган" патша тарафыннан билгеләнгән брахман кергән.[38] Мәхкәмәдә хокук нормаларын брахман гына аңлата алган, иң кырый очракта кшатрий яки вайшья.[39]

Суд каравының 18 сәбәбе (пада) булган: бурыч түләмәү, заклад, башка кешенең милкен сату, сәүдә яки башка берләшмәдә катнашу, биреп торганны кайтармау, эш хакын түләмәү, килешүне бозу, хуҗа белән көтүче бәхәсе, җир участоклары чикләре буенча бәхәсләр, урлау, үтерү, көчләү, зина, өйләнү мөнәсәбәтләре, мирас милкен бүлү, сөяк ташлап комарлы уеннар уйнау һәм пари тоту.[40]

Судта шаһидлар күрсәтмәләренә зур игътибар бирелгән. Шаһид, аның турында шәһадәт биргән шәхес белән иҗтимагый сыйныфы буенча тигез булырга тиеш булган. Авыр җинаятьләр (урлау, көчләү һ.б.) очракларында гына шаһидләр ышанычлылык предметына бик җентекләп тикшерелмәгән. Тиешле шаһидләр булмаганда бала, карт, өйрәнчек (остазы турында), туган, кол һәм хатын-кыз шәһадәтләрен кабул итәргә мөмкин булган.[41]

Милек мөнәсәбәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Ману-смрити»да әйбергә ия булуның, куллануның срогы чыгуы турында әйтелә. Бу срок 10 ел булган. Срок чыгу кагыйдәсе залог һәм вкладка киңәйтелмәгән.[42] Милеккә ия булуның җиде законлы ысулы булган: мирас итеп кабул итү, бүләк итеп алу, сатып алу, яулап алу, рибачылык, эш башкару һәм шулай ук хәер җыю.[43] Беренче өч ысул барлык варналар өчен дә булган, дүртенчесе - кшатрийлар өчен генә, бишенче, алтынчысы - вайшьялар өчен, җиденчесе брахманнар привелегиясе булган.

Ялган ысулы белән яки көч кулланып, исерек яки акылдан язган кеше тарафыннан, ачу яки хәсрәт халәтендәге һәм шулай ук кол, карт яки бала тарафыннан башкарылган килешүләр гамәлдәге дип саналмаган.[44]

Ялланып эшләү югары варналар өчен кабул ителмәгән, брахманга аннан качарга кирәк булган.[45] Эшен башкармаган ялланган эшче штрафка тартылган.[46] Хәтта аның авыру очрагында да эш бетерелмәгән булмаса эш хакы түләнмәгән.[47]

Гаилә мөнәсәбәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә-өйләнү мөнәсәбәтләренә ("хатыннар һәм ирләр дхармасы") Ману законнарында күбесенчә III һәм IX бүлек багышланган.

Аларда Һиндстанда таралган өйләнүнең сигез формасы аерылып чыгарыла. Брахманнар тарафыннан хупланган беренче дүртенә брахма ("кыйммәтле зәркәннәр белән бизәлгән" кызын атасы тарафыннан булачак иренә тапшыру),[48] дайва (каһинга йола үтәгәндә кызны тапшыру),[49] арша [50] һәм праджапатья (атасы тарафыннан булачак иренә "Бергә дхарманы башкарыгыз" дигән сүзләреннән соң тапшыру) керә.[51] Башка («яман») ысулларга асура (кәләшне сатып алу),[52] гандхарва (ата-анасы риза булмыйча кияү белән ризалашып төзелгән гаилә),[53] ракшаса (кәләшне урлау)[54] һәм иң начар төре — пайшача (алкольдән яки наркотиктан исергән яки акылдан язган кыз өстеннән көчләү).[55]

«Ману-смрити» буенча хатын тормыш буена ир сагы астында булырга тиеш булган (балачагында - атасы, яшь вакытында - ире, ә карт чагында - улы).[56]

Җинаятьләр һәм җәзалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Ману-смрити" буенча бөек гөнаһлар (махапатака) булып брахманны үтерү, исерү, урлау, (остаз) гуру хатыны белән зина, һәм шулай ук шуны эшләгән гөнаһлы кеше белән бер җәмәгатьтә булу торган.[57] Бу җинаятьләрне кылуның нәтиҗәсе булып бөтен милектән мәхрүм итеп илдән кууга кадәр җәза булган.[58]

Җәзадан корбан бүләкләрен саклаганда яки хатын-кызларны яки брахманнарны саклаганда үтергән кеше азат ителгән. Шул ук вакытта бу очракта гурумы, өлкән кешеме яки Ведаларны бик яхшы белгән брахман үтерелгәне мөһим булмаган. Шулай ук "үтерүчене үтерү" гөнаһ дип саналмаган.[59]Калып:Нет в источнике

Җәза җәзага тартылган варнасына бәйле булган. Мәсәлән эш яки гамәл белән үзең белән тигез яки түбәнрәк варна кешесен хурлау өчен штраф салынган, ә шудра "ике кат туганнар"га карата шул ук гамәл өчен тән җәзасы бирелгән - тел, иреннәр, аякларны кисеп алу һәм кастрация.[60]

Зина авыр җинаятьләргә кергән. Ману законнары буенча кеше хатыннарына омтылганнарны патша куарга, "дер селкенерлек җәзага" тартырга тиеш булган.[61] Зинага "хезмәт күрсәтү, бизәгенә һәм киемнәренә орыну, һәм шулай ук бергәләп ятакта утыру" кергән.[62] Зинада гаепле барлык брахман булмаганнар үлем җәзасына тартылган.[63][64] Кызны аның ихтиярыннан тыш намусыннан мәхрүм итү тән җәзасына китергән, җинаятьче түзүче белән тигез торышта булмаса бармаклар кисүгә китергән. Торыш буенча тигез зур штраф түләргә тиеш булган.[65] Иренә тугрылыклы булмаган хатын этләр белән таланырга тиеш булган, ә аның белән зина кылган ир - кызган тимер ятакта яндыруга тартылырга тиеш булган.[66] Ирекле хатын белән җинаятьчел бергә яшәү өчен шулай ук ир кешенең варнасына карап җәза каралган.[67]

«Тамырларны, агач җимешләрен, ут өчен утын һәм терлек ашау өчен үлән җыю» җинаять итеп каралмаган.[68] Похищение «Аксөяк кешеләрне, бигрәк тә хатыннарны, һәм шулай ук асыл ташларны» урлау үлем җәзасы белән җәза бирелгән, сыерлау урлау өчен - аякның яртысын кискәннәр.[69]

Патшага түбәндәге төр җәзалар куллану каралган: төрмәдә тоту (ниродхана), чылбырларга богау (бандха) һәм төрле тән җәзалары (вадха). Брахманнарга үлем җәзасы кулланылмаган, аның урынына җәмәгать хуры белән бәйле башка төр җәзалар каралган.

Дөньяның барлыкка килүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарвасья Самбхава (Яратылыш, Дөньның барлыкка килүе) секциясендә йөз унтугыз шигырь бар, алар дөньяның Галәм йомыркасыннан, тулы караңгылыктан ничек барлыкка килүен, вакытның һәм барлык булганның циклик табигатен тасвирлый.[70]

Закон чыганаклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дхармасья Йони (Закон чыганаклары)нда егерме дүрт шигырь бар һәм бер күчеш шигыре бар.[21] Бу шигырьләрдә текст законның туры килгән һәм гадел чыганагы буларак таныла:

वेदोऽखिलो धर्ममूलं स्मृतिशीले च तद्विदाम् । आचारश्चैव साधूनामात्मनस्तुष्टिरेव च ॥

1 тәрҗемә: Бөтен Веда изге законның (беренче) чыганагы, соңрак традиция һәм Веданы яхшырак белгәннәрнең яхшы үз-үзен тотышы, шулай ук изге кешеләрнең йолалары һәм соңыннан үзеңнән үзең канәгать булу (Атмана сантушти).[71]
2 тәрҗемә: Диннең тамыры бөтен Веда һәм (соңрак) (Веданы) белгәннәрнең традициясе һәм йолалары, һәм изге кешеләрнең үз-үзен тотышы һәм берәүгә канәгатьләндерүче нәрсә.[72] |Manusmriti 2.6}}

वेदः स्मृतिः सदाचारः स्वस्य च प्रियमात्मनः । एतच्चतुर्विधं प्राहुः साक्षाद् धर्मस्य लक्षणम् ॥

1 тәрҗемә: Ведалар, изге йола, изге кешеләрнең йолалары һәм берәүнең үзенең рәхәт булуы болар изге законны билгеләүнең дүрткел ысулы.[71]
2 тәрҗемә: Веда, йола, яхшы кешеләрнең үз-үзен тотышы һәм берәүгә канәгатьләндерү китерүче нәрсәне диннең дүрт билгесе дип атыйлар.[72] |Manusmriti 2.12}}

Манусмритиның бу секциясе башка Һинду закон текстлары кебек үк, Левинсон раслаганча "Дхарма"ның дүртктел чыганагын эченә ала, аларга Атмана сантушти (Берәүнең аңының канәгатьләнүе), Садачара (local norms of virtuous individuals), Smriti and Sruti.[73][74][75]

Дүрт Варнаның Дхармасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Further

  • 3.1 Законга караган кагыйдәләр (2.25 – 10.131)
  • 3.1.1 Нормаль вакытларда гамәлләр кагыйдәләр (2.26 – 9.336)
  • 3.1.1.1 Браминның дүрткел дхармасы (2.26 – 6.96) (Мануссмритиның иң озын бүлеген үз эченә ала, 3.1, ул дхармавидхи дип атала)[19]
  • 3.1.1.2 Кшатрия (патша) өчен гамәлләр кагыйдәләре (7.1 – 9.324) (аның эчендә 960 шигырь бар, дәүләт рәсмиләре һәм оешмаларның тасвирламасын эченә кертә, рәсмиләр ничек билгеләнергә тиеш, салым кануннары, сугыш кагыйдәләре, патша куәтенең роле һәм чикләре һәм суд тикшеренүләре, шуларга контракт буенча алып китермәү, контрактны бозу, эш хакын түләмәү, милек турында бәхәсләр, мирас турында бәхәсләр, рәнҗетү һәм даннан мәхрүм итү, физик һөҗүм, урлау, нинди дә булса формада көч кулланып мәҗбүр итү, җәрәхәт ясау, хатын-кызларга каршы җенси җинаятьләр, җәмәгать куркынычсызлыгы һәм башкалар; бу бүлеккә шулай ук шәһадәт кагыйдәләре, допрос ясау һәм шаһитләрне сорау кагыйдәләре һәм суд системасының оешмасы[76]
  • 3.1.1.3 Вайшьялар һәм шудралар өчен гамәл кагыйдәләре (9.326 – 9.335) (бу иң кыска бүлек, Вайшьялар өчен сигез кагыйдә, Шудралар өчен ике кагыйдә, ләкин бу ике сыйныфка кагылышлы кайбер туры килә торган законнар гомуми рәвештә 2.26 – 9.324 шигырьләрендә тасвирлана)[77]
  • 3.1.2 Афәт Вакытында Гамәл кагыйдәләре (10.1 – 11.129) (янә каралган сугыш вакытындагы, ачлык яки афәтләр вакытындагы дәүләт машинасы һәм дүрт варна кагыйдәләрен үз эченә ала)[78]
  • 3.2 Җәзага караган кагыйдәләр (11.1 – 11.265) (аның эченә штрафлар урынына пропорциональ җәза кагыйдәләре, төрмәгә утырту, билгеле җинаятьләр өчен җәзаны яки иҗтимагый изоляция турында сүз йөртә.[78]

6.97, 9.325, 9.336 һәм 10.131 шигырьләре күчеш шигырьләре.[21][79]

Кармайога билгеләмәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

12.1, 12.2 һәм 12.82 күчеш шигырьләре.[21][80]

  • 4.1 Гамәл җимешләре (12.3-81) (гамәлләр һәм аларның нәтиҗәләре турында бүлек, мокша ысулы буларак шәхси җаваплылык – иң югары шәхси нур балку[80]
  • 4.2 Иң Югары Яхшы өчен гамәл кагыйдәләре (12.83-115) (иң югары яхшы ысуллары буларак карма, вазифалар һәм бурычлар турында бүлек)[80]

Манусмритиның иң ахыргы шигырьләрендә әйтелә:

एवं यः सर्वभूतेषु पश्यत्यात्मानमात्मना । स सर्वसमतामेत्य ब्रह्माभ्येति परं पदम् ॥
Үзенең шәхси җанында (Үз, Атман) барлык мәхлукатларда булган Галәм Җанын таныган,
Барчасына карата тигез карашлы була һәм иң югары халәткә Брахманга керә.

|Manusmriti 12.125, Calcutta manuscript with Kulluka Bhatta commentary[81][82]}}

Эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Манусмритиның эчтәлеге һәм структурасы аның күбесенчә Браминнарга (руханилар сыйныфы) һәм Кшатрияларга (патша, хөкемдарлар һәм гаскәриләр сыйныфына) караганына дип фараз итәргә була.[83] Текст 1034 шигырьне, иң зур өлешне, Браминнарның законннарына һәм көтелгән корбаннарына багышлый һәм 971 шигырьне кшатрийларга.[84] Вайшьялар (сәүдәгәрләр сыйныфы) һәм шудралар (эшчеләр сыйныфы) кагыйдәләр текстта гадәттән тыш кыска. Оливел текстның "сәяси куәт һәм руханилар кызыклары" баланска мөрәҗәгать итү өчен дип фаразлый һәм төзелгән вакытта Һиндстанга чит ил бәреп керүләре булганга күрә дип уйлый.[83]

Корбаннар һәм читкә кагылганнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Манусмрити күп шигырьләрдә корбаннарны киңәш итә һәм аларның исемлеген китерә. Мәсәлән, 6.75 шигырендә ачкыч дәрәҗәләр итеп һәрбергә карата Ахимса (көч кулланмау) һәм тыелуны киңәш итә.[85][86] шул ук вакытта 10.63 шигыре бар дүрт варна (каста) да теләсә нинди мәхлукатны җәрәхәтләндерүдән тыелырга , ялганнан һәм башкаларның милкен тартып алудан тыелырга өнди.[87][88]

Моңа охшаш рәвештә, 4.204 шигырендә, Оливел раслаганча, кайбер Манусмрити манускриптлары киңәш ителгән дәрәҗәләр итеп "мәрхәмәтлелек, түземлек, җәрәхәтләмәү, үз-үзеңне контрольдә тоту, теләмәү, медитация, тынычлык, татлылык һәм намуслылык"ны беренче урынга куя һәм "сафландыру, корбаннарны, аскетик хезмәтне, бүләкләр бирүне, Ведаларны тавыш белән уку, җенси әгъзалардан тыелуны, ритуалларны, ашаудан тыелуларны, тынычлылыкны һәм коенуны" икенчел итеп киңәш итә.[89][89]

"Манусмрити"ның башка ачылган манускриптларда, иң күп тәрҗемә ителгән Калькутта манускриптын да кертеп, текст 4.204 шигырьдә Ямас астында этик боерыклар, мәсәлән, Ахимса (көч кулланмау) - беренчел, ә Нияма, мәсәлән, Ишварапранидхана (үз Ходаеңа карау) болар кече һәм "Ямас"ны гамәл кылмыйча "Ньяма"га гына буйсынучылар читкә кагылганнарга әверелә.[90][91]

Шәхси сайлау, үз-үзеңне тоту һәм әхлак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Манусмритида кешенең үз шәхесенә һәм башка кешеләргә карата вазифалар турында күп шигырьләр бар, аларга әхлак законнары һәм шулай ук хокук законнары керә.[92] Оливел раслаганча, бу үсеш алган илләрдә законлы өйләнүдән туу белән беррәттән законлы өйләнүдән тыш туган балаларны закон тарафыннан саклау турында хәзерге закон вакытында борчылуларга охшаган.[92]

Текстта тасвирланган шәхси үз-үзеңне тотулар киңәйтелгән. Мәсәлән, 2.51-2.56 шигырьләрендә монах башта хәер җыярга, аннан соң хәер ризыгын җыеп башта остазына тәкъдим итеп, аннары үзе ашарга. Манусмрити раслаганча, берәү нинди булса да ризык эләксә рәхмәтле булырга һәм аны җирәнүсез ашарга, беркайчан да кирәгеннән артык ашамаска, чөнки кирәгеннән артык ашау сәламәтлеккә зарарлы.[93] 5.47 шигырендә, текст раслаганча эш кеше уйлап эшләгәндә, яраткан эшен эшләгәндә һәм нинди дә булса мәхлукатны җәрәхәтләмичә эшләгәндә артык тырышлыксыз була.[94]

Күп шигырьләр ит ашау гамәленә карый, ничек ул тере җанварларга җәрәхәт китерә, ни өчен ул явыз гамәл һәм вегетарианлыкның әхлагын.[92][95]

Хатын-кыз хокуклары турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Текстта һәм башка бүлекләрдә аерылышу мөмкин дип әйтелә. Мәсәлән, 9.72-9.81 шигырьләрдә ир-кешегә яки хатын-кызга ялган өйләнүдән чыгарга рөхсәт ителә һәм янә өйләнергә; текст шулай ук хатынга аның ире югалган булса яки аны ташласа янә кияүгә чыгарга законлы ысуллар бирә.[96]

Ул тол хатыннарга карата кырыслык турында сөйли, мәсәлән 5.158-5.160 шигырьләрдә. Башка шигырьләрдә, мәсәлән, 2.67-2.69-та һәм 5.148-5.155-тә кыз үзенең әтисенең саклавына омтылырга һәм буйсынырга, һәм яшь хатын буларак иренең, ә тол хатын буларак иренең; һәм хатын үзенең ирен Ходай буларак карарга тиеш дип сөйләнә.[97][98] 3.55-3.56 шигырьләрдә Манусмрити шулай ук "хатыннар ихтирам ителергә һәм бизәлергә" һәм "хатыннар ихтирам ителгән урында, Ходайлар рәхәтләнә; ләкин киресенчә булган урында бернинди изге йоланың җимеше юк".[99][100][101]

Шул ук вакытта, Оливел раслаганча, текст варнадан тыш никахларны алдан күрә, мәсәлән, Брамин ир һәм Шудра хатын арасында 9.149-9.157 шигырьләрдә, тол хатын кияүгә чыкмаган баладан йөкле булып китү 9.57-9.62 шигырьләрдә, хатын-кыз иреннән качкан өйләнүләр һәм шулай ук 9.143-9.157 шигырьләрдә милек мирасы тапшыру, һәм шулай туган балаларның закон хокуклары.[102][103][104]

Манусмрити хатынны 9.192-9.200 шигырьләрдә хатынга алты тип милек хокукларын тәэмин итә. Боларга кияүгә чыкканда алынганы, яки ул качканда яки алып кителгәндә аңа бүләк буларак бирелгән, яки кияүгә чыкканчы мәхәббәт талисманы буларак бирелгән, яки аның биологик гаиләдән буларак, яки кияүгә чыкканга кадәр иреннән алынган, яки авырган туган-тумачасыннан мирас булып алынган.[105]

Флавия Агнес Манусмрити хатыннарның хокукларның перспективаларның катлаулы комментарие дип раслый, һәм Һиндулар өчен Британ колониаль чорда хатыннарның хокукларның кодификациясе, һәм мөселманнар өчен Ислам текстларыннан, кайбер аспектлар алынган һәм арттырып кулланылган, шул ук вакытта башка бүлекләр игътибарга алынмаган.[106] Бу колониаль эра вакытта шәхси канунның төзелеше Манусмритиның тарихи роле турында законлы уйланма барлыкка китерә Көньяк Азия хатыннарына кагылышлы язма буларак.[106][107]

Дәүләт төзү һәм сугыш кагыйдәләре турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Манусмритиның 7-енче бүлегендә патшаның вазифалары турында дискуссия бара, ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, нинди кимчелекләрдән ул читләнергә тиеш.[108][108][109] Әгәр дә сугыш кирәк булса, Манусмрити раслаганча, солдат беркайчан да граждан шәхесләргә, сугышмаучыларга яки бирешкәннәргә зыян китермәскә тиеш, көч куллануы пропорциональ булырга тиеш һәм башка кагыйдәләр.[108] Гадел салым алу күрсәтмәләре 7.127-тән 7.137-енче шигырьләрендә тасвирланган.[108][109]

Чын чыганакныкымы юкмы булуы һәм төрле манускриптларда туры килмәгән урыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оксфорд Унивеситеты Матбагасы 2005 елда нәшер иткән Манусмритиның авторы Патрик Оливел постмодерн фәндә Манусмрити манускриптларның чын чыганакмы икәнлеге һәм ышанычлыгы турында борчылуларны раслый.[5] Ул шулай дип яза (кыскартылган),

Калып:Quote

Башка галимнәр туры килмәгән урыннарга күрсәтәләр һәм шигырьләрнең чынлыгын сорау астына куйганнар һәм шулай ук шигырьләр соңрак ни дәрәҗәдә үзгәртелгәннәр, чит мәгълүмат кертелгәннәр яки якынча язылганнар. Синха, мәсәлән, Манусмритида яртыдан азрагы ягъни 2685 шигырьнең 1214-е чын булырга мөмкин.[110][111] Манусмритиның 3.55-3.62 шигырьләре, мәсәлән, хатыннарның җәмгыятьтә урынына дан укый, ә шул ук вакытта 9.3 һәм 9.17 шигырьләрендә киресенчә язылган.[110] Ганеша Ходае турында мәгълүматлар соңрак дәвердә өстәлгән булган.[112]

1887 елда Нельсон, Британ Һиндстанының Мадрас Югары Мәхкәмәсе алдында кыска вәгазендә "Ману Смритиның эчендә төрле каршылыклар һәм туры килмәгән урыннар һәм моннан чыгып берәү бу комментарий закон принципларын табигате буенча киңәш формасында дип уйларга мөмкин."[6] Махатма Ганди туры килмәгән урыннары турында түбәндәгечә әйткән,

Мин Манусмритины Шастраларның өлеше дип саныйм. Ләкин бу китапта басылган һәрбер шигырь Манусмрити дип тасвирлана дигән сүз түгел. Басылган нөсхәдә каршылыклар шул кадәр күп ки, сез аның бер өлешен кабул итсәгез, сез аның тулысынча капма-каршы өлешләрен инкарь итәрсез. (...) Чын текстка беркем дә ия түгел. |Mahatma Gandhi|An Adi-Dravida's Difficulties[113]}}

Комментарийлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Манусмритиның урта гасырларда язылган күпсанлы комментарийлары бар.

Бхаручи[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бхаручи "Манусмрити"ның иң элек мәгълүм комментаторы. Кане аны 10-ынчы гасыр ахыры яки 11-енче гасыр башы вакытында булуын күрсәтә.[114] Оливел аның 8-енче гасырда булуын күрсәтә[115] һәм Деррет аның безнең эраның 600-800-енче елларда булуын күрсәтә.[115][116] Бу өч караштан без Баручиның безнең эраның 7-енче гасырдан алып безнең эраның 11-енче гасыр башына кадәр булуын әйтә алабыз. Бхаручиның "Ману-шастра-виварана" дип аталган комментариенда Британия колония эрасыннан бирле кулланылышта Кулукка-Калькутта юрамасы белән чагыштырганда шигырьләр күпкә әзрәк һәм ул югалган элегрәк текстларга карый. Ул шулай ук "Раджа-Вимала" дип атлган һәм Дж Данкан М Деретт Баручи элек "чыганакның тарихы максатына тугрылыклырак" булган дип раслый.[117]

Медхатитхи[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Медатитхиның Манусмритиның комментарие элек киң өйрәнелгән. Булер, Канэ һәм Лингат кебек галимнәр аның Төньяк Һиндстаннан, фараз ителгәнчә Кашмирдан булуына ышаналар. Аның Манусмрити турындагы комментарие 9-ынчы гасырдан 11-енче гасырга карый дип фараз ителә.[118]

Говиндараджа[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Говиндараджаның "Манутика" дип аталган комментарие Манусмритиның 11-енче гасыр комментарие, ул "Джимутавахана" һәм "Лакшмидхара" дип аталган һәм Куллука тарафыннан плагиат итеп алынган дип раслый Оливелл.[119]

Куллука[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Куллуканың "Манватартхамуктавали" дип аталган комментарие "Манусмрити" юрамасы белән бергә дәшмичә кабул ителгәнчә стандарт дип кабул ителгән, бу иң яхшы өйрәнелгән юрама, чөнки ул Британия колониаль рәсмиләре тарафыннан 18-енче гасырда табылган булган.[119] Ул иң күбе күчермә ясалган булган һәм мәгълүм булган Оливел әйткәнчә ул иң борынгы яки иң яхшы булганга күрә түгел, ә иң беренче булып табылырга бәхетенә ирешкәнгә күрә.[119] Куллука комментариен 13-енче гасырдан алып 15-енче гасырга кадәр дата куялар, күбесенчә ул Говиндараджа якынча 11-енче гасыр комментариеның плагиаты, ләкин Куллуканың Говиндараджаны тәнкыйтьләве белән.[119]

Нараяна[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нараянаның "Манвартхавивртти" дип аталган комментарие, мөгаен, 14-енче гасырныкы һәм автор турында әз мәгълүматлар бар.[119][119]

Нандана[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нандана көньяк Һиндстаннан булган һәм аның "Нандини" дип аталган комментарие Манусмрити юрамасы буенча аның Көньякта интерпретациясен күрсәтә.[119]

Башкалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Манусмрити буенча башка урта гасыр комментарийлардан Сарваджнанараянаныкын, Рагхавананданыкын һәм Рамачандраныкын күрсәтергә мөмкин.[119][120]

Тарихта әһәмияте һәм роле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы һәм урта гасыр Һиндстанында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галимнәрнең Манусмритиның берәркайчан борынгы яки урта гасыр Һиндстанда закон тексты булганлыгы турында шиге бар. Давид Буксбаум раслаганча: "иң яхшы хәзерге заман Шәрыкъ белгечләре фикерләре буенча, ул Манусмрити тулаем алганда Һиндстанда кайчан булса да гамәлдә булган кагыйдәләрнең чагылдырышы түгел. Күбесенчә ул Брамин фикеренчә закон нәрсә булганның идеаль сурәте.[121]

Дональд Дэйвис язганча, "Манусмрити Дхармашастраның нинди булса да дәүләттә актив таралышы яки кулланылышы турында тарихи шәһадәт юк – текстны тану, хөрмәт итү һәм куллануның башка формаларыннан аерым буларак. Дхармашастра турында чын закон буларак дип һәм аның авторлары закон бирүчеләр дип уйлау аның тарихын җитди аңлап бетермәү дип фикер йөртә.[122] Башка галимнәр шул ук карашлы булганнар урта гасыр Гөҗәрат, Керала һәм Тамил Наду Һинду патшалыклары эпиграфик, археографик һәм текстлардан шәһадәтләр буенча, шул ук вакытта Манусмритиның Көньяк Азия тарихына йогынты ясавын һәм теоретик ресурс булуын танып.[123][124]

Британ Һиндстанында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Британия колониаль хөкемдарлыгына кадәр Көньяк Азиядә мөселманнар өчен шәригать (Ислам законы) Фатава-э-Аламгири буларак кодификацияләнгән, ләкин мөселманнар булмаганнар өчен - мәсәлән, Һиндулар, Буддистлар, Сикхлар, Джайннар, Парсилар өчен - Ислам хөкемдарлыгының 600 елы дәвамында кодификацияләнмәгән булмаган.[125] Британия колониаль рәсмиләре килүе белән Манусмрити Көньяк Азиядә мөселманнар булмаганнар өчен хокук системасын төзүдә һәм Көнбатышның борынгы һәм урта гасыр Һиндстан җәмгыятен аңлавы өчен тарихи роль уйнаган.[4]

18-енче гасырда, иң элеккеге Көнчыгыш Һиндстан компаниясе Могол императорының агентлары буларак гамәл кылган. Британия колониаль хөкүмәте Һиндстанда сәяси һәм административ куәтләр өстеннән контроль алгач, ул төрле дәүләт вазифаларына ия булган, мәсәлән закон бирү һәм мәхкәмә функцияләре.[126] Көнчыгыш Һиндстан Компаниясе һәм соңрак Британия Таҗы үзенең Британия акционерлары өчен табышлар эзләгән һәм шулай ук минималь хәрби көч кулланып эффектив сәяси контрольгә омтылган.[127][127] Британиялеләр куәтне катышудан арынып һәм җирле арадашчылар аңлатканча закон гамәлләрен адаптацияләп кулланган.[128] Мөселманнар өчен булган закон текстлары һәм тереленгән Манусмрити манускрипты шулай итеп колониаль дәүләткә колониаль-хөкүмәткә кадәрге дини һәм сәяси конфликтларны дәвам иттереп унтугызынчы гасыр ахырына кадәр итәргә мөмкинлек биргән.[126][127][129] Һиндстанда шәхси законнар системасы буенча колониаль сәясәт, мәсәлән, Генерал-губернатор Хастингс тарафыннан 1772-енче елда түбәндәгечә тасвирланган,

Мирас кабул итү, өйләнү, каста һәм башка дини кулланылышлар һәм оешмалар барлык очракларда да Мөселманнар өчен Коръән законы, һәм Һинд динендәгеләр өчен Шастралар кулланылырга тиеш. |Warren Hastings|August 15, 1772[130]}}

Һиндстан Мөселманнары өчен Британиялеләр шәригатьне хокук коды буларак кабул иткән, ул Аурангзеб спонсорлыгы белән "Әл-Сириҗия" һәм "Фәтәвә и-Аламгири" текстларына нигезләнгән.[131][132][133] Һиндулар һәм башка Мөселман булмаганнар өчен, мәсәлән, Буддистлар, Сикхлар, Джайннар, Парсилар һәм Кабилә кешеләре өчен бу мәгълүмат юк.[2][4][126] Британия колониаль рәсмиләре, гамәл өчен, Дхармашастрадан чыгармалар алып колониаль хөкүмәт өчен закон һәм дин категорияләрен эшләп караган.[129][129]

[131][131][134][135] Рәсмиләр Манусмритины терелтеп, Мөселман булмаганнар өчен позитив закон расламаларын төзегәннәр Көньяк Азия Мөселман халкына карата шәригать куллану сәясәтенә тугрылыклы булып калыр өчен.[4][129][131][136] Абдуллаһи Әхмәд ән-Нәгыйм Манусмритиның Һиндстан өстеннән колония вакытында хөкемдарлык итү өчен Манусмритиның ролен түбәндәгечә раслый (кыскартылган),[132]

[Британия] колониаль хөкүмәте Һинду һәм Мөселман законнарын 1772 елда кодификацияли башлый һәм аннан алдагы гасырда куллана башлаганнар, Һиндулар һәм Мөселманнарның закон һәм йолаларын ассызыклау белән. Катлаулы һәм үзара бәйле традицион системаларны кодификациясе хатын-кызларның статусының билгеле аспектларын туңдырган, мәслән, бертуктаусыз үсүче иҗтимагый һәм икътисад мөнәсәбәтләре контекстларыннан тыш, нәтиҗәдә хатыннарның хокуклары чикләнгән һәм кырыслаштырган. Процессның сайлаулы булуы, колониаль хөкүмәтләре Һинду һәм Мөселман дини элиталарның ярдәменә омтылганда Британия Һиндстанында йола законнарының Браминизация һәм Исламизациясенә китергән. Мәсәлән, Британия Шәрыкъ белгече галим Уильям Джоунс ачкыч текстларны "Әл Сириҗия"не 1792 елда Мирас кабул итүнең Мөхәммәд Диненең Законы буларак тәрҗемә иткән һәм "Манусмрити"ны 1794 елда "Ману Йолаларның Һинду Законнарының Оешмалары" буларак тәрҗемә иткән. Кыскача, Британия колониаль администраторлары гасырлар буенча эшләнгән бөтен әхлак, дини һәм иҗтимагый системаларны аларның фикеренчә Һинду һәм Мөселман законы ничек булырга тиеш дигән фикеренә яраштырып кыскартканнар. |Abdullahi Ahmed An-Na'im|Islam and the Secular State: Negotiating the Future of Sharia[132]}}

Һиндстаннан Тыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дхарма-шастралар, бигрәк тә Манусмрити Энтони Рэйд раслаганча,[137] Бирма (Мьянма), Сиам (Тайланд), Камбоджа һәм Ява-Бали (Индонезиядә) зур хөрмәт ителгән патшалар сакларга тиеш табигый тәртипнең билгеләүче документлары буларак. Алардан күчермәләр ясалган, алар тәрҗемә ителгән һәм җирле законнар кодына кертелгән, Бирмада һәм Сиамда оригиналь текстка нык тотылыш белән һәм Ява (Индонезиядә) җирле хаҗәтләргә көчлерәк яраштыру белән.(Indonesia)".[137][138][139] Урта гасырларда Манусмрити манускриптларынан Көньяк-көнчыгыш Азиядә текстлар алынган булган, шулай да алар Британия Һиндстанында беренче кулланышыннан соң кулланылган "оригиналь" тексттан шактый аерым булган. Көньяк-Көнчыгыш Азия халкы өчен закон текстларының тарихи нигезләмәсе буларак сакланып калган Манусмритиның роле бик әһәмиятле булган, Һукер раслаганча.[140]

Башка дхармашастралар белән чагыштыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Манусмрити белән бергә ("Манава Дхармашастра"), борынгы Һиндстанда бер-берсе белән көндәш булган унсигездән утыз алтыга кадәр "Дхарма-шастралар" булган, Джон Боукер раслаганча.[17][141] Госе һәм башка галимнәр раслаганча, Яджнавалкья Смрити Манусмритига караганда текстына күбрәк игътибар иткәннәр, хөкүмәт һәм гамәл сораулары буенча. Бу төзелү датасы билгеле булмаган, ләкин Манусмритидан берничә гасыр соң охшаш, "төгәлрәк, методикрак, сафрак һәм либеральрәк".[142] According to Jois,

18 закон атамаларын кертеп, Яджнавалкйя Мануда кебек шул ук өлгеләрне җиңел модификацияләр белән дәвам иттерә. Хатын-кызларның хокуклары һәм мирас кабул итү һәм милеккә ия булу, Шудраларның статусы һәм җинаять өчен җәза пунктларында Яджнавалкья Мануга караганда либеральрәк. (...) Ул гамәлдә булган документларны ясау, распискалар хокукы, закладнаялар, партнерлык һәм уртак ширкатьләр темалары белән эш итә. |M Rama Jois|Legal and Constitutional History of India[143]}}

Джоис фараз иткәнчә Яджнавалкья Смрити текстының либераль эволюциясенә Борынгы Һиндстанда Буддизм йогынты ясаган.[142] Яджнавалкья тексты Ману текстыннан шулай ук монастырьларны оештыру, җир бүләкләре, үлем җәзасы бирү һәм башка мәсьәләләр буенча бүлекләр өстәве белән аерылып тора. Яджнавалкья текстына урта гасыр эраның күп Һинду патшалыкларында күбрәк мөрәҗәгать ителгән, бу 12-енче гасыр "Митакшара" дип аталган Виджнанешвара комментарие моңа шаһид булып тора.[144]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

[1]

[2]

Бхаручи

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Olivelle, Patrick (2010). "Dharmasastra: A Literary History". in Lubin, Timothy. Law and Hinduism: An Introduction. Cambridge University Press. ISBN 9780521716260. 

WP-TranslationProject TwoFlags.svg

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Инглиз Википедиясендәге «Manusmriti» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Manusmriti, The Oxford International Encyclopedia of Legal History (2009), Oxford University Press, Калып:ISBN, See entry for Manusmriti
  2. 2,0 2,1 2,2 Flood (1996), page 56
  3. P Bilimoria (2011), The Idea of Hindu Law, Journal of the Oriental Society of Australia, Volume 43, pages 103-130
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 Donald Davis (2010), The Spirit of Hindu Law, Cambridge University Press, Калып:ISBN, page 13-16, 166-179
  5. 5,0 5,1 5,2 Olivelle, Patrick (2010). "Dharmasastra: A Literary History". in Lubin, Timothy. Law and Hinduism: An Introduction. Cambridge University Press. ISBN 9780521716260. 
  6. 6,0 6,1 G Srikantan (2014), Entanglements in Legal History (Editor: Thomas Duve), Max Planck Institute: Germany, Калып:ISBN, page 123
  7. Steven Collins (1993), The discourse of what is primary, Journal of Indian philosophy, Volume 21, pages 301-393
  8. Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 3-4
  9. Robert Lingat (1973), The Classical Law of India, University of California Press, Калып:ISBN, page 77
  10. 10,0 10,1 10,2 Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 18-19, 41
  11. William Wilson Hunter. The Indian Empire: Its People, History and Products. Routledge. p. 114. 
  12. For composition between 200 BCE and 200 CE see: Avari, p. 142. For dating of composition "between the second century BCE and third century CE" see: Flood (1996), p. 56. For dating of Manu Smriti in "final form" to the 2nd century CE, see: Keay, p. 103. For dating as completed some time between 200 BCE and 100 CE see: Hopkins, p. 74. For probable origination during the 2nd or 3rd centuries AD, see: Kulke and Rothermund, p. 85. For the text as preserved dated to around the 1st century BCE. see: Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Manu-smriti. 2013 елның 8 октябрь көнендә тикшерелгән.
  13. Glimpses of Indian Culture, Dinkar Joshi, p.51 Калып:ISBN
  14. Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 24-25
  15. Patrick Olivelle (2005). Manu's Code of Law. Oxford University Press. p. 19. ISBN 0195171462. 
  16. 16,0 16,1 Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 41-49
  17. 17,0 17,1 John Bowker (2012), The Message and the Book: Sacred Texts of the World's Religions, Yale University Press, Калып:ISBN, pages 179-180
  18. Patrick Olivelle (1999), Dharmasutras - the law codes of ancient India, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages xxiv-xxv, 280-314
  19. 19,0 19,1 19,2 19,3 Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 7-8
  20. 20,0 20,1 Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 25-27
  21. 21,0 21,1 21,2 21,3 Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 9-10
  22. ЗМ, VIII, 410. Законы Ману согласно редакции Законы Ману - Перевод С. Д. Эльмановича, проверенный и исправленный Г.Ф.Ильиным. Москва: Наука. 1992. http://philosophy.ru/library/asiatica/indica/samhita/manu/rus.html.  римлы цифрлары белән бүлекләр күрсәтелгән, ә гарәп цифрлары белән - шлокалар
  23. ЗМ, X, 39
  24. ЗМ, VIII, 348
  25. ЗМ, VII, 101
  26. ЗМ, VII, 101 Законы Ману согласно редакции Законы Ману - Перевод С. Д. Эльмановича, проверенный и исправленный Г.Ф.Ильиным. — Москва: Наука, 1992
  27. Милова Татьяна Калари-паятту – искусство воина, журнал "Адеш" №1, 2009
  28. ЗМ, VII, 97
  29. ЗМ, VII, 114
  30. ЗМ, VII, 2-3
  31. ЗМ, VII, 80
  32. ЗМ, VII, 128—129
  33. ЗМ, VIII, 1, 10
  34. ЗМ, VIII, 27-28
  35. ЗМ, VII, 37
  36. ЗМ, VII, 54-63, 81 и др.
  37. ЗМ, VII, 115
  38. ЗМ, VIII, 1-10
  39. ЗМ, VIII, 1-2, 9-10
  40. ЗМ, VIII, 4-7
  41. ЗМ, VIII, 63-72
  42. ЗМ, VIII, 149—149
  43. ЗМ, Х, 115
  44. ЗМ, VIII, 163—165
  45. ЗМ, IV, 4
  46. ЗМ, VIII, 215
  47. ЗМ, VIII, 217
  48. ЗМ, III, 27
  49. ЗМ, III, 28
  50. ЗМ, III, 29
  51. ЗМ, III, 30
  52. ЗМ, III, 31
  53. ЗМ, III, 32
  54. ЗМ, III, 33
  55. ЗМ, III, 34
  56. ЗМ, IX, 2-3
  57. ЗМ, XI, 55
  58. ЗМ, IX, 235
  59. ЗМ, IX, 349—351
  60. ЗМ, VIII, 270—280
  61. ЗМ, VIII, 352
  62. ЗМ, VIII, 357
  63. ЗМ, VIII, 359
  64. ЗМ, VIII, 362
  65. ЗМ, VIII, 364—367
  66. ЗМ, VIII, 371—372
  67. ЗМ, VIII, 374—379
  68. ЗМ, VIII, 339, 341
  69. ЗМ, VIII, 323-24
  70. Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 9-10, 87-92
  71. 71,0 71,1 The Laws of Manu 2.6 with footnotes George Bühler (Translator), The Sacred Books of the East, Vol. 25, Oxford University Press
  72. 72,0 72,1 Brian Smith and Wendy Doniger (1992), The Laws of Manu, Penguin, Калып:ISBN, pages 17-18
  73. David Levinson (2002), Encyclopedia of Crime and Punishment, Volume 1, SAGE Publications, Калып:ISBN, page 829
  74. (2007) «On Ātmastuṣṭi as a Source of Dharma». Journal of the American Oriental Society 127 (3): 279–96.
  75. Werner Menski, Hindu Law: Beyond Tradition and Modernity (Delhi: Oxford UP, 2003), p.126 and Domenico Francavilla, The Roots of Hindu Jurisprudence: Sources of Dharma and Interpretation in Mīmāṃsā and Dharmaśāstra. Corpus Iuris Sanscriticum. Vol. 7 (Torino: CESMEO, 2006), pp.165–76.
  76. Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 10-15, 154-205
  77. Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 16, 8-14, 206-207
  78. 78,0 78,1 Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 16-17, 208-229
  79. Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 237-350, 914-982
  80. 80,0 80,1 80,2 Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 10, 17-19, 230-236, 290-292
  81. Robert Lingat (1973), The Classical Law of India, University of California Press, Калып:ISBN, page 86
  82. The Laws of Manu 12.125 George Bühler (Translator), The Sacred Books of the East, Vol. 25, Oxford University Press, page 513
  83. 83,0 83,1 Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 16, 62-65
  84. Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, page 41
  85. The Laws of Manu 6.75 George Bühler (Translator), The Sacred Books of the East, Vol. 25, Oxford University Press, page 212
  86. J Duncan M Derrett (1975), Bharuci's commentary on the Manusmrti, Schriftenreihe des Sudasien-Instituts der Universitat Heidelberg, Калып:ISBN, page 23
  87. The Laws of Manu 10.63 George Bühler (Translator), The Sacred Books of the East, Vol. 25, Oxford University Press, page 416
  88. Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 208-214, 337
  89. 89,0 89,1 Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, page 275
  90. The Laws of Manu 4.204 George Bühler (translator), The Sacred Books of the East, Vol. 25, Oxford University Press, page 160-161
  91. J Duncan M Derrett (1975), Bharuci's commentary on the Manusmrti, Schriftenreihe des Sudasien-Instituts der Universitat Heidelberg, Калып:ISBN, pages 30, 439-440
  92. 92,0 92,1 92,2 Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 31-32
  93. Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, page 97
  94. Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, page 140
  95. Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 31-32, 138-147, 558-593
  96. Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 190-207, 746-809
  97. Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 31-32, 108-123, 138-147
  98. Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 98, 146-147
  99. Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, page 111
  100. Sanskrit: यत्र नार्यस्तु पूज्यन्ते रमन्ते तत्र देवताः । यत्रैतास्तु न पूज्यन्ते सर्वास्तत्राफलाः क्रियाः
    The Laws of Manu 3.55-3.56 George Bühler (Translator), The Sacred Books of the East, Vol. 25, Oxford University Press, page 85
  101. Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, page 146
  102. Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 31-32, 194-207, 755-809
  103. Robert Lingat (1973), The Classical Law of India, University of California Press, Калып:ISBN, pages 83-84
  104. Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 182-193, 659-706
  105. Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 200-201, 746-809
  106. 106,0 106,1 Flavia Agnes (2001), Law and Gender Inequality: The Politics of Women's Rights in India, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 41-45
  107. Abdullahi Ahmed An-Na'im (2010), Islam and the Secular State, Harvard University Press, Калып:ISBN, pages 149, 289
  108. 108,0 108,1 108,2 108,3 Robert Lingat (1973), The Classical Law of India, University of California Press, Калып:ISBN, pages 81-82
  109. 109,0 109,1 Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 154-166, 613-658
  110. 110,0 110,1 J Sinha (2014), Psycho-Social Analysis of the Indian Mindset, Springer Academic, Калып:ISBN, page 5
  111. Arun Kumbhare (2009), Women of India: Their Status Since the Vedic Times, Калып:ISBN, page 56
  112. A Narain (1991). Robert Brown. ed. Ganesh: Studies of an Asian God. State University of New York Press. pp. 22. ISBN 978-0-7914-0656-4. https://books.google.com/books?id=oF-Hqih3pBAC. 
  113. Mahatma Gandhi, Hinduism According to Gandhi, Orient Paperbacks (2013 Reprint Edition), Калып:ISBN, page 129
  114. Kane, P. V., History of Dharmaśāstra, (Poona: Bhandarkar Oriental Research Institute, 1975), Volume I, Part I, 566.
  115. 115,0 115,1 Olivelle, Patrick, "Dharmaśāstra: A Literary History", page 29.
  116. J Duncan M Derrett (1975), Bharuci's commentary on the Manusmrti, Schriftenreihe des Sudasien-Instituts der Universitat Heidelberg, Калып:ISBN
  117. J Duncan J Derrett (1977), Essays in Classical and Modern Hindu Law, Brill Academic, Калып:ISBN, pages 10-17, 36-37 with footnote 75a
  118. Kane, P. V., History of Dharmaśāstra, (Poona: Bhandarkar Oriental Research Institute, 1975), Volume I, Part II, 583.
  119. 119,0 119,1 119,2 119,3 119,4 119,5 119,6 119,7 Patrick Olivelle (2005), Manu's Code of Law, Oxford University Press, Калып:ISBN, pages 367-369
  120. Visvanath Narayan Mandlik (1886), Manavadharmaśastram, 5 volumes, Калып:Oclc
  121. David Buxbaum (1998), Family Law and Customary Law in Asia: A Contemporary Legal Perspective, Springer Academic, Калып:ISBN, page 204
  122. Donald Davis (2010), The Spirit of Hindu Law, Cambridge University Press, Калып:ISBN, page 14
  123. Werner Menski (2009), Hindu Law: Beyond Tradition and Modernity, Oxford University Press, Калып:ISBN, Chapters 2 & 4
  124. Donald R Davis Jr (2005), Intermediate Realms of Law: Corporate Groups and Rulers in Medieval India, Journal of the Economic and Social History of the Orient, Volume 48, Issue 1, pages 92–117
  125. Lariviere, Richard W. (November 1989). «Justices and Paṇḍitas: Some Ironies in Contemporary Readings of the Hindu Legal Past». Journal of Asian Studies 48 (4): 757–769. DOI:10.2307/2058113.
  126. 126,0 126,1 126,2 Tomothy Lubin et al (2010), Hinduism and Law: An Introduction (Editors: Lubin and Davis), Cambridge University Press, Калып:ISBN, Chapter 1
  127. 127,0 127,1 127,2 Washbrook, D. A. (1981). «Law, State and Agrarian Society in Colonial India». Modern Asian Studies 15 (3): 649–721. DOI:10.1017/s0026749x00008714.
  128. Kugle, Scott Alan (May 2001). «Framed, Blamed and Renamed: The Recasting of Islamic Jurisprudence in Colonial South Asia». Modern Asian Studies 35 (2): 257–313. DOI:10.1017/s0026749x01002013.
  129. 129,0 129,1 129,2 129,3 Ludo Rocher (1978), Hindu Conceptions of Law, Hastings Law Journal, Volume 29, pages 1283-1297
  130. (1972) «Indian Response to Anglo-Hindu Law». Journal of the American Oriental Society 92 (3): 419–424.
  131. 131,0 131,1 131,2 131,3 Michael Anderson (1995), Institutions and Ideologies: A SOAS South Asia Reader (Studies in Asian Topics, Editors: David Arnold, Peter Robb), Routledge, Калып:ISBN, Chapter 10;
    K Ewing (1988), Sharia and ambiguity in South Asian Islam, University of California Press, Калып:ISBN
  132. 132,0 132,1 132,2 Abdullahi Ahmed An-Na'im (2010), Islam and the Secular State, Harvard University Press, Калып:ISBN, pages 149-150
  133. A digest of Moohummudan law on the subjects to which it is usually applied by British courts of justice in India Neil Baillie, Smith, Elder & Co. London
  134. Ludo Rocher, "Hindu Law and Religion: Where to draw the line?" in Malik Ram Felicitation Volume. ed. S.A.J. Zaidi (New Delhi, 1972), 190–1.
  135. J.D.M. Derrett, Religion, Law, and the State in India (London: Faber, 1968), 96; For a related distinction between religious and secular law in Dharmaśāstra, see Lubin, Timothy (2007). «Punishment and Expiation: Overlapping Domains in Brahmanical Law». Indologica Taurinensia 33: 93–122.
  136. For reviews of the British misappropriations of Dharmaśāstra, see: Lariviere, Richard W. (November 1989). «Justices and Paṇḍitas: Some Ironies in Contemporary Readings of the Hindu Legal Past». Journal of Asian Studies 48 (4): 757–769. DOI:10.2307/2058113. and Rocher, Ludo (June 1993). «Law Books in an Oral Culture: The Indian Dharmaśāstras». Proceedings of the American Philosophical Society 137 (2): 254–267.
  137. 137,0 137,1 Anthony Reid (1988), Southeast Asia in the Age of Commerce, 1450-1680: The lands below the winds, Yale University Press, Калып:ISBN, pages 137-138
  138. Victor Lieberman (2014), Burmese Administrative Cycles, Princeton University Press, Калып:ISBN, pages 66-68; Also see discussion of 13th-century Wagaru Dhamma-sattha / 11th century Manu Dhammathat manuscripts discussion
  139. On Laws of Manu in 14th-century Thailand's Ayuthia kingdom named after Ayodhya, see David Wyatt (2003), Thailand: A Short History, Yale University Press, Калып:ISBN, page 61;
    Robert Lingat (1973), The Classical Law of India, University of California Press, Калып:ISBN, pages 269-272
  140. Hooker, M. B. (February 1978). «The Indian-Derived Law Texts of Southeast Asia». The Journal of Asian Studies 37 (2): 201–219. DOI:10.2307/2054162.
  141. M Rama Jois (2004), Legal and Constitutional History of India, Universal Law Publishing, Калып:ISBN, pages 19-34
  142. 142,0 142,1 M Rama Jois (2004), Legal and Constitutional History of India, Universal Law Publishing, Калып:ISBN, page 31
  143. M Rama Jois (2004), Legal and Constitutional History of India, Universal Law Publishing, Калып:ISBN, pages 31-32
  144. M Rama Jois (2004), Legal and Constitutional History of India, Universal Law Publishing, Калып:ISBN, page 32