Манҗурия татарлары
| Манҗурия татарлары | |
|---|---|
| Туган тел | татар теле |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Манҗурия |
| Халык саны | 15 000 (1920) |
Манҗурия татарлары — татарларның Манҗуриядә яшәүче географик-территориаль төркеме. Манҗурия — Кытайның төньягында, Россиянең көнчыгышы чигендә зур төбәк.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Маньчжуриягә татарлары XIX йөз ахырында Кытай-Көнчыгыш тимер юлы төзелешенә эшкә киләләр. Беренче күчеп килүчеләр арасында Пенза һәм Тамбов губерналарыннан татар сәүдәгәрләре дә була. Татарлар, башлыча, Маньчжуриянең шәһәр үзәкләрендә (Маньчжурия, Харбин, Хайлар, Цицикар, Гирин, Чанчунь, Мукден, Аньшань, Дайрен (Далянь) һ.б.), порт шәһәрләре Шанхайда һәм Тиентсинда төпләнә.[1][2] Маньчжурияне сәүдә һәм хуҗалык эшчәнлеге кыры итеп сайлаган татар коммерсантлары Кытай-Көнчыгыш тимер юлы төзелешен җәелдереп нәкъ менә монда — аның көнбатыш линиясе станцияләрендә һәм поселокларында — Маньчжурия, Хайлар, Чжалайнорда һәм Харбинда урнаша башлаганнар. Тора-бара иң эре татар колонияләре Кытай-Көнчыгыш тимер юлының ике үзәгендә — Харбинда һәм Хайлар шәһәрләрендә оешкан, ләкин татар халкының күп кенә вәкилләре башка зур шәһәрләргә, шул исәптән Үзәк Кытайга да таралып урнашканнар.[3][4]
Һәр шәһәрдә диярлек төрки-татар милли-дини җәмгыяте эшли; татарларның кибетләре, буфет һәм рестораннары ачыла, зур шәһәрләрдә һәм тимер юл станцияләрендә (Харбин, Хайлар, Мукден һ.б.)татар бистәләре барлыкка килә.[4][1]
1920 елларга татарлар саны 10-15 меңгә (1945 елда— 5 меңләп) җитә. 1920—1930 елларда Харбин шәһәрендә «Ерак Көнчыгыш», «Чаткы», «Меңьеллык мәчете», «Бәйрәм нуры» газеталары, «Татар әлифбасы», «Хисап» дәреслекләре, Г.Тукайның сайланма әсәрләре нәшер ителә. 1935 елдан Мукден шәһәрендә «Милли байрак» газетасы чыга башлый. 1935 елның февралендә Ерак Көнчыгыш Идел — Урал татар-мөселманнарының беренче, 1941 елда икенче корылтае уздырыла.[1]
Кытайның күп кенә төньяк-көнчыгыш шәһәрләрендә (Харбин, Маньчжурия, Хайлар, Мукден, Дайрен, Гирин һ.б.) мәчетләр эшли. 1920 елларда Маньчжурия татар милли хәрәкәтендә катнашучыларның күбесе (Г.Исхакый, Ф.Туктаров, Г.Терегулов һ.б.) өчен эмиграция урыны булып китә.[4]
1950—1960 елларда, Кытайда социаль «экспериментлар» («зур сикереш», «культура революциясе» һ.б.) үткәрелү сәбәпле, күп кенә татарлар Австралия, Төркия, Япония, АКШ һәм СССРга күчеп китәргә мәҗбүр булалар.[1] Кытайда татар мөселманнары күпләп Шеңҗан-Уйгыр автономияле районының берничә шәһәр-авылында гына сакланып калган[5].
Татар эмиграциясе юкка чыгуга карамастан, Харбинда, Дайренда, Мукденда һәм башка маньчжур шәһәрләрендә әлегә кадәр монда 100 елдан артык элек барлыкка килгән татар-мөселман мәдәният һәйкәлләре һәм дини корылмалары саклана.[4]
Харбин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татар халкының күп кенә вәкилләре Маньчжуриягә монда Кытай-Көнчыгыш тимер юлы һәм Харбин төзелүнең беренче көннәреннән үк ныклап урнаша башлыйлар. Алар Байкал аръягыннан, Читадан, Благовещенскидан товарлар төялгән арбаларда, гадәттә Кытай Цицикары аша киләләр.[3]
Харбинда шәһәрнең төп — Кытай урамындагы беренче сәүдә предприятиеләренең берсе 1899 елда ачылган. Абыйлы-энеле Агишевларның кибете — әзер күлмәк, мануфактура, аяк киеме, ә тиздән татар хуҗаларының кибетләре саны 10 га җитә — барысы да үз биналарында, юл буеннан сатып алынган үз участокларында — татарлар Харбиндагы беренче йорт хуҗалары арасында булалар. Кытай урамнарының берсендә, ул әле төзелә генә башлаган вакытта, Харбинның күп кенә иҗтимагый һәм мәдәни оешмаларына әгъза һәм җитәкчеләр сыйфатында кергән Байчурин, Таиров, Деушев, Агеев, Агишев һәм башкаларның йортлары булган.
Харбиндагы Мөселман Диния нәзарәте — төрки-татар Диния нәзарәте һәм милли җәмәгатьчелеге (соңрак шулай атала башлаган) Көнчыгыш Азиядә иң борынгысы булган (1906 елда нигезләнгән). Ул Харбин татарларының бөтен рухи һәм иҗтимагый тормышына җитәкчелек итә. Шул ук 1906 елда шәһәрдә мәчет төзелә (ул вакытта тагын бер катлы һәм агачтан).[3]
Себердә һәм Ерак Көнчыгыштагы гражданнар сугышыннан соң татар эмигрантлары (алар арасында Ак армиянең күп кенә офицерлары һәм солдатлары булган) Төньяк Маньчжуриядә үз диндәшләренең инде җайга салынган тормышын, мәктәпләрен, мәчетләрен һ.б. тапканнар һәм якташларыннан матди ярдәм алу мөмкинлегенә ия булганнар. Революция исә күп кенә хәлле татарларны да Россиядән күчеп китәргә мәҗбүр итә, аларның бер өлеше шунда ук Кытайга да китә. Бу чорда татарларның иҗтимагый тормышы бөтен җирдә сизелерлек җанлана. Харбинда биржа урамында ике катлы таш бина төзелә, анда община идарәсе, мәктәп, китапханә, картлар һәм мохтаҗлар өчен приют һәм мәктәп укучылары өчен интернат урнаша. Җәмгыятьнең эшчәнлеге дини, мәдәни-агарту һәм хәйрия юнәлешләренә юнәлгән була. Хатын-кызлар берлеге төзелә. Берлекнең рәисе Э. Кудякова, сәркатибе Г. Газизова, Хәнәфи Кудяков җитәкләгән төрки-татар яшьләре түгәрәгенең сәркатибе дә була була.[3]
Хайлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хайлар татар колониясе дә зур булган. Татар сәүдәгәрләре монголлар белән зур сәүдә алып барганнар. Хайларда башлангыч һәм югары мәктәпләр булган. Шулай ук картлар һәм ятимнәрне карау җәмгыяте, хатын-кызлар җәмгыяте дә эшләгән. 1923 елда, янә Г. Сәләхмәтов инициативасы белән, Харбинда татарларның ата-бабалары ислам динен кабул итүгә 1000 ел тулу уңаеннан ике катлы Җәмигъ мәчете төзү турында карар кабул ителә.[3]
Манҗурия бистәсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Манҗурия — шул ук исемдәге төбәктә, Кытайның төньяк-көнчыгышында Россия чиге янында зур булмаган шәһәрчек.[6]
Бу якларда 1898 елда Кытай-Көнчыгыш тимер юлы (яки ККТЮ) төзелә башлагач, беренче татарлар күренә башлый. Нигездә, бу Пенза губернасыннан эш эзләп килгән кешеләр була. Россия-Кытай килешүе нигезендә ККТЮ төзелеше 1901 елда тәмамлана. Ул манҗур җирләрен Себер һәм Ерак Көнчыгыш белән бәйли. Чик буенда Манҗурия станциясе дә барлыкка килә, соңрак ул кечкенә шәһәргә әверелә. XX гасыр башында шәһәрдә татар җәмгыяте оеша. Татарларның төп шөгыле сәүдә була. Мәшһүр сәүдәгәрләр арасында Акчура, Ага һәм Таһир гаиләләре булган, алар шәһәрдә үз кибетләрен тотканнар. Моннан тыш, күп кенә татарлар, нигездә, җирле Кытай һәм Монголия сәүдәгәрләре белән хезмәттәшлек итеп, вак сәүдә белән шөгыльләнгәннәр. Алар монголлардан йон, тире сатып алганнар, аны үзләре эшкәртеп башка базарларда сатканнар. Сыерлар, атлар үрчетүчеләр, сатучылар да аз булмый. Шулай ук кайбер татарлар тире сатканнар. Шәһәрдә татарлар саны арту белән, милли-дини җәмгыять төзелә. Тора-бара җәмгыятьнең үз бинасы барлыкка килә. Ул мәктәп буларак кулланылган, шулай ук анда дини һәм милли чаралар үткәрелгән. Ә тагын, татар җәмгыяте ярдәмендә, Маньчжуриядә аерым мөселман зираты барлыкка килә.[7]
Шул ук вакытта Маньчжурия һәм Хайлар шәһәрләрендә беренче мәчетләр пәйда була; татарлар күпләп яшәгән урыннарда җәмгыятьләр һәм төрле милли мәдәни-агарту җәмгыятьләре оеша. 1908 елда Маньчжуриядә беренче «Гинаят» төрки-татар катнаш мәктәбе ачыла, ул җәмгыятьнең рухи җитәкчесе һәм арымый-талмый җәмәгать эшлеклесе Ахун Гинаятулла (Иниятулла) Садыйк улы Селехмәтов (Селихмәтов) хөрмәтенә шулай дип атала. Аның инициативасы белән шул ук елда җәмгыять каршында татар, гарәп һәм рус телләрендәге китаплар белән бушлай китапханә һәм уку бүлмәсе ачыла. Китапханә даими рәвештә яңалыклар белән тулыландырыла, һәм аны милләт аермасысыз Пристаньда яшәүчеләрнең күбесе укый. Ул төрки-татар җәмгыяте оешкан соңгы елларга кадәр эшли.[3]
1917 елгы инкыйлабтан соң җәмгыятьнең тормышы кискен үзгәрә башлый. Россиядән шәһәргә качаклар, шул исәптән татарлар килә башлый. Шәһәрдә татарлар саны 250—300 кешегә кадәр арта. Ул елларда татар яшьләре сәнгать белән актив мавыга. Милли-дини җәмгыятьтә музыка һәм театр түгәрәкләре оештырыла. Моннан тыш, татар мәктәбе һәм мәчет (җәмгыять бинасында) эшләп килә. Әмма Маньчжурия зур булмаган станция шәһәрчеге булган. Эш һәм сәүдә өчен мөмкинлекләр чикле була. Шуңа күрә соңгы дулкын күчеп килүчеләр Кытайның башка шәһәрләренә һәм Япониягә китә башлыйлар. Күп кенә татар гаиләләре Харбинга, Тяньцзиньга, Шанхайга, Токиога һәм Кобега күчеп китәләр. 1925 елдан җәмгыять эшчәнлегендә сүнү башлана. 1930-елларда Кытайда гражданнар сугышы башлана. Маньчжурия шәһәре Совет Россиясе белән чиктә булганлыктан, 1935 елдан монда махсус үткәрү режимы кертелгән. Бу хәл татарларның тормышын тагын да катлауландыра, чөнки аларның күбесе сәүдә белән шөгыльләнә. Икенче бөтендөнья сугышы башлануга җирле татар җәмгыятенең хәле тагын да начарая. Бу вакытта биредә 50-60 татар яши, алар нигездә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнәләр. Соңыннан татар җәмәгатьчелегенең калдыклары Хәйләр һәм Харбинга күчеп китәләр, аннары тәмам Төркиягә, АКШка һәм башка илләргә күчеп китәләр.[6]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 3 4 Онлайн — энциклопедия Tatarica.
- ↑ Татары в Китае., archived from the original on 2021-05-27, retrieved 2025-06-21
- 1 2 3 4 5 6 Татарская колония в Манджурии.
- 1 2 3 4 Шаронова В. Г. Тюрко-татарское население в Маньчжурии в годы «белой» эмиграции // Россия и мусульманский мир. 2017. № 11. С. 108—119.
- ↑ Айдар Хабутдинов. Медина аль-Ислам № 107 — Татары в Китае: мусульманский мост между великими державами.
- 1 2 Мухсин Нурулла. История татарской общины в Маньчжурии.
- ↑ Tahir Mahmut. Mançurya şehrinde Türk-Tatar cemiyeti // Kazan. Sayı 16, 1975.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Усманова Л. Р. Отношения Японской военной миссии в Маньчжурии с национальными меньшинствами российской эмиграции (на примере тюрко- татарской общины) // Общество и государство в Китае. 2015. Т. 45, ч. 2. С. 740—749.
- Василенко Н. А. Население полосы отчуждения КВЖД: Опыт межнациональных контактов (1897—1917) // Материалы Международной научной конференции «Годы, Люди, Судьбы. История российской эмиграции в Китае». — М.: ИРИ РАН, 1998. — С. 15.
- Иванова А. П. Харбинские мечети: К проблеме генезиса дальневосточной версии стиля Moresque. «Ученые заметки ТОГУ» Т. 5. № 4. 2014. C. 974—982.
- Кайгородов А. М. Харбин: Взгляд из Трехречья // Материалы Международной научной конференции «Годы, Люди, Судьбы. История российской эмиграции в Китае». — М.: ИРИ РАН, 1998. — С. 35.
- Низамова Л. Р. Этничность в мультикультурном мегаполисе: Этнокультурные татарские практики в США // Режим доступа: cyberleninka.ru
- Тюрко-татарская община // Великая Маньчжурская империя: К десятилетнему юбилею / Изд. М. Н. Гордеев. — Харбин: Изд. Гос. орг. Кио-ва-кай и Гл. Бюро по делам рос. эмигрантов в Маньчжурской империи, 1942. — С. 318.
- Чернолуцкая Е. Н. Формирование и общественно-политическая жизнь этнических диаспор российской эмиграции в Харбине // Материалы Международной научной конференции «Годы. Люди. Судьбы. История российской эмиграции в Китае». — М.: ИРИ РАН, 1998. — С. 81.
- Яхимович С. Ю. Советские граждане в Северной Маньчжурии (1924—1935 гг.). Хабаровск : РИО ДВЮИ МВД России, 2015. 254 с.