Маорилар
| Маорилар | |
|---|---|
| маори Māori | |
| Байрак[d] | |
| Туган тел | маори теле һәм инглиз теле |
| Әсәрләр җыентыгы | Музей MAS[d] һәм Британский музей[d] |
| Дәүләт |
|
| Халык саны | 775 836 (6 март 2018) |
| Чыгыш иле |
|
| Кулланылган тел | маори теле һәм инглиз теле |

Маори — Яңа Зеландиянең асаба (җирле) халкы һәм европалылар килгәнгә кадәр төбәкнең төп халык катлавы. Алар австронезия телләр гаиләсенә[ru] кергән маори телендә сөйләшәләр.
2013 елгы җанисәп буенча, Яңа Зеландиядә 600 мең маори яшәгән, бу ил халкының якынча 15 % тәшкил иткән; 2023 елда маорилар саны 978 246 кешегә кадәр җиткән[1]. Шул ук вакытта Австралиядә дә шактый күп маори — 155 мең кеше яши. АКШта исә, аларның саны якынча 3,5 мең тәшкил итә. Кук утрауларында (Яңа Зеландия белән "ирекле ассоциация"дә булган дәүләт) маориларның тугандаш халыкы — Кук утраулары маорилары[ru] (үзатамалары — маори) яши; алар бу территориянең асаба (җирле) халкы булып санала һәм гомуми халыкның күпчелеген тәшкил итә (87,7 %)[2].


Үзатама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Маори телендә māori сүзе «гадәти», «табигый» яки «нормаль кеше» дигәнне аңлата. Бу сүзнең охшаш формалары башка полинезия телләрендә[ru] дә очрый һәм алар борынгы ma(a)qoli тамырыннан килеп чыккан, ә ул беренчел мәгънәдә «чын, хакыйкый» дигәнне белдергән[3]. Риваятьләр һәм авыз иҗаты мифларында «маори» сүзе кешеләрне (tāngata māori) илаһлардан һәм рухлардан (wairua) аерып торган[4].
Элек Яңа Зеландия утрауларына килеп җиткән европалылар әлеге территориядә яшәгән җирле халыкны «индеецлар», «аборигеннар», «җирле халык» яки «яңазеландлар» дип атаганнар[5]. Ә «маори» сүзе халыкның үз-үзен билгеләү өчен кулланылган үзатама булып калган[6]. 1947 елда Яңа Зеландия хөкүмәте «Аборигеннар эшләре министрлыгы» исемен "Маори эшләре министрлыгы"на үзгәрткән.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Җир йөзендә яшәү өчен яраклы җирләрнең күпчелеге үзләштерелгәннән соң гына кешеләр Яңа Зеландиядә урнаша башлый. Археологик һәм лингвистик тикшеренүләр күрсәткәнчә, Яңа Зеландиягә безнең эраның 800–1300нче еллар арасында Көнчыгыш Полинезиядән берничә дулкында күченеп килүчеләр урнашкан. Соңгы тикшеренүләр полинезиялеләрнең яңа ватаннарына кайчан килеп урнашулары вакытын төгәлрәк билгеләргә мөмкинлек биргән. Нәсел шәҗәрәләрен чагыштыру, радиоуглерод анализы, урманнарның юкка чыгу билгеләре һәм маори халкының митохондриаль ДНКның үзгәрешлеге күрсәткәнчә, Көнчыгыш Полинезиядән килгән беренче кешеләр монда якынча 1250–1300 елларда урнашкан[7].

Маорилар арасында үзләренең Гавиаки[ru] исемле борынгы ватаннарыннан 7 каноэдә (көймәдә) Яңа Зеландиягә килеп җитүләре турында риваять яши. Бу урын барлык полинезиялеләрнең уртак борынгы ватаны булган дип санала (яңа версия буенча ул Ява утравы булган), әмма диңгезчеләр сәяхәт иткәндә бу исемне башка утрауларга да биргән булырга мөмкин — мәсәлән, Гавайи, Савайи, Хива утраулары кебек. Көймәләр исемнәреннән кабиләләр дә үз исемнәрен алган: Арава, Аотева, Мататуа, Таинуио, Курахаупо, Токомару, Такитуму. Һәр кабилә үз башлыгы белән билгеле бер җирдә урнашкан. Риваятьләрдә көймәләрнең атамалары гына түгел, аларның җитәкчеләре һәм рульчылары исемнәре дә сакланган.
Маориларның бер өлеше Чәтем архипелагына (алар аны Рекоху — «Томанлы Кояш» дип атый) күчеп киткән, алар анда тынычлыкка (пацифизмга) нигезләнгән үзенчәлекле мәдәниятле мориори халкы буларак формалашканнар.

Маориларның Яңа Зеландиягә күчеп килү маршруты төгәл билгеле түгел.
Европалылар килгәнче, маорилар тарафыннан илгә бирелгән беренче исем сакланып калмаган, әмма мәгълүм булганча, Төньяк утрауны маорилар Те Ика-а-Мауи (маори Te Ika-a-Māui) дип атаганнар, бу исемне «Мауиның балыгы» дип тәрҗемә итәргә мөмкин. Мауи — маори риваятьләрендәге ярым илаһ, риваять буенча ул океанда бик зур балык тоткан, һәм соңыннан шул балык утрауга әверелгән. Көньяк утрауның ике киң таралган исеме була: Те Ваи Поунаму (маори Te Wai Pounamu) һәм Те Вака-а-Мауи (маори Te Waka a Māui). Беренчесе «нефрит суы» дигәнне, ә икенчесе — «Мауиның көймәсе» дигәнне аңлата. XX гасыр башына кадәр җирле халык Төньяк утрауны еш кына Аотеароа (Aotearoa) дип атаган, бу «озын ак болыт иле» дигән мәгънә бирә (ao — «болыт», tea — «ак», roa — «озын»). Соңрак бу атама маори телендә бөтен Яңа Зеландиянең гомуми исеме булып киткән[8].
Маори риваятьләренә, археологик табылдыкларга һәм башка чыганакларга нигезләнеп, маориларның Яңа Зеландиядәге тарихын түбәндәге чорларга бүлеп була:
- Архаик чор (1280–1500)
- Классик чор (1500–1642)
- Европалылар белән иртә контактлар чоры (1642–1840)

Маорилар сугышчан һәм бәйсез халык булган. Аларның холкын күрсәткән вакыйгалар тарихта бик күп. Европалылар өчен Яңа Зеландияне 1642 елда голланд диңгезчесе Абель Тасман ачкан, һәм ул илгә Нидерланд провинцияләренең берсе хөрмәтенә исем биргән. Бер гасырдан артык вакыт үткәннән соң бу җирләрне Джеймс Кук яңадан ача. Сәяхәтчеләрнең икесе дә маорилар белән канлы бәрелешләргә эләккән.
1762 елда француз капитаны Сюрвиль, Яңа Зеландия ярларында туктаганда, урланган көймә өчен бер маори авылын яндырган. Ун ел узгач, монда капитан Дюфрен килгән, әмма ул һәм аның 26 диңгезчесе Сюрвильнең гамәлләренә үч буларак маорилар тарафыннан үтерелгән. Дюфреннең варисы исә, үч итеп өч маори авылын яндырган һәм йөздән артык тыныч кешене үтергән[9]. Бу вакыйгалар маориларның океан артыннан килгән илбасарлага карата мөнәсәбәтен мәңгегә үзгәрткән.

Джеймс Кук Яңа Зеландиянең бөтен яр сызыгын картага төшергәннән соң, яңа ачылган илгә күпсанлы европалы һәм төньяк америкалы кит аучылары, тюлень тота торган диңгезчеләр, шулай ук сәүдә кораблары килә башлый. Алар маорилар белән ризык, тимер кораллар, хәрби кораллар һәм башка әйберләрне урман, ризык, артефактлар һәм суга алыштыра. Сәүдәгәрләр маориларга яңа авыл хуҗалыгы культураларын һәм утлы кораллар китергән, бу хәл исә, халыкның икътисади һәм хәрби тормышын тулысынча үзгәрткән.
Яңа Зеландиянең һава торышы шартларында җиңел үсеп, мул уңыш бирүче бәрәңге — маорилар өчен югары калорияле ризык чыганагына әверелә һәм сугышчыларга озакка сузылган яулар алып барырга мөмкинлек бирә[10]. Әмма аеруча әһәмиятле яңалык — XIX гасыр башында маорилар кулына эләккән утлы кораллар була. Иң башта маорилар аларны кабиләләр арасындагы сугышларда куллана, һәм шуңа күрә утлы кораллар (мушкетлар) халыкта тиз арада тарала башлый.

Берничә дистә ел дәвамында Яңа Зеландия «Мушкет сугышлары»[ru] (1807–1845) дип аталган эчке низаглар чорына чума. Бу кабиләләр арасындагы сугышларда илнең бөтен халкы диярлек катнаша; якынча 20 мең маори үтерелә, һәм җиңелгән кабиләләрдән тагын дистәләгән мең кеше коллыкка төшә. Кайбер кабиләләрнең халык саны кискен кими, ә Яңа Зеландиядәге берничә маори кабиләсе һәм Чәтем архипелагында яшәгән пацифистик мориори халкы — тулысынча диярлек юк ителә. Исән калучылар арасында бары тик җитәрлек утлы корал туплаган төркемнәр була.
1840 елда Вайтанги килешүе[ru] имзаланганнан соң, мушкет сугышлары акрынлап туктый, һәм Яңа Зеландия Бөекбритания патшабикәсе тәхетенең милке итеп игълан ителә. Маорилар үзләренең бәйсезлеген югалталар, ләкин шул ук вакытта аларны Бөекбритания гражданнары белән тигез хокуклы дип таныйлар.
Европадан күченүчеләр саны арткач, җир өчен конфликтлар башлана. Нәтиҗәдә, тәртип урнаштыру өчен илгә инглиз гаскәрләре җибәрелә, һәм «мушкет сугышлары» урынына «Яңа Зеландия җир сугышлары»[ru] башлана (иң мәшһүре — 1845–1846 елларда булган Флагшток сугышы[ru]). Бу низаглар 1870нче елларга кадәр дәвам итә. Ахыр чиктә инглизләр җиңә һәм бөтен Яңа Зеландияне үз кулларына ала. Маори җирләренең күпчелеге конфискацияләнә. 1891 елга маорилар кулында җирнең нибары 17% гына кала, һәм ул җирләр дә иң начар һәм уңдырышсыз була[11].
Сүрелү һәм яңарыш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
XIX гасыр башында маориларның гомуми саны якынча 100 мең кеше тәшкил иткән дип исәпләнә. Ләкин гасыр дәвамында Яңа Зеландиядә җирле халыкның саны колонизаторлар белән контактка кадәр булган күләмнең 40 процентына кадәр кими; моның төп сәбәбе — маориларда иммунитет булмаган китерелгән чирләр[12].
Маори халкы санының кимүе белән бер үк вакытта икенче процесс бара: Вайтанги килешүе имзаланганнан соң, колониаль хакимият ярдәмендә Яңа Зеландиягә зур агымнар белән европалылар килә башлый. 1831 елда аларның саны бер меңнән дә ким булса, инде 1881 елда европалылар саны 500 меңгә кадәр җитә. Шуларның 120 меңнең күченүе Бөекбритания хөкүмәте тарафыннан финанслана. Күбесе яшьләр булганлыктан, шул чорда аларның гаиләләрендә тагын 250 мең бала туа[13].
1856–1857 елларда үткәрелгән җанисәп буенча, маорилар саны 56 049 кеше тәшкил итә. Шулай итеп, маорилар ил халкының 10 процентыннан да ким булып, беренче тапкыр милли азчылыкка әвереләләр. 1871 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, маорилар саны 37 520 кешегә кадәр төшә, ләкин Те Ранги Хироа[ru] (сэр Питер Бак) бу сан артык киметеп күрсәтелгән дип саный[14]. 1896 елда маорилар саны бераз үсеп, 42 меңнән артып китә, шул ук вакытта Яңа Зеландиядә европалылар саны якынча 700 мең кешегә җитә[15].
Генетика
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Маориларда Y-хромосом һаплотөркемнәренең составы түбәндәгечә бүленә: C1b2a-M38 субклад (C1b һаплотөркеме тармагы) — 42,59 %, R1-M173 — 33,3 %, I-M170 — 9,26 %, G-M201 — 1,85 %, J2-M172 — 1,85 %, J-M304/12f2, P1-M45 (K2b2a) — 1,85 %, һәм K-M9 — 1,85 %.
Маориларда митохондриаль ДНКның B4a1a1 һаплотөркеме (1185T, 4769G һәм 16126C мутацияләре) 85,3 % очракта ачыклана. Икенче урында — митохондриаль H һаплотөркеме (6,9 %), аннары U5 һәм T һаплотөркемнәре (икесе дә 2,6 %), K — 1,7 %, J — 0,9 %[16][17].
Маорилар генеалогиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Яңа Зеландиянең Отаго университеты галимнәре Яңа Зеландиягә иң беренче килеп урнашкан полинезиялеләрнең калдыкларыннан митохондриаль геномнарны тикшереп секвенлаштыру үткәргән. 2012 елда алар Вайрау елгасы буенда урнашкан борынгы авылда 700 ел элек күмелгән дүрт кешенең митохондриаль геномнарын тулысынча укып чыкканнар. Бу кешеләр җирле халыкта маориларның ата-бабалары дип санала.
Анализ нәтиҗәләре галимнәр өчен көтелмәгән булган: ул беренче полинезиялеләрдә зур генетик төрлелек булуын күрсәткән, ә хәзерге маорилар арасында исә, генетик материалның бертөрлелеге күзәтелә. Элегрәк бу фактны Яңа Зеландиягә беренче күчеп килүчеләрнең генетик бертөрлелеге белән аңлату кабул ителгән иде. Маори генофондының ярлылануында мөһим фактор булып XIX гасырда европалылар белән элемтәләр нәтиҗәсендә кертелгән күп санлы йогышлы чирләр аркасында Яңа Зеландиядә аборигеннар санының нык кимүе тора дигән версия тәкъдим ителгән[18][19].
Маориларның заманча демографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
1974 елда Маори мәсьәләләре турындагы канунга кертелгән төзәтмәләргә ярашлы, маори — «Яңа Зеландия маори расасыннан булган зат, шул исәптән бу кешенең барлык варислары да» дип билгеләнә[20]. XVIII гасыр ахырында Джеймс Кук мәгълүматлары буенча маорилар саны якынча 100 мең кеше тәшкил иткән. Әмма тарихчы Майкл Кинг фикеренчә, ул чорда маориларның саны бераз күбрәк булган — якынча 110 мең кеше. XIX гасырда маориларның саны 42 мең кешегә кадәр кими, һәм инде әйтелгәнчә, монысы Европа колонизациясе нәтиҗәсендә, шул исәптән алып кертелгән йогышлы чирләр аркасында булган[21]. Әмма XX гасырда маори халкының саны тиз үсә башлый.
Яңа Зеландиянең 2023 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, 887 493 кеше үзен маори дип атаган, бу ил халкының 17,8 % тәшкил иткән. Мондый саннар 2018 елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 111 657 кешегә (14,4 %) күбрәк, ә 2013 елгы сан белән чагыштырганда 288 891 кешегә (48,3 %) күбрәк. 2013 һәм 2018 еллардагы җанисәпләр арасындагы зур үсеш, нигездә, Яңа Зеландия статистика идарәсенең этник мәгълүматларны башка чыганаклардан (элекке җанисәпләр, административ мәгълүматлар һәм шартлы исәпләүләрдән) өстәү белән бәйле булган, бу җавап бирмәү очракларын киметү максатыннан эшләнгән[22].
Маори халкының уртача яше 26,8 ел, Яңа Зеландия буенча гомуми уртача күрсәткеч — 38,1 яшь. Маориларның 262 422се (29,6 %) — 15 яшькә кадәр, 223 860 кеше (25,2 %) — 15тән 29 яшькә кадәр, 336 486 кеше (37,9 %) — 30дан 64 яшькә кадәр, ә 64 725 кеше (7,3 %) — 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган.
2023 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, 753 384 маори (84,9 %) Төньяк утрауда, ә 133 656 кеше (15,1 %) Көньяк утрауда яшәгән. Маорилар күпчелекне тәшкил иткән биш округ бар: Чәтем утраулары (68,6 %), Вайроа (68,5 %), Опотики (66,2 %), Каверау (63,2 %) һәм Гисборн (54,8 %). Маориларның иң аз өлеше Оклендтагы Аппер-Харбор районында теркәлгән — 6,1 %, аннан соң Девонпорт-Такапуна (6,2 %) һәм Хоуик (6,3 %) районнары килә. Оклендтан читтә маориларның иң аз өлеше Куинстаун-Лейкс районында — 6,4 %.
2023 елгы җанисәп күрсәткәнчә, маори дип үзен атаган кешеләрнең 366 015е (41,2 %) үзләрен бары тик маори буларак билгеләгән, ә 409 401 кеше (46,1 %) үзләрен һәм маори һәм европалы итеп күрсәткән. Бу хәл маори һәм европалылар арасындагы катнаш никахларның югары дәрәҗәсе белән аңлатыла[23].
2013 елгы мәгълүматлар буенча, маорилар арасында иң зур кабилә — Нгапухи (125 601 кеше), аннан соң Нгати Пороу (71 049 кеше), Нгаи Таху (54 819 кеше) һәм Вайкато (40 083 кеше) килә. Әмма 110 меңнән артык маори үзен бер генә кабиләгә дә кертә алмаган[24].
Яңа Зеландиядән тыш иң зур маори популяциясе Австралиядә яши: 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, 170 057 австралияле үзен маори дип атаган, шуларның 65 031е Квинслендта, 39 714е Яңа Көньяк Уэльста һәм 31 044е Көнбатыш Австралиядә яшәгән. Шулай ук маориларның кечкенә җәмгыятьләре Бөекбританиядә (якынча 8000 кеше), АКШта (3500гә кадәр кеше) һәм Канадада (2805 кеше) бар[25][26].
Маори сәяси хәрәкәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

1850нче елларда танылган маори вәгазьчесе һәм мәгърифәтчесе Вирему Тамихана[ru] инициативасы буенча «маори патшасы» дигән символик вазифа булдырылган. Чын хакимияткә ия булмаса да, патша (яисә патшабикә) җәмгыятьтә актив роль уйный һәм маори халкының хокукларын вә мәнфәгатьләрен яклаучы сәяси лидер буларак чыгыш ясый. «Маори патшасы» вазифасы рәсми рәвештә нәселдән-нәселгә күчә торган түгел, ләкин бүгенге көнгә кадәр барлык маори патшалары да беренче патша — Потатау Те Ферофероның турыдан-туры варислары булып торалар.
1892 елда маориларның «Те Котахитанга» хәрәкәте халыкның хокукларын яклау өчен Маори парламентын[ru] төзегән, әмма Яңа Зеландия хөкүмәте маорилар белән каршылыкларны тыныч юл белән хәл итүгә ирешә, һәм 1902 елда парламент үз эшен туктаткан. Шул вакыттан башлап маорилар дәүләт сәясәтендә актив катнаша башлыйлар. Маори сәясәтчеләре арасында Мангакахиа гаиләсе зур роль уйнаган (мәсәлән, Мери Те Таи Мангакахиа XX гасыр башында хатын-кызларга сайлау хокукы бирү өчен көрәшкән).
XX гасырда маори сәясәтчеләре Джеймс Кэрролл һәм Апирана Нгата Яңа Зеландия сәясәтендә күренекле урын биләгәннәр. Шулай ук маори халкының танылган вәкилләреннән берсе — опера җырчысы Кири Те Канава[ru].
1951 елда Веллингтон шәһәрендә «Маори хатын-кызларның муллыгы лигасы» (Māori Women’s Welfare League) төзелгән. Оешманың барлыкка килүенә маориларның авыллардан шәһәрләргә күченүе шартлар булдырган. Оешманың беренче президенты итеп Уина Купер сайланган. Берничә ел эчендә лига бүгенге Яңа Зеландиянең күп кенә төбәкләрендә бүлекләр ачкан. Оешма маори хатын-кызларына торак, сәламәтлек саклау һәм белем бирү өлкәсендә ярдәм күрсәткән, чөнки аларга авыл тормышыннан соң шәһәр мохитенә ияләшү бик авыр булган. 1956 елда лига 300 бүлекне, 88 округ шурасын һәм 4000нән артык әгъзаны берләштергән.
1980нче елларда әлеге лига һәм башка җәмгыятьләрнең тырышлыгы нәтиҗәсенжә маори теле илнең рәсми телләренең берсе итеп таныла. Бу карар 1987 елгы Маори теле турында Акт (Māori Language Act) белән раслана.
2004 елның 7 июлендә Маори партиясе[ru] (маори телендә Tōrangapū Māori) төзелә. Яңа Зеландиянең әлеге сәяси партиясе 8 төп «маори kaupapa» (принцип) нигезендә эшли һәм, беренче чиратта, маори халкының кыйммәтләрен саклау, шулай ук Яңа Зеландия мәктәпләрендә маори мәдәни мирасы буенча мәҗбүри укытуны яклау өчен чыгыш ясый.
Тел
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Маори теле австронезия телләре гаиләсенең полинезия төркеменә карый. Полинезия эчендә ул көнчыгыш полинезия телләре арасында тора, ә алар үз чиратында ядерполинезия телләре тармагына керә. Маори теленең унлап диалекты бар, һәм аеруча зур аермалар Төньяк һәм Көньяк утраулары төркемнәре арасында күзәтелә. Шулай да, барлык маори диалектлары бер-берсен аңлый торган, ягъни үзара аңлашыла торган телләр булып кала.
Маори теле юкка чыга торган телләр исемлегенә кермәсә дә, ул инглиз теле йогынтысы астында көчле басым кичерә. 2001 елгы сораштыру мәгълүматлары буенча, үз туган маори телендә иркен сөйләшә алучы кешеләр нибары 9 %, ягъни якынча 30 мең кеше тәшкил иткән[28]. 2006 елгы җанисәп нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Яңа Зеландия халкының бары тик 4 % гына, яки маориларның 23,7 %, үз телләрендә азмы-күпме иркен аралаша алган[29].
Традицион хуҗалык, көнкүреш һәм гореф-гадәтләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Маориларның традицион шөгыле — урманлы кырларны яндырып җир эшкәртү (ут-яндыру игенчелеге). Аш-су нигезе — таро, абага (папоротник), ямс һәм бәрәңге (батат). Эт — маориларның бердәнбер йорт хайваны булган. Полинезиянең күп кенә өлешләрендә киң таралган дуңгыз һәм тавыклар маориларга европалылар килгәнгә кадәр билгеле булмаган — бу хәл Яңа Зеландиягә килеп урнашканнан соң маориларның башка полинезия халыкларыннан бик иртә аерылып чыкканнарын күрсәтә[30]. Маорилар моа исемле шактый зур кошлар аулаганнар, ләкин XVII–XVIII гасырларда бу кошлар тулысынча юкка чыккан. Хәзерге маориларның күпчелеге авыл хуҗалыгы һәм урманчылык өлкәсендә эшли.
Сәнгатьләр арасында тукучылык, үрү, көймә җитештерү һәм агачны уеп бизәк ясау (резьба) киң таралган иде. Орнаментның төп элементы — спираль, аның бик күп төрле вариантлары булган. Анимистик мотивлар булмаган, сюжетларның төп геройлары — кеше рәвешендәге фигуралар, легендар ата-бабалар яки тики илаһы. Агач ую белән йортлар (аеруча җәмәгать йортлары), көймәләрнең башлары һәм артлары, амбарлар, кораллар, табутлар һәм көнкүреш әйберләре бизәлә иде. Шулай ук маорилар үз ата-бабаларын сурәтләгән сыннарны уеп ясаганнар — гадәттә мондый һәйкәл һәр авылда булган.
Маориларның көймәләре күбесенчә бер корпустан гына торган, Полинезиянең башка урыннарында киң таралган аутригер булмаган. Ике корпуслы көймәләр турында мәгълүматлар сирәк очрый һәм, мөгаен, маори балыкчыларының зур ятьмәләр белән балык тотканда ике каноэны вакытлыча бәйләп кую гадәтен катамаран белән бутаудан килеп чыккан[31]. Иң киң таралган көймә төре — вака каноэсе булган, аларның озынлыгы 70 футка җиткән (20 метрдан артык).
Традицион авыл (па) агач койма һәм чокыр белән ныгытылган. Йортлар (фаре), башка полинезия халыкларыныкыннан аермалы буларак бүрәнәләр һәм такталардан төзелгән. Фасад һәрвакыт Көнчыгышка яки Төньякка караган. Түбә саламнан ясалган, кайвакыт калын салам катламнары дивар өчен дә кулланылган. Идән җир дәрәҗәсеннән түбәнрәк итеп казылган — бу җылылыкны саклау максатларыннан ясала иде.
Шул ук сәбәптән маориларның киемнәре дә башка полинезия халыкларыннан нык аерылып торган. Алар җиләннәр һәм плащлар теккән, хатын-кызлар тезгә кадәр җиткән озын итәкләр кигән. Тукыма Яңа Зеландия җитененнән ясалган, киемгә эт тиреләре һәм кош каурыйлары үрелгән. Маориларның «танико» дип аталган тукучылык сәнгате киемне һәм уңайлы, һәм эстетик яктан матур иткән. Каурыйдан ясалган плащ (kahu huruhuru) — югары социаль дәрәҗәне күрсәткән һәм еш кына төрле тантаналарда кулланылган. Иң кыйммәтле дип саналган каурыйлар — гуйя һәм киви кошларыннан (аеруча ак төсле сирәк очрый торган особьлардан) алына иде. Кыйммәте кимрәк, ләкин күптөрле төсләрдә була алган плащлар өчен урман күгәрчене (ак күкрәкле һәм кара аркалы) һәм какапо тутый кошы каурыйларын кулланганнар.
Авылларда торак йортлардан тыш җәмәгать биналары (фаре-рунанга), күңел ачу йортлары (фаре-тапере) һәм мәктәпләр — "белем йортлары" (фаре-кура) булган. Анда осталар, руханилар һәм сәнгатькәрләр яшьләрне өйрәткән.

Маори сугышчылары төрле салкын кораллар кулланганнар: таиаха (ул сөңге белән сугыш таягы арасында уртача форма), сөңге (кокири), ыргыта торган сөңге яки дротик (хуата). Шулай ук кыска сугыш палицасы — мере кулланылган, аны гадәттә таштан яки кит сөякләреннән ясаганнар. Ау вакытында маорилар силоклар кулланган. Металл эшкәртүне маорилар европалылар белән очрашканга кадәр белмәгәннәр. Авыл хуҗалыгында төп эш коралы — җир казу таягы булган. Агач ую өчен һәм башка эшләрдә, шулай ук татуировка ясау өчен дә нефриттан яки жадеиттан ясалган үткен кисүче (резец) кулланылган. Нефриттан мере таякларының башлары һәм таиаха коралларының очлары да ясалган. Моннан тыш, кайбер кораллар кит сөякләреннән һәм каты агач токымнарыннан ясала иде.
Маориларның кыргый һәм туганнан ук сугышчан кавем булуы турындагы стереотип дөрес түгел. Чынлыкта сугыш эшчәнлеге һәм аңа бәйле күренешләр, мәсәлән, каннибализм, маори мәдәниятенең төп өлеше булмаган[32].
Маориларның икенче зур традициясе — тән һәм йөз татуировкасы. Аны башлыклар һәм данлы сугышчылар ясаткан. Татуировка осталары (ирләр дә, хатын-кызлар да) җәмгыятьтә зур хөрмәткә ия булганнар, яхшы акча эшләгәннәр һәм кагылгысыз дип саналганнар. Маори татуировкасы та-моконың төп үзенчәлеге шунда: моко гадәти энә белән түгел, ә махсус ухи (маори телендә uhi) дигән кечкенә чүкеч-резец белән ясалган, нәтиҗәдә тәндә кечкенә эзләр барлыкка килгән. Вакыт үтү белән тире тигезлеген югалткан һәм анда тирәнлекләр пәйда булган.
Татуировка башлыкның яки сугышчының югары дәрәҗәсен күрсәткән, чөнки аны ясаттырыр өчен күп вакыт һәм акча кирәк булган. Шул ук вакытта бу — инициация, ягъни түземлек һәм чыдамлык сынавы булган, чөнки моко ясату процессы бик авыр һәм авыртулы булган.
Иҗтимагый мөнәсәбәтләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Маори җәмгыяте катламнарга бүленгән булган һәм, гомумән, Полинезиянең башка халыклары җәмгыятләренә охшаш төзелешкә ия иде. Анда өч төп иҗтимагый катлам аерылып торган: элита — "рангатира", гади җәмәгать әгъзалары — "тутуа", һәм әсир-коллар — "таурекарека". Элита арасында иң хөрмәтлеләре — башлыклар (арики) булган. Шулай ук җәмгыятьтә руханилар — "тохунга" зур абруйга ия иде. "Тохунга" сүзе шулай ук осталар һәм рәссамнарга (мәсәлән, агач уючыларга) карата кулланылган . Җәмгыять (хапу) — авыл җәмгыяте рәвешендә оешкан иде, ул бер авылдан торган һәм кечерәк төркемнәргә — ванау, ягъни 1–2 йорттан торган гаилә төркемнәренә бүленгән.
Рухи мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Маори мәдәнияте, гомумән алганда, башка полинезия халыклары мәдәниятләреннән шактый нык аерылып тора, һәм моның төп сәбәбе — табигый шартларның үзенчәлеге. Шулай да маорилар рухи мәдәният өлкәсендә күп кенә полинезия традицияләрен саклап калганнар, әмма шул ук вакытта үзләренә генә хас милли рухи мирас тудырганнар.
Маорилар арасында мифологик, этногенетик һәм нәсел-генеалогик риваятьләр киң таралган. Алар ата-бабаларының күчеп килүләре, кабиләләрнең тарихы турында легендалар саклаганнар.
Маорилар гомуми полинезия илаһларын — Тангароа, Тане, Ту һәм Ронгоганы хөрмәтлиләр. Шулай ук аларда югары бер Алла — бөтен галәмне тудырган Ио исемле серле илаһ культы булган. Ләкин бу культ маорилар арасында борынгыдан ук булганмы, әллә инде европалылар килгәч, христианлыкка җавап рәвешендә барлыкка килгәнме — төгәл билгеле түгел.
Илаһлардан тыш, маори пантеонына икенчел рухлар, җеннәр, сихер ияләре һәм риваятьләрдәге җанварлар кергән. Шулай ук маорилар үзләренең ата-бабаларын (тупуна) зур хөрмәт белән искә алалар. Хәзерге вакытта маори дини дөньясында синкретик (төрле ышануларны кушкан) "паи-марира" сектаcы бар.
Дөньяга карашның төп төшенчәләре түбәндәгеләр:
- Атуа — «алла» яки «рух»;
- Мана — «сихри көч»;
- Понатури — «окенда яшәүче җен-рух»;
- Кехуа — «өрәк»;
- Копуваи — «кеше гәүдәле, эт башлы җанвар».
- Тики — полинезия Адәме, Хина — полинезия Һавасы, ә Мауи — мәдәни герой.
Маорилар арасында җыр һәм бию сәнгате бик алга киткән булган, шулай ук гадәти музыка кораллары да кулланылган. Иң мәшһүр маори биюләре — хака һәм пои.
Көнчыгыш яр буендагы маорилар арасында билгеле булган борынгы өстәл уены — му-торере.
Маори халкы вәкилләрен сурәтләгән фото-сурәтләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 2023 Census national and subnational usually resident population counts and dwelling counts (Microsoft Excel). Stats NZ - Tatauranga Aotearoa.
- ↑ Cook Islands, CIA. 2016 елның 27 май көнендә архивланган
- ↑ Entries for MAQOLI [PN True, real, genuine: *ma(a)qoli].
- ↑ (1892) «What is a Tangata Maori?». The Journal of the Polynesian Society. 2023 елның 5 апрель көнендә архивланган
- ↑ Suthren V. To Go Upon Discovery: James Cook and Canada, from 1758 to 1779(ингл.). — Dundurn, 2000. — P. 177. — ISBN 9781459713062.
- ↑ Native Land Act | New Zealand [1862] (en).
- ↑ McGlone, M.; Wilmshurst, J. M. {{{башлык}}}(ингл.) // Quaternary International : journal. — Т. 59. — С. 5—0. — DOI:10.1016/S1040-6182(98)00067-6
- ↑ О Новой Зеландии | Новозеландские крема 100 % Pure. әлеге чыганактан 2015-12-08 архивланды. 2025-10-14 тикшерелгән.
- ↑ Marc-Joseph Marion du Fresne — New Zealand in History.
- ↑ Архивированная копия.
- ↑ History Of NZ, M. King. Penguin, 2012. P258
- ↑ Lange, Raeburn. May the people live: a history of Māori health development 1900–1920(ингл.). — Auckland University Press, 1999. — P. 18. — ISBN 978-1-86940-214-3.
- ↑ James Belich, Making Peoples (1996) 278-80
- ↑ Te Rangi Hiroa (Sir Peter Buck). 6 – Sickness and Health // The Coming of the MaoriКалып:Ref-und. — 1949. — Т. III. Social Organization. — С. 414.
- ↑ Population. The Encyclopedia of New Zealand. әлеге чыганактан 2011-08-24 архивланды. 2025-10-15 тикшерелгән.
- ↑ (2001) «Maori origins, Y-chromosome haplotypes and implications for human history in the Pacific». Human Mutation 17 (4): 271–80. DOI:10.1002/humu.23. PMID 11295824.
- ↑ Michael Knapp et al. Complete mitochondrial DNA genome sequences from the first New Zealanders 2021 елның 28 октябрь көнендә архивланган, November 6, 2012
- ↑ Расшифрован митохондриальный геном первых жителей Новой Зеландии.
- ↑ 23 October 2012 Media Release, News at Otago, University of Otago, New Zealand. әлеге чыганактан 2015-12-08 архивланды. 2025-10-15 тикшерелгән.
- ↑ Māori Descent: Definition. Statistics New Zealand. әлеге чыганактан 2019-08-09 архивланды. 2025-10-15 тикшерелгән.
- ↑ Pool, Ian (2015). Colonization and Development in New Zealand between 1769 and 1900: The Seeds of Rangiatea. Switzerland: Springer International Publishing.
- ↑ New Zealand's population reflects growing diversity | Stats NZ.
- ↑ Ethnicity (detailed single / combination), age, and gender for the census usually resident population count, (RC, TALB, SA2, Health), 2013, 2018, and 2023 Censuses.
- ↑ Statistics New Zealand. 2013 Census QuickStats About Māori.
- ↑ New Zealand-born figures from the 2000 U.S. Census; maximum figure represents sum of "Native Hawaiian and Other Pacific Islander" and people of mixed race. United States Census Bureau (2003). Census 2000 Foreign-Born Profiles (STP-159): Country of Birth: New Zealand. (103 KB). Washington, D.C.: U.S. Census Bureau.
- ↑ Government of Canada, Statistics Canada (2022-10-26). Ethnic or cultural origin by generation status: Canada, provinces and territories, census metropolitan areas and census agglomerations with parts.
- ↑ New Zealand — Maori Flags.
- ↑ 2001 Survey on the health of the Māori language.
- ↑ FAQ about the Māori Language.
- ↑ Маори Новой Зеландии собаку знали, а свиней и кур — нет. Древний человек и океан, Тур Хейердал
- ↑ Архивированная копия.
- ↑ Belich, James (2011-05-05). Modern racial stereotypes (en-NZ).