Марат Абдуллин (1948)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Абдуллин (1948) latin yazuında])
Марат Абдуллин
Туган телдә исем Марат Ибраһим улы Абдуллин
Туган 16 октябрь 1948(1948-10-16) (75 яшь)
ССРБ, РСФСР, БАССР, Шаран районы , Шаран
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре химик, педагог
Җефет Наталья Анатольевна
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе
Сайт [1]

Марат Абдуллин, Марат Ибраһим улы Абдуллин (1948 елның 16 октябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Шаран районы, Шаран) — химик, БДУ профессоры (1989), РФ технология фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты, химия фәннәре докторы (1988), Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе (2001) һәм мәгариф отличнигы (2004), РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре (2001), ССРБ уйлап табучысы (1981).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1948 елның 16 октябрендә Башкортстан АССР Шаран районы Шаран авылында драматург (ул вакытта «Совет Башкортстаны» газетасының үз хәбәрчесе) Ибраһим Абдуллин гаиләсендә туган. Башлангыч белемне Шаран мәктәбендә, урта белемне Уфада алган [1]. 1971 елда Уфада Башкорт дәүләт университетының химия факультетын тәмамлаган. «Югары молекуляр кушылмалар» белгечлеге буенча аспирантурага кабул ителгән. 1974 елда кандидатлык, 1988 елда докторлык диссертацияләре яклаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1974 елдан БДУда: башта ассистент, 1986—1989 елларда — химия факультеты деканы, 1996 елдан — техник химия кафедрасы мөдире, 2000—2011 елларда — химия-технология факультеты деканы. 1995 елдан — техник химия һәм материаллар белеме кафедрасын нигезләүче, хәзер — профессор-консультант [2].

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйльми кызыксынулары химия, физик химия һәм югары молекуляр кушылмалар технологиясе, композицион материаллар, полимер материаллар белеме, шулай ук нефть химиясе һәм органик синтез өлкәләрен колачлый. Соңгы елларда азык-төлек химиясе өлкәсендә тикшеренүләр үткәрә. 12 фән кандидаты әзерләгән. Фәнни хезмәтләре югары молекуляр кушылмалар химиясе һәм технологиясе өлкәсенә карый. Аның фәнни хезмәтләре Англиядә, Голландиядә, Маҗарстанда, Чехословакиядә, АКШта һәм башка илләрдә, шулай ук гомумевропа һәм башка халыкара басмаларда дөнья күргән [3](рус.)(ингл.). БДУ техник химия һәм материаллар белеме кафедрасында яңа полимер материаллар һәм төрле билгеләнештәге химик продуктлар эшләү белән шөгыльләнә. Тикшеренүләре сәнәгатьнең электротехника, автомобиль, төзелеш һ. б. тармаклары өчен полимер материаллар эшләүгә багышланган. Утыздан артык полимер композицияле материал һәм аларга химикат өстәмәләр эшләгән, аның 30дан артык эшләнмәсе ССРБ һәм Россиянең күп кенә предприятиеләрендә сәнәгать производствосына кертелгән, шул исәптән Стәрлетамакның «Авангард», «Каустик», «Сода» заводларында, «Уфимкабель» (Уфа), Мәскәү, Нефтекамск, Владимир, Тверь, Саранск, Дзержинск (Түбән Новгород өлкәсе), Иваново, Казан, Пермь, Тернополь (Украина), Ташкент, Ферганә, Янги-юл (Үзбәкстан), Подольск (Мәскәү өлкәсе), Нальчик һ. б. предприятиеләрдә эшләүгә кабул ителгән. Болар – электротехника, автомобиль, җиңел сәнәгать, машина төзелеше, химия, нефть химиясе, медицина, төзелеш, оптика-механика, магистраль торбаүткәргечләр төзелеше һәм сәнәгатьнең башка тармаклары өчен материаллар[4][5]. 300 дән артык гыйльми хезмәт, шул исәптән 50 авторлык таныклыгы һәм уйлап табуга патент авторы.

2020 елда, әтисе драматург Ибраһим Абдуллинның 100 еллыгы уңаеннан, Марат Ибраһим улы китапханәләргә, музей һәм мәктәпләргә әтисенең «Хуш, Рим!» китабының яңа басмасын бүләк итә[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2001 – Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе
  • 2001 – РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре
  • 2004 – Башкортстанның мәгариф отличнигы

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рамзиля Латыпова. Ул янә ...Киек Каз юлыннан бара.(үле сылтама) «Шаран киңлекләре», 25.09.2020(рус.)
  2. Абдуллин Марат Ибрагимович. 2020 елның 1 октябрь көнендә архивланган. Сайт БГУ(рус.)
  3. Абдуллин М. И., Басыров А. А., Николаев А. В. Металлополимерные композиции для 3D печати. Universum: химия и биология: электронный научный журнал, 2015, № 11 (18)
  4. Абдуллин Марат Ибрагимович. bsu.narod.ru(рус.)
  5. Ю. А. Сангалов. Абдуллин Марат Ибраһим улы.(үле сылтама) Башкорт энциклопедиясе, 2019(рус.)(башк.)
  6. Әнвәр Сөләйманов. Үз театрын тудырган әдип. «Мәдәни Җомга», 2020 ел, 18 сентябрь, 18нче бит.