Марат Айзатуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Айзатуллин latin yazuında])
Марат Айзатуллин
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры
Вазыйфага керешкән
2020 елның 5 октябре
Аңа кадәр Фәрит Хәнифов
Туган 15 декабрь 1977(1977-12-15) (46 яшь)
Буа, Буа районы, Татарстан АССР, ССРБ

Марат Мансур улы Айзатуллин (рус. Айзатуллин Марат Мансурович, 1977 елның 15 декабре, Буа, Буа районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Татарстанның дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры (2020 елдан).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марат Айзатуллин 1977 елның 15 декабрендә Татарстан АССРның Буа шәһәрендә туа[1]. 2001 елда Казан дәүләт энергетика университетын «Электр белән тәэмин итү (сәнәгать предприятиеләрне, шәһәрләрне)» белгечлеге буенча тәмамлый.

2000—2003 елларда Казанда «Татводоканал»да машина йөртүче, баш механигы булып эшли. 2003 елдан башлап шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнә. 2008—2009 елларда — баш белгеч-энергетик, юлларны ремонтлау һәм карап тоту идарәсе башлыгы урынбасары, «Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Татарстан юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү буенча баш идарәсе», дәүләт учреждениесенең юлларны һәм күпер корылмаларын ремонтлау һәм карап тоту идарәсе башлыгы урынбасары. 2010—2012 елларда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе.

2011 елда «Юриспруденция» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлый[1].

2012 елдан 2023 елга кадәр Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары. 2013 елның 30 сентябреннән «Татарстан Төп инвестицион-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе директоры. 2014 елдан 2020 елга кадәр — «ТР торак-коммуналь хуҗалыгы Фонды» коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры[2].

2020 елның 5 октябрендә Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы итеп билгеләнә[3]

Өйләнгән, ике ул һәм кыз тәрбияли[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]