Марат Баһаветдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Баһаветдинов latin yazuında])
Марат Баһаветдинов
Туган 24 июль 1947(1947-07-24) (76 яшь)
Октябрьски, Башкортстан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты

Баһаветдинов Марат Риф улы (рус. Багаутдинов Марат Рифович) (24 июль 1947 ел) — Башкорт АССРның 12нче чакырылыш Югары Советы депутаты. Милләте - татар.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марат Риф улы Баһаветдинов 1947 елның 24 июлендә БАССРның Октябрьский шәһәрендә дөньяга килгән.

1971 елда Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын тәмамлаган.[1]

Хезмәт юлын 1966 елда механикалаштырылган эшләр идарәсендә слесарь булып башлаган. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, монтажчы, мастер, прораб, өлкән прораб, баш инженер, БНПС трестының төзелеш идарәсе җитәкчесе вазифаларында эшләгән.

1979 елда трестның техник бүлеге җитәкчесе булып, 1980 елда шул ук трестның партком секретаре итеп сайлана.

Баһаветдинов Марат Риф улы аннары "Башсельмаш" заводының директор урынбасары, "Башнефтегазмонтаж" трестының баш инженеры булып эшли.

1988 - 1992 елларда халык депутатларының Нефтекама шәһәр Советы рәисе булып эшли.

1992 елдан "Инвестор" фирмасы директоры вазифасында хезмәт куя.

Нефтекама шәһәренең 98 нче Дорожное сайлау участогына Башкорт АССРның 12 нче чакырылыш Югары Советы депутаты итеп сайлана.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Хөрмәт Билгесе» ордены

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, хатыны белән 2 бала: ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • БАССРның 12нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Багаутдинов Марат Рифович//Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. — Т. 2. — Уфа, 2005.удк 930 ISBN 5-8258-0204-5

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Народные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 21.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]