Марат Галиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Галиев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Марат Галиев
М.Һ.Галиев.jpg
Туган телдә исем Марат Һадый улы Галиев
Туган 1 гыйнвар 1946(1946-01-01) (73 яшь)
ТАССР, Мөслим районы, Мөслим
Яшәгән урын Уң як Болак урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре икътисадчы
Балалар улы
Ата-ана
Бүләк һәм мөкәфәтләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре кандидаты[d]

Марат Галиев, Марат Һадый улы Галиев (1946 елның 1 гыйнвары, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим) — икътисадчы, I-V чакырылыш Татарстан Дәүләт шурасының (даими эшләүче) депутаты[2], Татарстанның атказанган икътисадчысы. Икътисад фәннәре кандидаты (1978).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елның 1 гыйнварында ТАССР Мөслим районы Мөслим авылында район башкарма комитеты рәисе Һ.Г. Галиев гаиләсендә туган. Әтисен Баулыга күчерү сәбәпле, Мөслимнән китә, аннан соң Зәйгә, Казанга күчәләр. «Икътисадчы» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (1968), Мәскәүдә аспирантура тәмамлаган. Икътисад фәннәре кандидатлыгына дииссертация клаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1963-1968 елларда Казан мотор төзү заводы эшчесе.

1968-1970 елларда Татарстан АССР финанс министрлыгында икътисадчы.

1970-1979 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укытучы.

1990-1991 елларда фирка Татарстан республика комитетының идеология буенча сәркатибе.

1991-1995 елларда ТР икътисад буенча Дәүләт комитеты рәисенең урынбасары.

1995-2000 елларда Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, ТР Дәүләт шурасының икътисади үсеш һәм реформалар буенча даими комиссиясе рәисе.

2000-2004 елларда икенче чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты.

2004-2009 еларда өченче чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты, «Татарстан–Яңа гасыр» депутат төркеме җитәкчесе.

2009-2014 еларда дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты, ТР Дәүләт шурасының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе.

2010 елның октябреннән ТР Президенты каршындагы халыкара финанс оешмалары белән элемтәләр буенча шура әгъзасы. ТР Дәүләт шурасының «РФ ватандашларына – комфортлы торак» милли проектын тормышка ашыру өстеннән күзәтчелек итүче комиссия рәисе.

2014 елның октябреннән бишенче чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты. Бердәм Русия фракциясе әгъзасы[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП , 2003.
  2. Ф.Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-пресс», 2006. ISBN 5-85247-005-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]