Марат Гафаров (1977)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Гафаров (1977) latin yazuında])
Марат Ринат улы Гафаров
Туган 22 апрель 1977(1977-04-22) (46 яшь)
Карашәм, Яшел Үзән районы, ТАССР
Милләт татар
Ватандашлыгы РФ
Һөнәре муниципаль эшлекле

Марат Ринат улы Гафаров (22.04.1977; Карашәм, Яшел Үзән районы, ТАССР) — Татарстанның Чүпрәле муниципаль районы башлыгы, Икътисад фәннәре кандидаты (2002).[1]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марат Ринат улы Гафаров 1977 елның 7 22 апрелендә ТАССРның Яшел Үзән районы Карашәм авылында туган.

1998 елда "икътисадчы" квалификациясе буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган. 2013 елда "Эшлекле идарә итү остасы (МВА)" программасы буенча Казан (Идел буе) федераль университетын, 2014 елда "дәүләт һәм иҗтимагый сәясәт" программасы буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган.

1993 елдан Яшел Үзән шәһәре "Серго" ҖЧҖнең өченче разрядлы хезмәткәре.

1997-1999 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының гомуми бүлеге белгече. 1999-2003 елларда Татарстан Республикасы Президенты аппаратының әйдәүче референты. 2004-2005 елларда Татарстан Республикасы Нурлат районы администрациясе башлыгының икътисад буенча урынбасары. 2006 елдан Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе. 2006-2009 елларда Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының Оештыру бүлеге баш референты, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе. 2009-2010 елларда Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе. 2010 елда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.

2014 елдан 2018 елга кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары.

2018 елда Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш, финанс һәм авыл хуҗалыгы буенча урынбасары, соңрак Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе һәм шул ук елда Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы итеп билгеләнә.

Бүләк һәм премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2005 ел);
  • "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале (2008 ел);
  • Балык Бистәсе муниципаль районының Рәхмәт хаты (2011 ел);
  • "Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлары өчен" медале (2012 ел);
  • "Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен" Россия Федерациясе Оборона министрлыгының медале (2013 ел);
  • Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Мактау грамотасы (2013 ел);
  • Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты (2013 ел);
  • Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы (2013 ел);
  • "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале (2014 ел);
  • Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хаты (2014 ел);
  • Социаль партнерлыкны үстерүгә шәхси өлеш керткән һәм Профсоюзга аның устав максатларын һәм бурычларын тормышка ашыруда ярдәм иткән өчен Мактау грамотасы (2015 ел);
  • Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2017 ел);
  • «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале (2022 ел).

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, өч бала тәрбияли.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]