Марат Гәрәев (1962)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Гәрәев (1962) latin yazuında])
Марат Гәрәев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Марат Мәүлет улы Гәрәев

Туу көне

22 сентябрь 1962(1962-09-22) (61 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Олы Шыңар

Эшчәнлек еллары

1998 - х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

продюсер

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

«Барс-Медиа» ЯАҖ

Бүләкләр
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
barsmedia.ru

Бу музыка продюсеры турында мәкалә, опера җырчысы турында моннан укыгыз

Марат Гәрәев, Марат Мәүлет улы Гәрәев (1962 елның 22 сентябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Олы Шыңар ) — продюсер, «Барс-Медиа» компанияләр төркеме директорлар советы рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2019).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1962 елның 22 сентябрендә Саба районы Олы Шыңар авылында туган. Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын (1985), Вольск тыл югары хәрби укуханәсен (1989) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1985—1993 елларда — ССРБ (РФ) Кораллы Көчләрендә хезмәт итә.

1994—1998 елларда — «Полимиз» АҖ тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары.

1998—2009 елларда — «Барс-Медиа» ЯАҖ генераль директоры.

2010—2019 елларда — «Барс-Медиа» инновацион эшлекле үзәге» ҖЧҖ (рус. ООО "ИДЦ «Барс-Медиа») директорлар шурасы рәисе.

Шоу бизнестан китүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Барс-Медиа» инновацион эшлекле үзәге» — татар эстрадасы базарында иң эре компания. 1998 елда төзелгән әлеге оешманың максаты булып үсеп килүче татар шоу-бизнесын үстерү тора. Хәзер «Барс-Медиа» структурасына продюсерлык үзәге, реклама агентлыгы, TMTV телеканалы, «Татар радиосы» радиостанцияләре челтәре һәм «Татар җыры» халыкара фестивале керә.

Татар эстрадасында әйдәп баручы «Барс-Медиа» инновацион эшлекле үзәге» ҖЧҖ (рус. ООО "ИДЦ «Барс-Медиа») директорлар шурасы рәисе Марат Гәрәев үзе һәм «Барс-Медиа» компаниясе директоры булган кызы Динәнең әлеге эшчәнлектән тулысынча китүләре турында хәбәр итте. Ул моны акционерлар арасында килеп чыккан аңлашылмаучанлыкларга бәйләп аңлата[1][2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән. Кызы Динә, «Барс-Медиа» компаниясе директоры; улы Булат - «Барс-Медиа» акционеры.

Бертуганы Камил Мәүлет улы Гәрәев, «Барс медиа» компанияләр төркеме директорлар шурасы рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2019).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]