Марат Дәүкәев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Дәүкәев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Марат Дәүкәев
М.Ф.Дәүкәев.jpg
Туган телдә исем Марат Фуат улы Дәүкәев
Туган 12 сентябрь 1952(1952-09-12) (66 яшь)
БАССР Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
АКШFlag of the United States.svg АКШ
Һөнәре балет артисты, педагог
Бүләк һәм мөкәфәтләре РСФСР дәүләт премиясе (1977)

Марат Дәүкәев, Марат Фуат улы Дәүкәев, рус. Даукаев Марат Фуатович (1952 елның 12 сентябре, Уфа) — балет артисты, педагог, РСФСР атказанган артисты (1983). М.И. Глинка исемендәге РСФСР дәүләт премиясе лауреаты (1977). Пирем һәм Уфа опера һәм балет театрларында, Питырбурның Мария театрында хезмәт иткән. 1997 елдан АКШта яши.
Морза нәселеннән[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н. Павлова — Джульетта. М. Дәүкәев — Ромео

1952 елның 12 сентябрендә Уфада туган. Ата-аналары чыгышлары белән Кушнарин районы Казарма авылыннан. 1964-1969 елларда А.Я. Ваганова исемендәге Ленинград хореография укуханәсендә укый, ләкин ата-анасы авырып китү сәбәпле, укуын өзәргә мәҗбүр була. 1969-1970 елларда Уфада опера һәм балет театрында хезмәт итә. Пирем хореография укуханәсен (Ю.И. Плахт сыйныфы) тәмамлаган (1973).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Виртуоз техникага ия булган, лирик-драматик амплуа биючесе. Эчке темпераментны тышкы нәзакәтьлелек белән оста бәйли белә. Надежда Павлова, Алтынай Асылморатова, Любовь Кунакова, Маргарита Куллик һ.б. белән бии.

Төп партияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

М. Дәүкәев — Шаһзадә. «Көлбикә» фильмы.
  • 2005 — «So You Think You Can Dance» (тат. Димәк, син бии беләсең) (сериал, реалити-шоу) (АКШ)
  • 1985 — «Золушка» (Лентелефильм, режиссерлар В. Окунцов, К. Сергеев) — Принц (баш роль)
  • 1983 — «Карамболина–карамболита» (Лентелефильм, режиссер А.А. Белинский)
  • 1983 — «Анна Павлова» (ССРБ, Франция, Бөекбритания, АДР, Куба, режиссер Эмиль Лотяну)
  • 1982 — «Анюта» (Ленфильм, режиссерлар А. Белинский, В. Васильев) – Студент
  • 1975 — «Балетка кереш» (Пирем телестудиясе)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1972 Балет артистларының халыкара бәйгесе (Варна, Болгария) — 2нче премия.
  • 1977 М.И. Глинка исемендәге РСФСР дәүләт премиясе — П.И. Чайковский исемендәге Пирем академия опера һәм балет театрында куелган «Ромео һәм Джульетта» (С.С. Прокофьев), «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (М.И. Чулаки) спектакльләрендә башкарган Ромео, Флориндо партияләре өчен.
  • 1983 РСФСР атказанган артисты.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

II халыкара балет биючеләре бәйгесендә (1973, Мәскәү) Гран-при яулаган Надежда Павлованың куларкадашы була [2]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче хатыны Ольга Ченчикова, Киров театры балеринасы. М. Дәүкәев белән аерылышкач, балет артисты Мәһәр Вәзиевка кияүгә чыга.

  • уллары: кече яшьтә йөрәк өянәгеннән вафат була.

Сеңлесе Әлфира Дәүкәева-Фәсхетдинова, балерина, БР атказанган артисты. Сеңлесенең кызы Сабина Әнәс кызы, балерина.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]