Марат Зарипов (1956)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Зарипов (1956) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Марат Зарипов
М.Зарипов.jpg
Туган телдә исем Марат Нәби улы Зарипов
Туган 1 июнь 1956(1956-06-01) (62 яшь)
Литва, Капсукас шәһәре
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре музыкант, педагог
Бүләк һәм мөкәфәтләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2002)
Җәлил премиясе (1987)

Марат Зарипов (Марат Нәби улы Зарипов) – музыкант (скрипка), педагог. РФ атказанган артисты (2006). ТР халык артисты (1999). ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1996). М. Җәлил (1987) һәм Тукай (2002) премияләре лауреаты. Казан дәүләт консерваториясе профессоры (2010).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956 елның 1 июнендә Литвада, Капсукас шәһәрендә туган. Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус урта музыка музыка мәктәбен (көллият) (1974), Казан дәүләт консерваториясен (1979), Казан консерваториясендә аспирантура (1981) тәмамлаган.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан дәүләт кыллы квартеты белән Алмания, Франция, Финләндия, Һолландия, Чехия, Италия, Словакия, Бөекбритания, АКШ, Япония, Австралия, Малайзия, Һиндстан, Күвәйт, Сүрия, Согуд Гарәбстаны, Төркиядә гастрольләрдә була. Нижгарда (2005), Йошкар-Олада (2007), Яр Чаллыда (2007), Казанда (2000-2008) мастер-класслар үткәрә.[1] 1997 елдан Сембер шәһәрендә узучы «Яшь сәләтләр - яңа исемнәр» (Юные дарования - новые имена) өлкә бәйгесендә жюри рәисе була.

Репертуарында Гайдн, Моцарт, Бетховен, Бородин, Чайковский, Рахманинов, Прокофьев, Шостакович, Гобәйдуллина, Денисов, Җиһанов, Әхмәтов, Еникиевның кыллы квартетлары.

Аудиоязмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Классика ансамбльләре: Моцарт - Квартет Л.478, Дворжак - Фортепиано квинтеты op.81, Нарита - Хамабеноута. Токио: «Art Union Records», 1995 (CD).
  • «Токио-концерт»: Барбер - Адажио op.11, Шнитке – Фортепиано квинтеты, Рәшит Кәлимуллин - Квартет № 4, Асака - Лулабай. Токио: «Art Union Records», 1996 (CD).
  • Татар тынлы музыкасы, квартет һәм ир-ат тавышы өчен аранжировкада (солист - Д. Зәйнуллин). АКШ: San-Francisco University, 1997 (CD).
  • Рәшит Кәлимуллинның камера музыкасы: Кыллы квартетлар № 3, 4. Мәскәү: «Ореал-Лайн», 1998 (CD).
  • III халыкара «Аурупа-Азия» фестивале (Р. Ахиярова әсәрләре). Мәскәү: «Ореал-Лайн», 1998 (CD).
  • Татар квартет музыкасы. Казан, 2000 (CD).
  • Җан өчен музыка (Музыка души): Квартет миниатюралары. Казан: Барс-Медиа, 2005 (CD).

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар квартет миниатюралары: ике скрипка, альт һәм виолончель өчен: партитура. Казан, 1997.
  2. Кәлимуллин Р. Кыллы квартет №3. Мәскәү: Композитор, 2000.
  3. Человек необыкновенной судьбы. китапта: Война и мир Афзала Хайрутдинова. Казан: КДК, 2009.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан консерваториясе рәсми сайты

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]