Марат Заһидуллин (1978)
Марат Заһидуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Марат Рәшит улы Заһидуллин |
Туган | 20 июль 1978 (46 яшь) Апас районы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | банк идарәсе рәисе |
Ата-ана |
|
Гыйльми дәрәҗә: | юридик фәннәр нәмзәте[d] |
Марат Заһидуллин, Марат Рәшит улы улы Заһидуллин (1978 елның 20 июле, ТАССР, Апас районы) — юрист, «Татфондбанк» идарәсе рәисе (2015-2016), «Советский» банкы (Петербург) директорлар шурасы рәисе (2016 елдан), юридик фәннәр кандидаты (2004). КФУ доценты (2012).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1978 елның 20 июлендә Апас районы башлыгы Рәшит Заһидуллин гаиләсендә туган. «Юриспруденция» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган (2000).
2004 елдан КФУ экология, хезмәт хокукы һәм гражданнар процессы кафедрасы доценты.
2008 елдан «Яз» ҖЧҖ генераль директоры.
2009-2010 елларда Россия хокук саклау академиясенең Казан филиалы доценты.
2009-2014 елларда «М энд Р консалтинг групп» ҖЧҖ генераль директоры.
2014-2015 елларда «ТФБ Холдинг» ҖЧҖ башкаручы директоры.
2015 елның 27 маеннан «Татфондбанк» директорлар шурасы әгъзасы.
2015 елның декабреннән 2016 елның мартына кадәр «Татфондбанк» идарәсе рәисе.
2016 елның мартыннан «Советский» банкы (Петербург) директорлар шурасы рәисе[1].
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Загидуллин Марат Рашидович. Деловой центр ТР(үле сылтама)
- Марат Заһидуллинның КФУ сайтындагы сәхифәсе 2013 елның 3 декабрь көнендә архивланган.
- Марат Рашидович Загидуллин. Реальное время, 21.11. 2015 2016 елның 19 декабрь көнендә архивланган.
- Марат Рашидович Загидуллин. Бизнес Online, 10.03.2016
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ «Советский» банкы рәсми сайты(үле сылтама)