Марат Илшат улы Гатин
| Марат Гатин | |
|---|---|
![]() | |
| Туган телдә исем | Марат Илшат улы Гатин |
| Туган | 25 сентябрь 1976 (49 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Арча |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Әл-Әзһәр университеты |
| Һөнәре | гарәп теле һәм Ислам нигезләре белгече |
| Балалар | ике кызы |
Бу Россотрудничество хезмәткәре турында мәкалә, Казан тарихчысы турында моннан укыгыз
Марат Гатин, Марат Илшат улы Гатин (1976 елның 25 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Арча) ― гарәп теле һәм Ислам нигезләре белгече, 2010―2012 елларда ― Татарстан республикасы президентының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе рәисе. 2018 елның 3 декабреннән 2025 елның мартына кадәр[1] ― Россотрудничествоның[2] Александрия һәм Каһирә шәһәрләрендәге (Мисыр) Россия фән һәм мәдәният үзәкләре директоры. 2025 елның мартыннан Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе[3].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1976 елның 25 сентябрендә Татарстан АССР Арча эшчеләр бистәсендә (2008 елдан шәһәр) туган. 2001 елда «гарәп теле һәм Ислам нигезләре» белгечлеге буенча Әл-Әзһәр университетының «Буус әл-Исламия» институтын (Каһирә, Мисыр), читтән торып «Филология» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын, 2006 елда «Политология» белгечлеге буенча Каһирә университетын, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты аспирантурасын тәмамлаган.
2006 елда Каһирә университетының икътисад һәм сәяси фәннәр факультетында «Политология һәм дәүләт идарәсе» юнәлеше буенча бакалавр дәрәҗәсен ала. 2015 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча магистр дәрәҗәсен ала. Гарәп һәм инглиз телләрен камил белә.
2006 елдан ― Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаментының Азия Һәм Африка илләре секторының баш киңәшчесе, 2009 елдан ― сектор мөдире.
2010―2012 елларда – Татарстан республикасы президентының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы[4]. ТР Президенты аппараты структурасында дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе 2010 елның декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән оештырылган. Яңа идарә дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләрне камилләштерү, конфессияара килешүне ныгыту һәм республика территориясендә дини экстремизм таралуны кисәтү өчен җавап бирә[5].
2012―2013 елларда ― «Казан кирмәне» тыюлыгы директорының урынбасары[6].
2013―2018 елларда ― Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары.
2018 елның 3 декабреннән ― Мисыр Гарәп Республикасында Россотрудничество (ru) вәкиллеге җитәкчесе урынбасары ― Александрия шәһәрендә Россия фән һәм мәдәният үзәге директоры[7].
2021 елда Каһирәгә күчеп киткән һәм анда да Россия фән һәм мәдәният үзәген җитәкләгән. 2025 елның мартында вазыйфасыннан киткән [8].
2025 елның мартыннан Татарстан Республикасы Рәисенең «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эше мәсьәләләрен җитәкләүче ярдәмчесе[3].
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Өйләнгән, ике кызы бар. Мисырда вакытта олы кызы дистанцион укыган, кече кызы өйдә белем алган[9].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Марат Гатин Каһирәдәге Рус йорты башлыгы вазифасыннан китте. Татар-информ, 5.03.2025
- ↑ Россотрудничество — Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык
- ↑ 3,0 3,1 Марат Гатин Татарстан Рәисе ярдәмчесе итеп билгеләнде. Татар-информ, 15.03.2025
- ↑ Ольга Кондрева. Глава Татарстана уволил Марата Гатина. rg.ru, 14.08.2012(рус.)
- ↑ Гөлназ Бәдретдин. Марат Гатин: «Безнең төп бурыч-республикада тотрыклылыкны саклау». islam-portal.ru, 13.02.2011
- ↑ Гатин Марат Илшатович. 2021 елның 3 июнь көнендә архивланган «Милләттәшләр» порталы
- ↑ Александрия шәһәрендә Россия Фән һәм мәдәният үзәге директоры, archived from the original on 2021-06-03, retrieved 2021-06-03
- ↑ Ильгизар Вахитов. Марат Гатин ушел с поста главы Русского дома в Каире. Миллиард татар, 5.03.2024(рус.)
- ↑ Андрей Клементьев. Глава Русского дома в Каире Марат Гатин: «Мы стараемся посеять зерно любви к России». Татар-информ, 25.01.2024
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Арслан Минвәлиев, Надежда Җамалиева. Крайний за теракты. business-gazeta.ru, 14.08.2012(рус.)
- Гатин Марат Илшатович. 2021 елның 3 июнь көнендә архивланган Рәсми Татарстан
