Марат Корбангалиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Корбангалиев latin yazuında])
Марат Корбангалиев
Туган 26 май 1949(1949-05-26)[1]
Хатырчинский район[d], Нәваи өлкәсе, СССР[1]
Үлгән 9 февраль 2022(2022-02-09)[2] (72 яшь)
Уфа, Россия[2]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре актёр, театр режиссеры
Эш бирүче Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры

Корбангалиев Марат Шамил улы (26 май 1949 ел9 февраль 2022 ел) — актёр. Башкортстан Республикасының халык (2015) һәм атказанган артисты (2006).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марат Шамил улы Корбангалиев 1949 елның 26 маенда Үзбәк ССРның Хатырчи авылында (1996 елдан шәһәр, Яңырәбат) туган. 1971 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 1981-1993 елларда Казакъстанда Урал өлкә драма театрында эшли. 1979 елдан алып Краснодар төбәк драма театрында эшли башлый, 1993 елдан 1999 елга кадәр — «Старый дом» Новосибирск драма театры актеры. 1999 елдан алып — Башкортстан Республикасының Мостай Кәрим исемендәге Милли Яшьләр театры актеры[3].

2022 елның 9 февралендә каты авырудан соң 72 яшендә вафат [4].

Иҗади юлы. Рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марат Корбангалиев төрле жанр актеры. Ул тудырган образлар киң, һәм психологик күп планлы булуы белән аерылып тора. Милли Яшьләр театрына эшкә килгәнгә кадәр башка театрларда төп рольләрдә уйный: Урал өлкә драма театрында — Разлюляев («Ярлылык оят түгел» (А. Н. Островский; дебют, 1971), Кодар («Кузый Күрпәч белән Баян сылу», Г.М.Мусрепов), Эдмунд Кин («Кин IV», Г. И. Горин); Краснодар драма театрында — Кенәз Мстиславский («Патша Федор Иоаннович», А. К. Толстой), Борис Мякишев («Изгелек эшләргә ашыгыгыз», М. М. Рощин); Новосибирск драма театрында — Пугачев (С. А. Есенинның «Пугачев» поэмасы буенча спектакль), Утешительный («Уенчылар», Н. В. Гоголь).

Милли Яшьләр театрында уйнаган рольләре:[5]

2020 — Борынгы карт — «Синяя-синяя речка» (Б.Вахти)

2019 — Мифтахетдин — «ШКИД Республикасы» (Г.Белых, Л.Пантелеев)

2019 — Шагыйрь — «Ерак-ерак балачак» (М.Кәрим)

2018 — Миша агай — «Левушка» (А.Крым)

2017 — Пугачев — «Самоубийца» (Н. Эрдман)

2017 — Ферапонт — «Три сестры» (А. Чехов)

2015 — Күркә — «Датская история» (А. Шапиро)

2015 -Гаев — «Чехов. Вишневый сад» — А. П. Чехов буенча инсценировка (В. Чеботарь)

2014 — Лука — «На дне» (М. Горький)

2013 — Кыйратучы Карл — «Пеппи Длинный чулок» (А. Линдгрен)

2011 — Марк Твен — «Приключения Тома Сойера» (М.Твен)

2010 — Маг — «Отель двух миров» (Э.Шмитт)

2010 — Бартолло — «Безумный день, или Женитьба Фигаро» (П.Бомарше)

2009 — Мешков «Ночевала тучка золотая» (А. Приставкин)

2008 — Тук — «Робин Гуд» (А. Ганичев)

2007 — Шут — «Голый Король» (Е.Шварц)

2007 — Леонид Папагатто — «Моя профессия — синьор из общества» (К.Скарначчи,Р.Тарабузи)

2007 — Кэрролл — «Игра в Алису» (Л. Кэрролл)

2006 — Джордж Майкл — «Герой» (Д. Синг)

2006 — Вышневский «Доходное место» (А. Н. Островский)

2005 — Федор Иванович — «Вечно живые» (В.Розов)

2003 — Дюплесси-Морле — «Слышен крик павлина…» («Птички») (Ж.Ануй)

2002 — Балу — «Мы с тобой одной крови...» («Маугли») (Р.Киплинг)

2002 — 2 нче офицер — «Половецкая мистерия» (Ф.Буляков)

2002 — Кенәз — «Любовь — книга золотая» (А.Толстой)

2001 — Петр Петрович — «Семья вурдалака» (В.Сигарев)

2001 — Брат Лоренцо — «Чума на оба ваши дома!» (Г.Горин)

2000 — Марк Твен — «Приключения Тома Сойера» (М.Твен)

2000 — Алпавыт Смирнов — «Овес для Тоби» (Н.Птушкина)

2000 — Константинов — «Жестокие игры» (А.Арбузов)

1999 — Джекның атасы — «Тринадцатая звезда» (В.Ольшанский)

1999 — Регент (отец Эберта) — «Золушка» (Г.Корнелиссон)

Шулай ук М. Корбангалиев үзен режиссер буларак та сынап карый: «Маска» Яшь тамашачы театры (Уфа) сәхнәсендә А.Староторскийның һәм Л.Титованың «Король сыеры», С.Беловның һәм С.Куваевның «Этбулғым килмәй» һәм башка спектакльләр куя.

Марат Корбангалиевның 70 яше тулу уңаеннан Милли яшьләр театрында аның хөрмәтенә «Отель двух миров» заманча притчасын уйныйлар (сәхнәләштерүче режиссер М. Кулбаев). Юбиляр бу спектакльдә Маг ролен башкара. Бу кичәдә аңа Театр эшлекләре берлеге Станиславскийның көмеш медален тапшырды[6].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортстан Республикасының халык артисты (2015);

Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2006);

«Ирекле сәхнә» («Свободная сцена») Төбәкара фестивале (Новосибирск, 1995; Гран при);

«Дуслык күпере» («Мост дружбы») Халыкара рус театрлары фестивале (Йошкар Ола, 2014) лауреаты;

Казакъстанның Ленин комсомолы премиясе лауреаты (1977).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Видеоязмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. YouTube сайтында Видео Сказка на ночь. Рассказ Мустая Карима «Туда или сюда». Читает народный артист РБ Марат Курбангалеев