Марат Миначев
| Туган телендәге исеме | Марат Җәвит улы Миначев |
|---|---|
| Туган | 3 гыйнвар 1996 (30 яшь) РФ, ТР, Буа районы, Иске Тинчәле |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Казан дәүләт аграр университеты |
| Һөнәре | |
| Эш бирүче | Танеко |
| Җефет | Айзәрә |
| Балалар | Мәликә, Айлин |
| Ата-ана |
|
| Бүләк һәм премияләре | ТР чемпионы |
Марат Миначев, Марат Җәвит улы Миначев (Марат Заведович Миначев[1]; 1996 елның 3 гыйнвары, РФ, ТР, Буа районы, Иске Тинчәле) ― спортчы (көрәшче), күп мәртәбәләр район Сабан туе батыры, көрәш буенча Татарстан чемпионы, Россиянең спорт мастеры (2020). 115 кг авырлыкта чыгыш ясый. Казанның «Зилант» спорт клубы өчен көрәшә.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1996 елның 3 гыйнварында Татарстанның Буа районы Иске Тинчәле авылында туган. Әтисе Җәвит механизатор-тракторчы (2019 елда вафат), әнисе Ландыш сыер савучы булып эшләгән. Абыйсы Руслан, апасы Чулпан[2].
Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт аграр университетына укырга кергән. «Инженер-механик» белгечлеге алган. Түбән Камада яшәгән, Татнефтькә караучы Танеко заводында эшләгән. «Зилант» клубына күчәргә чакыру килгәч, Казанга кайткан. Төсле металл сатып алу белән шөгыльләнүче «Интерметтрейд» ҖЧҖ-дә[3] эшли[2].
Спорт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]6-7 яшьтән мәктәптәге көрәш түгәрәгенә йөри башлаган. Көрәшкә өйрәтүче беренче остазы ― Раил Абрар улы Ильясов (әнисенең бертуган энесе). Казанда, аграр университетта укыганда, 6-7 ел билбау көрәше буенча тренер-укытучы Россиянең спорт мастеры Җәүдәт Габделхак улы Хөсәеновта[4] шөгыльләнгән[2].
«Зилант» клубы оешканнан бирле, шул команда өчен көрәшә. Тренировкалар Казанның Галиев мәчете спортзалында, «Зилант» спорт комплексында (Сара Садыйкова ур., 30 («Баһадир» сәүдә үзәге)[5] үтә[2].
100 кг үлчәү авырлыгында чыгыш ясаган, бүгенге көндә 115 кг авырлыкта чыгыш ясый, киләчәктә 130 кг га күчү планы да бар (Россия чемпионатында 115 кг авырлык категориясе булмау сәбәпле)[2].
Аягын да, кулын да сындырып, икесенә дә операция ясаткан. Яңадан тренировкага кайтып, тагын көрәшә башлаган[2].
Тренеры ― дөнья чемпионы, көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Илмир Фәрит улы Төхвәтуллин.
Уңышлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 8 тапкыр Буа районы Сабан туе абсолют батыры[6][7]
- 2019 ― ир-атлар арасында Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары ― 110 кг үлчәү авырлыгында җиңүче («Батыр» УСК, Актаныш, Татарстан)[8]
- 2019 ― Көрәш буенча Казан Кубогы ― 100 кг үлчәү авырлыгында шәхси беренчелектә җиңүче (Казан, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге)[9]
- 2020 ― «спорт мастерлыгына кандидат» спорт разряды бирелгән[10]
- 2024 ― Мәскәү өлкәсе Сабан туеның абсолют батыры (Люберцы, Мәскәү өлкәсе)[11]
- 2024 ― Көрәш буенча Татарстан Республикасы мемпионаты ― 115 кг авырлыкта 3нче урын (Айнур Сыртаев белән бүлешә)[12]
- 2025 – Көрәш буенча Татарстан чемпионаты («Корстон», Казан) ― 115 кг авырлыгында 2нче урын (җиңүче Раил Нургалиев[13])[14]
- 2025 ― Данил Галиев истәлегенә Көрәш буенча XXXI республика турниры (Түбән Кама, «Шинник» спорт комплексы) ― 115 кг авырлыкта 3нче урын[15]
- 2025 ― Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча 62нче турнир («Ак Барс» көрәш сарае, Казан) ― 115 кг авырлыкта шәхси беренчелектә җиңүче[16]
- 2026 ел ― каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган 63нче көрәш турнирының (Чаллы шәһәренең Боз сараенда узган) 130 кг үлчәү авырлыгында 2нче урын (приз 70 мең сум)[17].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2020 ― Көрәш буенча Россиянең спорт мастеры[d][18]
- 2020 ― Буа муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты ― милли көрәш спорт төрен популярлаштыруга зур өлеш керткән һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган өчен[19]
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гаиләле. Хатыны Айзәрә (Актаныш районы Яңа Әлем авылыннан). Кызлары Мәликә, Айлин[2].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Миначев Марат Заведович.(үле сылтама) msrfinfo.ru
- 1 2 3 4 5 6 7 Лилия Йосыпова. «Көрәшеп откан тәкәләремнең исәбе юк». «Ирек мәйданы», № 28 (771), 17.07.2025. ― Б.10.
- ↑ ОАО «Интерметтрейд»(үле сылтама)
- ↑ Хусаинов Джаудат Габдулхакович
- ↑ SC ZILANT
- ↑ Кто стал абсолютны батыром Сабантуя в Буинске? «Знамя», 10.06.2023
- ↑ Радик Сабиров. Сабантуй-2025: кайсы районда кем абсолют батыр булып калган? Шәһри Казан, 08.06.2025
- ↑ Всероссийские соревнования по корэш памяти Мусы Джалиля среди мужчин.(үле сылтама) Портал муниципальных образований РТ, 16.02.2019
- ↑ В столице РТ определили победителей лично-командного чемпионата по борьбе куреш на Кубок Казани.(үле сылтама) Официальный портал Казани, 15.04.2019
- ↑ Приказ Минспорта РТ № 107/н от 29.09.2020
- ↑ Наш земляк Марат Миначев ― батыр Сабантуя Московской области.(үле сылтама) Буинский муниципальный район, 17.06.2024
- ↑ Казанда корэш буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты тәмамланды. Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, 7.03.2024
- ↑ Илгизә Галиуллина. Атаклы көрәшче карьерасын туктату турында игълан итте. Шәһри Казан, 18.01.2025
- ↑ Зөлфия Шәвәлиева. «Манзара»-2025: «Үзең эшлә!», Раил китте. Интертат, 22.01.2025
- ↑ Зилант, Әлмәт, Идел буе-Вахитов районнары: Данил Галиев турнирының җиңүчеләре билгеле. Шәһри Казан, 13.04.2025
- ↑ В Казани завершился 62-й турнир по борьбе корэш памяти Мусы Джалиля. Министерство спорта Республики Татарстан, 16.02.2025
- ↑ Зөлфия Шәвәлиева. Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирының 2026 елгы җиңүчеләре билгеле булды. Татар-информ, 14.02.2026
- ↑ Приказ "О присвоении спортивного звания «Мастер спорта России» от 30.03.2020 г. № 26-нг, archived from the original on 2023-03-07, retrieved 2025-07-20
- ↑ Постановление Главы Буинского МР РТ № 11 от 31.01.2020(үле сылтама)
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мәкаләләр
- Лилия Йосыпова. «Көрәшеп откан тәкәләремнең исәбе юк». «Ирек мәйданы», № 28 (771), 17.07.2025. ― Б.10.