Марат Салават улы Гатин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Салават улы Гатин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Марат Гатин
М.С.Гатин.jpg
Туган телдә исем Марат Салават улы Гатин
Туган 3 июль 1976(1976-07-03) (45 яшь)
Маҗарстан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Русия байрагы РФ
Һөнәре тарихчы
Балалар өч баласы
Сайт Марат Гатин

Бу Казан тарихчысы турында мәкалә, Россотрудничество хезмәткәре турында моннан укыгыз

Марат Гатин, Марат Салават улы Гатин (1976 елның 3 июле, Маҗарстан) ― тарих фәннәре кандидаты (2006), Казан (Идел буе) федераль университеты доценты (2008 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1976 елның 3 июлендә Маҗарстанда, әтисе капитан Салават Ибраһим улы шул илдә хәрби хезмәттә булганда туган. Әнисе Нурсинә Габсәләм кызы Чирмешән районы Туймәт авылыннан. Сеңлесе Алсу Салават кызы (29.08.1982), Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган табиб-перфузиолог.

Марат Салават улы Маҗарстан һәм Сембер мәктәпләрендә һәм Казан дәүләт университетының тарих факультетында (1993―1998 еллар) белем алган. КДУ аспирантурасын тәмамлаган. Профессор Искәндәр Гыйләҗев һәм доцент Р. А. Шәйхиев җитәкчелегендә фән белән шөгыльләнеп, татар халкының Алтын Урда чорыннан соңгы тарихын өйрәнә. 2006 елда тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган. Диссертация исеме: «XIX-XX гасырлар алман тарихи язмаларында Җучи олысы һәм Көнчыгыш Аурупаның Урдадан соңгы дәүләтләре тарихы проблемалары» (рус. Проблемы истории Улуса Джучи и постордынских государств Восточной Европы в немецкой историографии 19 - 20 вв.)[1].

2001―2003 елларда ― Татарстан китап нәшриятында фәнни-популяр әдәбият редакциясе җитәкчесе.

2003 елдан ― Казан дәүләт университетының татар халкы тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы (2011 елдан КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Тарих фәннәре һәм Бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбенең Татарстан тарихы кафедрасы) доценты.

2013 елның 12 апреленә кадәр – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты М. А. Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыгын тикшерү үзәге фәнни хезмәткәре[2].

Фәнни кызыксынулар өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарих, мәдәният, чыганаклар белән эшләү, төрки-татар дәүләтләренең тарихы. 40 тан артык фәнни хезмәт авторы. Бертольд Шпулерның Мәңге Тимер турындагы китабын алман теленнән тәрҗемә иткән.

« Тарих беркемгә дә кирәк түгел. Тарихны балалар бердәм дәүләт имтиханы биреп, университетка керер өчен генә укыйлар. Тарих дәресләре – югары уку йортына керү инструменты. Балалар тарихны университетка, мәсәлән, юридик факультетка керер өчен генә укыйлар. Башка кешене тарих кызыксындырмый[3]
Марат Гатин
»

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гатин Марат Салават улы. // Ясәви Шәмсетдинов. Туймәтем – туган ягым. К.: «Идел-пресс», 2010 ел, 211нче бит. ISBN 978-5-85247-370-7

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]