Марат Сәгыйтев (1929)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Сәгыйтев (1929) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Марат Сәгыйтев
Туган 3 октябрь 1929(1929-10-03)
Кошман, Кайбыч районы, Татарстан АССР, РСФСҖ, ССҖБ
Үлгән 6 март 2017(2017-03-06) (87 яшь)
Яшәгән урын Галимҗан Ибраһимов проспекты, Казан[1]
Ата-ана

Марат Сәгыйтев – тел галиме, филология фәннәре кандидаты (1964).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марат Әбрар улы Сәгыйтев ТАССРның Кайбыч районы Кече Кошман авылында 1929нчы елның 3нче октябрендә дөньяга килә. Аның әтисе Әбрар СәгыйдиТукайның замандашы, педагог, атаклы шагыйрь һәм журналист. 1936-1943нче елларда ул Кошман мәктәбендә белем ала. 1939нчы елда әтиләре вафат булганнан соң яшәү авырлаша. 1943 нче елда Сәгыйдиләр гаиләсе Казан шәһәренә күчеп китә. Алга таба Марат Казанның 49нчы мәктәбендә белем ала. Малай кече яшьтән үк китаплар укырга ярата һәм бу аның алдагы тормышында һөнәр сайлавына зур йогынты ясый. 1947 елда Казан Дәүләт Университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1952нче елда КДУның тарих-филология факультетының Галимнәр советы карары белән Сәгыйтев Марат Әбрар улы Ленинград (хәзер Санкт-Петербург) университетының филологик факультеты каршындагы югары уку йортлары укытучылары әзерләү курсларына җибәрелә. Нәкъ менә шушы елларда ул тел белеме мәсьәләләре белән кызыксынып китә һәм тирәнтен шөгыльләнә башлый. РСФСРның мәгариф министрлыгы курсларны тәмамлаганнан соң аны Казан Дәүләт Педагогия Институтына эшкә юллый. Яшь мөгаллим монда аспирантурага керә . 1952 нче елдан башлап Марат Сәгыйтев тарих-филология факультетында эшли. 1964 нче елда профессор М.А.Фазлуллин җитәкчелегендә кандидатлык диссертациясе яклый. Шул ук елны аңа филология фәннәре кандидаты дигән галимлек дәрәҗәсе бирелә. 1968 нче елдан инде ул университетның гомуми һәм чагыштырма филология факультеты доценты, профессор. Марат Әбрар улы - тәҗрибәле , киң эрудицияле галим –педагог , студентларның яраткан һәм ихтирамлы остазы була. Ул үзенең бөтен гомерен туган телне өйрәнүгә һәм укытуга багышлый.

М. Ә. Сәгыйтев «Педагогик энциклопедия», Академик «Татар грамматикасы», «Татар энциклопедиясе» кебек фундаменталь хезмәтләрнең авторларының берсе, шулай ук бик күп укыту әсбапларының , фонетика, морфология и лингвистика мәсьәләләре буенча программаларның төзүче авторы булып тора. Унбер ел дәвамында ул студентларның фольклор –диалектик экспедицияләрен җитәкчелек итә, алар республика районнарына гына түгел, Татарстаннан читтәге төбәкләргә дә күп йөриләр. Профессор гомеренең соңгы көннәренә кадәр факультетның һәм университетның иҗтимагый эшчәнлегендә актив катнаша.

Марат Әбрар улының фәнни-педагогик эшчәнлеге дәүләт тарафыннан да югары бәяләнә. Ул «Хезмәт ветераны», «РСФСРның мәгариф отличнигы», «РФнең һөнәри югары белем мактаулы хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Марат Сәгыйтев 2017нче елның 6нчы мартында Казанда вафат була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Жители.инфо сайты