Марат Фәйзрахманов
Марат Фәйзрахманов | |
---|---|
![]() | |
![]() | |
Вазыйфага керешкән 2025 елның 18 гыйнвары | |
Аңа кадәр | Радик Гайзатуллин |
Татарстан Республикасы Финанс министрының беренче урынбасары | |
Вазыйфада 2007 ел – 2025 ел | |
Туган | 18 май 1973 (52 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Биектау районы, Константиновка |
Әти | Җәүдәт Фәйзрахманов |
Белем | Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты |
Марат Фәйзрахманов, Марат Җәүдәт улы Фәйзрахманов (Марат Джаудатович Файзрахманов; 1973 елның 18 мае, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Биектау районы, Константиновка) — Татарстанның дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасы Финанс министры (2025―2025). Икътисад фәннәре кандидаты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1973 елның 18 маенда Татарстан АССР Биектау районы Константиновка авылында (2008 елның 1 гыйнварыннан Казан составындагы шәһәр бистәсе, торак массив[1]) туган. Әтисе ― икътисад фәннәре докторы, профессор Җәүдәт Фәйзрахманов (1948 елның 27 июнендә Арча районы Носы авылында туган), 1996―2018 елларда (22 ел) Казан дәүләт аграр университеты ректоры булган[2].
Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (1995), Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте институтын (2005) тәмамлаган. Икътисад фәннәре кандидаты. Инглиз телендә иркен сөйләшә.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1992 елдан ― Казан шәһәре телефон станциясендә электромеханик, электромонтер.
1993―1995 елларда ― «Татплодоовощпром» берләшмәсендә икътисадчы.
1997―1998 елларда ― Ак Барс банкның кичектерелгән бурычларны мәҗбүри түләттерү һәм аны гамәлгә ашыру бүлегенең баш белгече.
1998―1999 елларда ― Идел-Кама акционерлар банкы (ВКАБ) идарәсе рәисе урынбасары в.б..
1999 елда ― Кредитлар бирү һәм клиентлар белән эшләү мәсьәләләре департаменты директоры.
1999―2000 елларда ― Ак Барс банкның Яшел Үзәндәге филиалы директоры.
2000―2004 елларда ― Идел-Кама акционерлар банкы (2005 елның 20 июненнән «БТА-Казань» АКБ (ААҖ), 2015 елның 10 мартыннан «Тимер Банк» (ПАО)) идарәсе рәисе[3].
2004―2007 елларда ― коммерциягә карамаган Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды дәүләт оешмасы директоры[4].
2007 елның маеннан ― Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары ― Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Татарстан Республикасы Казначылык департаменты директоры.
2025 елның 18 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Финанс министры[5].
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Өйләнгән, улы бар. Спорт белән мавыга[6].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Решение Казанской городской думы Республики Татарстан от 15 мая 2020 года N 21-39 «Об установлении границ территориального общественного самоуправления „Константиновка“».
- ↑ Вероника Ваганова, Татьяна Леонтьева. «Как был главбухом колхоза, так и остался!»: Радик Гайзатуллин уходит в отставку. Бизнес-Онлайн, 18.01.2025(рус.)
- ↑ Тимер Банк. История
- ↑ Инвестиционно-венчурный фонд Республики Татарстан. О Фондe 2024 елның 8 октябрь көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ Марат Фәйзрахманов Татарстанның яңа финанс министры булды. Татар-информ, 18.01.2025
- ↑ Татарстан Республикасы финанс министры(үле сылтама)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Татарстан Республикасы финанс министры(үле сылтама)
- 18 май көнне туганнар
- 1973 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Биектау районында туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Гамәлдәге Татарстан хөкүмәте әгъзалары
- Икътисад фәннәре кандидатлары
- Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар
- Татарстанның финанслар министрлары
- Татарстан Куркынычсызлык Шурасы әгъзалары