Марат Әхмәтшин (1967)
| Марат Әхмәтшин | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | Марат Үзбәк улы Әхмәтшин |
| Туган | 26 март 1967 (59 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Казан музыка көллияте һәм Казан дәүләт консерваториясе |
| Һөнәре | композитор, сценарист, продюсер |
| Бүләк һәм премияләре | |
Бу композитор турында мәкалә, хәрби турында биредә укыгыз.
Марат Әхмәтшин, Марат Үзбәк улы Әхмәтшин (Марат Узбекович Ахметшин; 1967 елның 26 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә) ― композитор, сценарист, продюсер. Татарстан һәм Россия[d] (2016 елдан) Кинематографистлар берлекләре әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1967 елның 26 мартында Бөгелмәдә туган. 1986 елда И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын (хәзер көллият) тәмамлаган[1]. 1986―1988 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән.
1994 елда Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Г. Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театрында, Г. Тукай исемендәге Әтнә драма театрында музыкаль бүлек мөдире булып эшләгән[1].
2001 елда Камал театрында эшли, оркестрда бас-гитарада уйный һәм синтезаторларда музыка аранжировкасы белән мавыга.
Рамил Төхфәтуллин башлангычы белән уртак «Рамай» киностудиясе барлыкка килгән, анда «Упкын», «Зөләйха», «Бөркетләр», «Дилемма» фильмнары төшерелгән[1].
Илдар Ягъфәров чакыруы буенча, Татарстан Кинематографистлар берлегенең оештыру сәркатибе булып эшләгән. Аннан киткәч, «Афәрин» («Браво») милли мәдәниятне үстерү хәйрия фонды оештырган[1].
М. Әхмәтшин күбрәк компьютер технологияләре һәм тере инструментлар кулланып төрле пландагы музыка язучы композитор буларак билгеле. Ул бик күп музыкаль номерлар иҗат иткән, 100 дән артык спектакльгә һәм җиде кинофильмга, музыкаль әкиятләр өчен шактый күп музыка язган[1].
«Печән базарында» цирк тамашасына музыка язган.
«Фәридә-Алсу» дуэтының продюсеры.
Фильмография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Композитор
- Сценарист
- 2019 – Волчий яр
- Продюсер
- 2018 – Мулла
- 2019 – И это все Роберт[3]
- Кинода роле
- 2018 – Мулла[4]
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| Гаиләсе белән төшкән фото. | |
Өйләнгән. Хатыны Фәридә Шамил кызы (Утякова, 1975 елгы, Бакалыда туган), җырчы, ТР халык артисты (2025). Уллары Самат (2001) һәм Фәрхәд (2007) икесе дә музыка мәктәбен кызыл [диплом белән тәмамлаган, кызы Әлфия (2014) Казан шәһәр филармониясенең концерт программаларында катнаша[5].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 3 4 5 Айсылу Хафизова. Марат Ахметшин: «Если не освоим кино, «Без булдырабыз» может закончиться». Татар-информ, 19.01.2025
- ↑ Марат Ахметшин: фильмы, биография, семья, фильмография. Кинопоиск
- ↑ Marat Akhmetshin - IMDb
- ↑ Марат Ахметшин - композитор, сценарист, продюсер. Кино-Театр.Ру
- ↑ Валентина Шакирова. Фарида Ахметшина (Утякова): «Ценю и благодарю каждого зрителя».(үле сылтама) «Бакалинские зори», 22.12.2023
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 26 март көнне туганнар
- 1967 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Бөгелмәдә туганнар
- Кинокомпозиторлар
- Татар композиторлары
- Татарстан композиторлары
- Татарстан кинематографистлары
- Россия кинопродюсерлары
- Россия сценаристлары
- Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаучылар
- Казан музыка училищесын тәмамлаучылар
- Шәхесләр:Кариев театры
- Шәхесләр:Әтнә театры
- Шәхесләр:Камал театры
- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре
- Россия Кинематографистлар берлеге әгъзалары