Марат Әхмәтшин (1980)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марат Әхмәтшин (1980) latin yazuında])
Марат Әхмәтшин
Туу датасы 27 июнь 1980(1980-06-27)
Туу урыны ССРБ ССРБ Камчатка крае, Елизово
Үлем датасы 3 июнь 2016(2016-06-03) (35 яшь)
Үлем урыны Сүрия байрагы Сүрия, Пальмира
Иялек ССРБ ССРБ
Русия Русия
Гаскәр төре артиллерия
Дәрәҗә капитан
Җитәкчелек иткән батарея командиры (2009-2010)
Бүләкләр һәм премияләр
 Истигъфада 2010

Марат Әхмәтшин, Марат Радик улы Әхмәтшин, рус. Ахметшин Марат Радикович (1980 елның 27 июне, Камчатка өлкәсе, Елизово2016 елның 3 июне, Сүрия, Пальмира) – РФ Кораллы Көчләре офицеры, капитан (2005). Сүриядәге хәрби бәрелештә катнашучы. РФ Каһарманы (2016, вафатыннан соң). Сүриядә һәлак булганы рәсми танылган 24нче РФ хәрбие[1]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марат Әхмәтшин

1980 елның 27 июнендә Камчатка өлкәсе (хәзерге Камчатка крае) Елизово шәһәрендә хәрби гарнизонда һөнәри хәрби (очучы) гаиләсендә туган. Казанның 113нче урта мәктәбен (1997), Казан югары артиллерия команда-инженерлык укуханәсен (1998 елдан Хәрби артиллерия университетының Казан филиалы) (2002) тәмамлаган.

2002 елның июнендә Төньяк Кавказ хәрби округы 58нче армиягә (Кабарда-Балкария) гаубицалы үзйөрешле-артиллерия взводы командиры итеп җибәрелә. 2003 елның июнендә рота командиры итеп билгеләнә. 2005 елда «капитан» дәрәҗәсе ала. 2009 елның декабрендә батальон командирының артиллерия буенча ярдәмчесе итеп билгеләнә.

2005-2009 елларда күп мәртәбә Көньяк Осетиягә РФ Кораллы Көчләренең тынычлык урнаштыручы контингентына җибәрелә.

2009-2010 елларда Әрмәнстанның Гөмре шәһәрендә урнашкан гаубицалы артиллерия батареясы командиры. Хәрби округ таркатылгач, хәрби хезмәттән запаска китә.

2010-2015 елларда Осиново бистәсендә яши, Казанда төрле оешмаларда (ПАТП-2 дә инженер булып) эшли.

2015 елның декабрендә хәрби хезмәткә кире кайта. Көнбатыш хәрби округының гаубицалы үзйөрешле-артиллерия дивизионына (Владимир өлкәсе) разведка башлыгы итеп билгеләнә.

2016 елның язында Сүриягә РФ Кораллы Көчләре контингентына җибәрелә. 3 июньдә ИГИЛ хәрби көчләре белән Пальмира шәһәре өчен барган сугышта каты яралана, һоспитальдә үлә. 6 июньдә җәсәде, ТР Лаеш районы Атабай авылына кайтарылып, җирләнә.

2016 елның 23 июнендә РФ президенты указы белән РФ Каһарманы исеме бирелә. 31 августта РФ Каһарманының «Алтын йолдыз» медале Казан кирмәнендә гаиләсенә тапшырыла.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2016 РФ Каһарманы (вафатыннан соң) — «махсус бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлык һәм каһарманлык өчен».
  • 2008 РФ саклану министрлыгының 3нче дәрәҗә «Хәрби хезмәттәге аерымлык өчен» медале
  • 2006 РФ саклану министрлыгының «Хәрби хезмәттәшлекне ныгыткан өчен» медале

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе Радик Вәгазь улы Әхмәтшин, әнисе Римма Гариф кызы.

Туганнары Рамис Радик улы, Лилия Радик кызы.

Хатыны Гүзәл Равил кызы (1981), балалар бакчасы тәрбиячесе.

улы Әмир (2007), кызлары Зарина (2003), Ралинә (2013).

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 Казанның Яңа Савин районында 1988 елда ачылган аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 113нче татар-рус урта мәктәбенә (420137 Казан, Адоратский ур., 36А йорты) РФ Каһарманы Марат Әхмәтшин исеме бирелә [2][3].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]