Мара Залите

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мара Залите latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мара Залите
MaraZalite.jpg
Туган телдә исем лтш. Māra Zālīte
Туган 18 февраль 1952(1952-02-18)[1] (70 яшь)
Красноярск, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Latvia.svg Латвия
Әлма-матер Земгальская средняя школа (Тукумсский край)[d] һәм Латвия университеты[d]
Һөнәре шагыйрь, драматург, җәмәгать эшлеклесе, язучы
Эш бирүче Союз писателей Латвии[d], Karogs[d] һәм AKKA/LAA[d]
Балалар Ilze Ķuzule-Skrastiņa[d]

Мара Залите (лтш. Māra Zālīte; 1952 елның 18 феврале, Красноярск, РСФСР, ССРБ) — Латвия шагыйрәсе, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе. Латвия Фәннәр академиясенең(рус.) мактаулы әгъзасы (1998).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мара Зәлидә 1952 елның 18 февралендә Россия Федерациясенең Красноярск краенда ссыльныйлар гаиләсендә туа. 1956 елда гаиләсе белән Латвиягә кайта.

Земгаль мәктәбендә укый. Латвия дәүләт университетының(рус.) филология факультетын тәмамлый (1975). Латвия ССР Язучылар берлегендә референт булып эшли (1974—1979), «Liesma» журналының әдәби консультанты (1977—1990), «Karogs» журналының баш мөхәррире (1989—2000), Латвия авторлары берләшмәсе президенты (ААПКК/ОЛА, 2000 елдан), Дәүләт тел комиссиясе рәисе (2002—2004). Латвия Милли китапханәсе идарәсе әгъзасы, авторлык хокуклары буенча Консультатив совет әгъзасы һәм Латвия Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Мәдәният мәсьәләләре буенча Милли совет әгъзасы[2].

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче шигыре район газетасында 1971 елда басылып чыга. Әдәби басмалар 1972 елдан басыла башлый. Мара Залитеның иҗатына күппланлылык хас. Ул шигырьләр, пьесалар, эссе, җыр текстлары, кантатлар һәм ораторийлар текстлары авторы, Латвия композиторлары Раймонд Паулс, Янис Лусенс, Юрис Карлсон, Зигмарс Лиепиньш, Петерис Васкс музыкаль куелышларының либреттолары авторы. Мара Залите әсәрләре рус, инглиз, швед, француз, литва, эстон, белорус, грузин, казакъ, кыргыз, молдавия, украин, төркмән һәм итальян телләренә тәрҗемә ителгән.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • В. В. Маяковский исемендәге әдәби премия (Грузия, 1979)
  • А. Упит исемендәге әдәби премия (Латвия, 1985)
  • О. Вациетис исемендәге әдәби премия (Латвия, 1989)
  • Аспазия исемендәге әдәби премия (Латвия, 1992)
  • И. Г. Гердер исемендәге әдәби премия (Алмания, 1993)
  • Латвиянең ел әдәби премиясе (2001, 2004)
  • IV дәрәҗә Өч йолдыз ордены (1995)
  • II дәрәҗә Абруйлык Хачы (2008)

Әсәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шигърият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Vakar zaļajā zālē (1977)
  • Rīt varbūt (1979)
  • Deviņpuiku spēks (1985)
  • Nav vārdam vietas (1985)
  • Debesis, debesis (1988)
  • Apkārtne (1997)
  • Dzeja (2003)
  • Vējš meklē mājas (2004)

Драматургия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Мара тулы бүлмә» (Pilna Māras istabiņa, 1981)
  • «Хөкем» (Tiesa, 1985)
  • «Тере су» (Dzīvais ūdens (1988)
  • «Керпе чәнечкеләре» (Vikas pirmā balle, 1991)
  • «Маргарита» (Margarēta, 2000)
  • «Тобаго!» (Tobāgo!, 2001)
  • «Җир салымы» (Pa valzivju ceļu, 1965)
  • «Še tev Žūpu Bērtulis!» (2004)

Либретто[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Лачплесис (1987)
  • Meža gulbji (1995)
  • Putnu opera (1997)
  • Kaupēn, mans mīļais! (1998)
  • Indriķa hronika (1999)
  • Neglītais pīlēns (2000)
  • Sfinksa (2000)

Эссе җыентыклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Brīvības tēla pakājē (1990)
  • Kas ticībā sēts (1997)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]