Маргарита Коннаутская

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Маргарита Коннаутская latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
ингл. Princess Margaret Victoria Charlotte Augusta Norah of Connaught
Илтамга
Blason de la Princesse Margaret de Suède.svg
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык Flag of the United Kingdom.svg Бөекбритания һәм Ирландиянең берләшкән корольлеге[d]
Титул crown princess[d], шаһбикә[d], герцогиня[d] һәм British princess[d]
Туу датасы 15 гыйнвар 1882(1882-01-15)[2][1][3][…]
Туу урыны Бэгшот-парк[d], Уиндлшем[d], Суррей-Хит[d], Суррей[d], Англия, Бөекбритания һәм Ирландиянең берләшкән корольлеге[d]
Дата крещения 11 март 1882
Үлем датасы 1 май 1920(1920-05-01)[2][4][1][…] (38 яшь)
Үлем урыны Стокһолм, Швеция[2][4]
Үлем сәбәбе сепсис[d][4]
Җирләнгән урыны Кунглига бегравнингсплатсен[d]
Кабер сурәте
Ата Артур, герцог Коннаутский[d][5]
Ана Луиза Маргарита Прусская[d][5]
Кардәш Артур Коннаутский[d][5] һәм Патриция Коннаутская[d]
Ире яки хатыны Густав VI Адольф[d][5]
Балалар Густав Адольф Оскар Фредерик Артур Эдмунд[d], Сигвард Бернадотт, граф Висборгский[d], Ингрид Шведская[d], Бертиль, герцог Халландский[d][3], Карл Юхан Бернадот[d][3][5] һәм unnamed daughter Bernadotte[d][3]
Ыруг Саксен-Кобург-Готская династия[d]
Туган тел британ инглизчәсе[d]
Һөнәр төре рәссам, игрок в хоккей с мячом, аксөяк, филантроп, fundraiser
Кушамат/тәхәллүс Daisy
Префикс титула Королевское высочество[d]
Иҗтимагый сыйныф член королевской семьи[d]
Спорт төре туплы хокее[d], чаңгы спорты, катание на коньках[d], теннис һәм гольф[d]
Катнашучы Свадьба принца Георга, герцога Йоркского, и принцессы Марии Текской[d]
Бүләкләр
Котып йолдызы ордены орден Индийской короны орден Святого Иоанна Иерусалимского Королевский орден Виктории и Альберта
Область интересов Фотография, живопись[d] һәм бакчачылык
Әсәрләр җыентыгы Шевитсә милли тасвирый сәнгать музее[d]
Статус авторского права как автора срок действия авторских прав истёк[d]
Commons-logo.svg Маргарита Коннаутская Викиҗыентыкта

Принцесса Маргарита Виктория Шарлотта Августа Нора Коннаутская (ингл. Margaret Victoria Charlotte Augusta Norah); 15 гыйнвар 1882 ел — 1 май 1920 ел) — Швециянең кронпринцессасы, герцог хатын Сконская, герцог Адольф Густав Сконскийның хатыны. Бөекбритания һәм Ирландияның принцессасы, анда аны Дэйзи (Маргаритка) дип йөртәләр.

Тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маргарита 1882 елның 15 гыйнварында туа һәм Викторияның өченче улы принц Артур, герцог Коннаутскийның һәм аның хатыны Луиза Маргарита Прусскаяның кызы була. 11 мартта Виндзор сараенда Арчибальд Кэмпбелл Тэйт, архиепископ Кентерберийский тарафыннан чукындырыла. Кабул итеп алучылар булып аның әбисе, патшабикә Виктория, абыйсы, герман императоры Вильгельм I; абыйсы Эдуард, принц Уэльский, әнисе Виктория Саксен-Кобург-Готская; бабасы, пруссия принцы Карл Фридрих һәм әбисе Мария Анна Ангальт-Дессауская булалар.

Маргарита дөньяның күп кенә күренекле шәхесләренә туган була. Аның ике туган агайлары һәм апалары булып Алмания императоры Вильгельм II, Англия короле Георг V, Норвегиянең патшабикә-консорты Мод, Русия император хатыны Александра Федоровна, Румыниянең патшабикә-консорты Мария Эдинбург һәм Испаниянең патшабикә-консорты Виктория Евгения Баттенберг.

Маргарита һәм аның сеңлесе Патриция Аурупада иң матур принцессаларны берсе санала. Аларның бабайлары, Британия короле Эдуард VII кыз туганнарына отышлы никах оештырырга, аларны Аурупа корольләренә яки тәхеткә утырырга тиешле принцларга кияүгә бирергә тели. Шуңа 1905 елның гыйнварында Маргарита һәм Патриция Португалиягә юлланалар, анда күпмедер вакыт Португалия короле Карл I һәм аның хатыны Амелия Орлеанская сараенда яшиләр. Апалы-сеңеллеләрнең хакимлек иткән ир белән хатынның уллары белән булган никах мөмкинлекләре мәсьәләсе тикшерелә, Маргаритага өлкән абые Луиш Филипега, ә Патриция кечесенә, Мануэлга чыгу күз уңында тотыла. Әммә сөйләшүләр нәтиҗәсез булып бетә, һәм принцессалар Египет һәм Судан буйлап сәяхәткә чыгып китәләр. Каһирәдә Маргарита үзенең дүрт туганы Густав Адольф, герцог Сконский белән таныша, ул анда уку сәфәре белән була. Бу очрашуның инициаторы булып Густав Адольфның атасы ягыннан әбисе, Швециянең һәм Норвегиянең королевасы София Нассауская була. Башта Густав Адольфның хатыны булып Патриция Коннаутская булырга тиеш була, әммә герцог өлкән апасы Маргаританы сайлый.

Яшьләр беренчел күрүдән ук бер-берсен яраталар, принц кәләшеннән ун айга диярлек яшерәк булуына карамастан, музыкага, һәм биюгә сәләтле була, кызның ата-анасы никахка рөхсәт бирәләр. Густав Адольф белән Маргаританың никахлашуы 1905 елның 15 июнендә Виндзор сараендагы Изге Георгий чиркәвендә үтә. Баллы айны яшьләр Ирландияда үткәрә. Мөхәббәткә корылган никахлары бәхетле була, аларның дүрт улы һәм бер кызы туа.

1907 елда мартында Густавның бабасы Оскар II вафат була һәм тәхеткә Густав V утыра Густав Адольф швед тәхетенең варисы булып кала, ә Маргарита Швециянең кронпринцесса титулын ала.

1919 елның ноябрендә Маргаритада алтынчы тапкыр йөкле вакытында уртача отит ачыклана, нәтиҗәдә аңа декабрь аенда операция ясыйлар. 1920 елның мартында кронпринцесса яман чәчәк авыруы белән авырый, бу мастоидитка китерә. 1 майда сигезенче айлык йөкле вакытында ул бала белән операция вакытында канның зарарлануы нәтиҗәсендә вафат була. Аны Стокгольмда Изге Николай чиркәвендә җирлиләр, ә 1922 елда үзе васыять итеп әйткән король Хаг зыяратына күчереп җирлиләр.

1923 елда Густав Адольф яңадан, ике туган сеңлесе Маргарита Луиза Маунтбеттенга өйләнә. Густав VI Адольф, беренче хатыны үлгәннән соң утыз ел үткәч, швед тәхетенә утыра.

Балалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исеме Туган вакыты Мәрхүм вакыты Искәрмәләр
Адольф Густав, герцог Вестерботтенский 22 апрель, 1906 26 гыйнвар 1947 Булачак Швеция короле Карл XVI Густавның атасы.
Принц Сигвард, Аппланд герцогы 7 июнь 1907 4 февраль 2002 Граф Сигвард Бернадот һәм фон Висборг морганатик никах белән өч тапкыр никахлы.
Принцесса Ингрид 28 март 1910 7 ноябрь 2000 Дания королевасы, булачак патшабикә Маргарита Датскаяның һәм Грециянең экс-королевасы Анна - Марияның әнисе.
Бертиль, герцог Халландский 28 февраль 1912 5 гыйнвар 1997 Лилиан Девиска өйләнгән, нәсел калдырмаган.
Принц Карл Юхан 31 октябрь 1916 5 май, 2012 Граф Карл Юхан, граф Висборг.

Кызык фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Маргарита Коннаутская әнисе ягыннан Русия императоры Павел I туганы була.
  • Хәзерге Швеция короле Карл XVI Густав, Дания королевасы Маргрете II һәм Грециянең экс-королевасы Анна-Мария Маргарита Коннаутскаяның оныклары.
  • Кронпринцесса Маргарита декоратор һәм тәҗрибәле бакчачы кебек билгеле була, аның хөрмәтенә 1999 елда нәфис абрикос төсендәге инглиз сорты розалар «Princess Margaretha Crown» дип атала башлый.

Шәҗәрәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маргарита Коннаутскаяның нәсел-нәсебе
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
16. Франц Саксен-Кобург-Заальфельдский
 
 
 
 
 
 
 
8. Эрнст I, герцог Саксен-Кобург-Готский
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
17. Августа Рейсс-Эберсдорфская
 
 
 
 
 
 
 
4. Альберт Саксен-Кобург-Готский
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
18. Август Саксен-Гота-Альтенбургский
 
 
 
 
 
 
 
9. Луиза Саксен-Гота-Альтенбургская (1800—1831)
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
19. Луиза Шарлотта Мекленбург-Шверинская
 
 
 
 
 
 
 
2. Артур, герцог Коннаутский
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
20. Король Георг III
 
 
 
 
 
 
 
10. Эдуард Август, герцог Кентский
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
21. Шарлотта Мекленбург-Стрелицкая
 
 
 
 
 
 
 
5. Королева Виктория
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
22. Франц, герцог Саксен-Кобург-Заальфельдский (= 16)
 
 
 
 
 
 
 
11. Виктория Саксен-Кобург-Заальфельдская
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
23. Августа Рейсс-Эберсдорфская (= 17)
 
 
 
 
 
 
 
1. Маргарита Коннаутская
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
24. Фридрих Вильгельм III
 
 
 
 
 
 
 
12. Карл Прусский
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
25. Луиза, королева Пруссии
 
 
 
 
 
 
 
6. Фридрих Карл Николай Прусский
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
26. Карл Фридрих Саксен-Веймар-Эйзенахский
 
 
 
 
 
 
 
13. Мария Саксен-Веймар-Эйзенахская
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
27. Мария Павловна, великая герцогиня
 
 
 
 
 
 
 
3. Луиза Маргарита Прусская
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
28. Фридрих Ангальт-Дессауский
 
 
 
 
 
 
 
14. Леопольд IV Ангальтский
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
29. Амалия Гессен-Гомбургская
 
 
 
 
 
 
 
7. Мария Анна Ангальт-Дессауская
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
30. Фридрих Людвиг Карл Прусский
 
 
 
 
 
 
 
15. Фридерика Вильгельмина Прусская
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
31. Фридерика Мекленбург-Стрелицкая
 
 
 
 
 
 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]