Мариамман Гыйбадәтханәсе, Бангкок

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мариамман Гыйбадәтханәсе, Бангкок latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гыйбадәтханә
Шри Мариамман Гыйбадәтханәсе (Маха Ума Дэви Гыйбадәтханәсе)
Sri Maha Mariamman Koyil Bangkok (Wat Khaek Silom) 2019 03.jpg
Ил Таиланд
Төбәк / район 13°45′ т. к. 100°28′ кч. о.HGЯO
Координатлары 8°31'7.76" S, 115°15'30.18 О
Кайсы дини агымга карый Маха Мариамма Алиһәсенә табыну
Бина төре Дравид архитектурасы
Төзелеш еллары ???—1879 ел
Сайт [[1] Рәсми сайт]

Шри Маха Мариамман Гыйбадәтханәсе, шулай ук Маха Ума Дэви Гыйбадәтханәсе буларак мәгълүм, Си Ломда, Ват Кхаек буларак мәгълүм (วัดแขก, Таи телендә мәгънәсе "Һинд гыйбадәтханәсе" , 'Кхаек' "Һиндстан чыгышлы кешеләр" өчен төшенчә. Таиландта, Баңкокта Дравид архитектурасы стилендагы Һинд дине гыйбадәтханәсе. Аны 1879 елда Вайтхи Падаятчи, Тамил халкыннан иммигрант төзегән. [1][2][3][4]

Ураншуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Маха Мариамман Гыйбадәтханәсе Таиландта Тамил Һинд дине гыйбадәтханәсе һәм Баңкокның Банграк районында Силом Юлы (ถนนสีลม) һәм Пан Юлы киселешендә урнашкан, бу таррак юл, анда берничә киоск урнашкан, аларда табынучылар өчен шафран төсле Бархотцы чәчәкләре сатыла.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һиндстан 1858 елда Британия Империясе колониясе булып киткәч, көньяк Тамил Наду штатыннан күпләр күченергә, әмма колониаль изү астында яшәмәскә сайлаган. Һиндлеләрнең бер шундый төркеме Баңкокка килгән, күпләр зәркән ташлары сәүдәгәрләре [2] яки мал тотучылар буларак. [1] Һиндлеләрнең бу төркеменең җитәкчесе Вайтхи Падаятчи булган, ул гыйбадәтханәне алар килгәннән соң ун ел узгач төзегән; [5][2] Силомда урам аның исеме хөрмәтенә аталган - Сой Ваити[1] - Инглиз телендә ул Vithy Lane дип атала.

Шри Маха Мариамман Таиландта иң борынгы һәм иң әһәмиятле шундый гыйбадәтханә.[6]

Хасиятләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханәнең фасады бик чәчәкле стильдә, анда төрле формаларда һәм зурлыкта кисеп ясалган Ходайлар һәм Алиһәләр сыннары бар.[4] Гыйбадәтханәдә керүдә ''гопура'' яки 6 метр биеклектәге багана бар, ул Ходайларның күп киселгән сурәтләре белән капланган. Гыйбадәтханә комплексының төп изге урыны бакыр белән капланган гөмбәз булып тора. [5] Гыйбадәтханә комплексы эчендә Ганешага, Картикейяга багышланган өч гыйбадәтханә бар һәм төп гыйбадәтханә булып Шри Маха Мариамман тора. Тугърылар тарафыннан башкарыла торган табыну практикасы ул дәвамлы рәвештә Ганешага, Картикка һәм шуннан соң төп Ходайга. Өстәвенә шулай ук Шива, Брахма һәм Вишнуга табыну урыннары бар. Гыйбадәтханәнең төп залы Махалакшми, Сарасвати Дэви, Кали Алиһәсе һәм Хануман сурәтләре белән бизәкләнгән.[6]

Фестивальләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шри Маха Мариамманда Урам Сәхнәсе
Шри Мариамман Гыйбадәтханәсе, Баңкок

Гыйбадәтханә стендларда табынуда кулланыла торган чәчәкләр, үремнәр, кокос чикләвекләре һәм хуш исле әйберләр сатыла, чөнки Мариамман Гыйбадәтханәсе Баңкок Тамил Һинд дине тарафдарлары өчен әһәмиятле урын булып тора, һәм шулай ук күп санлы Таи халкы өчен дә. Әйтелгәнчә Таи халкының 85̤̥ проценты гыйбадәтханәгә килә.[7][8] Тамил традицион календаре буенча Навратри кебек дини фестивальләр Сентябрь/Октябрьдә була. Начар язмыштан саклый дип ышанылган бу фестиваль ун көн буе дәвам итә һәм соңгы көндә гыйбадәтханә каршында урам сары чәчәк бәйләмнәре һәм шәмнәр белән бизәлә, Шри Маха Мариамман сурәте урамнар буйлап процессия итеп алып барыла; бу вакыт дәверендә Силомның бер өлеше транспорт өчен ябыла.[6] Дипавали шулай ук махсус фестиваль, бу вакытта гыйбадәтханә яктыртылып бизәлә. Күп төш вакытларында һәм Җомгаларда май лампа ритуалы башкарыла һәм Ходай тарафыннан алкышланган ашамлыклар прасад тугърыларга өләшелә.[5] Бу ике төп фестивальдән башка, көн саен табынуларга күп Таи Буддистлары һәм Кытайлар килә, алар Һинд дине Ходайлары аларга бизнеста ярдәм итәчәк һәм хатыннары йөкле булып китәчәгенә ярдәм итәчәк дип ышаналар.[9]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Sandhu, Mani, 978 бит.
  2. 2,0 2,1 2,2 Kesavapany, Mani, 673 бит.
  3. Manguin, Mani, 475 бит.
  4. 4,0 4,1 Sri Mariamman Temple. Lonely Planet. 4 November 2015 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 5,2 Bracken, 2011, 51 бит.
  6. 6,0 6,1 6,2 Barrett, 2014, 332 бит.
  7. The 'impossible' voyage of a Tamil ghost ship. theglobeandmail.com. 4 November 2015 тикшерелгән.
  8. Cush, Robinson, 817 бит.
  9. Guelden, 2007, 1 бит.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]