Марианна Вәлишева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марианна Вәлишева latin yazuında])
Марианна Вәлишева
Туган телдә исем Вәлишева Марианна Сергеевна
Туган 4 декабрь 1970(1970-12-04) (53 яшь)
Казан шәһәре
Бүләк һәм премияләре Бөтенсоюз балалар иҗаты бәйгесесе лауреаты, 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Марианна Вәлишева - язучы, 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вәлишева Марианна Сергеевна 1970 елның 4 декабрендә Казан шәһәрендә туа. 1988 елда 18 нче махсус инглиз мәктәбен, 1994 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. М.Вәлишева гарәп теле курсларында белем ала, бер ел Ш.Мәрҗани мәчетендә укый, гарәп каллиграфиясе белән шөгыльләнә.Татар телен белә, инглиз телендә сөйләшә ала.

Иҗат эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марианна Сергеевна иҗат эше белән 1985 елда шөгыльләнә башлый. Шигырьләре күптиражлы «За ускорение» газетасында басыла. Кайберләре, татар теленә тәрҗемә ителеп, «Ялкын» журналында дөнья күрә. 1986 елда Мәскәүдә Бөтенсоюз балалар иҗаты бәйгесендә лауреат исеменә лаек була.

1993 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының сәнгать белеме бүлегендә өлкән лаборант булып эшли башлый. Азнакай районы авыллары зиратларында борынгы кабер ташларын һәм Казандагы Татар зиратын өйрәнә.

Вәлишева Марианна үзен проза өлкәсендә дә сынап карый. 1995 елда «Замок пробуждения» исемле повестен иҗат итә.

1996 елдан «Татарстан» журналында әдәби хезмәткәр вазифасын башкара.. Бу чорда әдәби әсәрләрне татар теленнән рус теленә тәрҗемә итә башлый. 1998 елдан М.Вәлишева «Казан» милли мәдәни үзәгендә һәм «Эхо веков» альманахында татар теленнән русчага тәрҗемәче булып эшли. Журналист буларак, М.Вәлишева газета-журнал редакцияләре белән хезмәттәшлек итә. 1996 елда аның «Атсыз» һәм «Месть» хикәяләре «Идель» журналында, төрки мифологиягә нигезләнеп язылган тарихи-мистик «Когда все было иначе» повесте һәм «Девочка и кот» дигән гомуми исем белән аталган балалар хикәяләре «Казань» журналында дөнья күрә.

2000 елдан М.Вәлишева Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедия институтында рус текстларын редакцияләү бүлегендә әдәби редактор булып эшли. 2004 елда ул «Фәлсәфә, социология һәм хокук өлкәсендә Республика җәмгыятенең эшчәнлеген мәгълүмати пространствода демифологизацияләү» дип исемләнгән фәнни-тикшеренүләр проектын тормышка ашырган өчен яшь галимнәргә хөкүмәт ярдәме йөзеннән Татарстан Республикасы Грантына ия була. М.Вәлишеваның мәкаләләре фәнни җыентыкларда басыла.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөтенсоюз балалар иҗаты бәйгесе лауреаты.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мустафин Р. Предисловие к повести «Когда все было иначе» // Казань. – 1998. – № 5–6. – С. 86.

Кутуй Р. Вступительное слово к повести «Когда все было иначе» // Казань. – 1998. – № 5–6. – С. 86.