Марикамба Гыйбадәтханәсе, Сагар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марикамба Гыйбадәтханәсе, Сагар latin yazuında])
Сагара, Һиндстанда Карнатака штатында урнашкан гыйбадәтханә, Координаталары:14.1667 N 75.0333 O, 1596 елда төзелгән булган

"Марикамба Гыйбадәтханәсе" Карнатакада, Сагар Шәһәрендә урнашкан. Анда Алиһә Марикамба сурәте бар, ул Дурга яки Парватиның формасы. Бу гыйбадәтханә шәһәр үзәгендә Наяк Венкатаппа хөкеме вакытында төзелгән булган, ул Келади һәм Иккери патшалыкларында 16-ынчы гасырда хөкем сөргән.[1]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һинд дине изгесе Ади Шанкарачарья Көньяк Һиндстанга бер сәфәре вакытында Сагарга зиярәт кылган. Шәһәрдә булган вакытта аның төшенә Марикамба Алиһә кергән һәм шул урында гыйбадәтханәне нигезләргә кушкан. Ул шуннан соң Алиһәнең аяк баскан эзләрен шәһәрнең тышкы чикләрендә изгеләштергән. Бу период вакытында (1596), Кадамаб, Чалукья һәм Хойсала династияләре бер берсенә каршы сугышканнар. Бу вакытта, Венкатаппа Наяка, Келади һәм Иккери патшалыкларның хөкемдары, бу Ходайны үзенең гаилә Алиһәсе итеп кабул иткән, ул бәрелешләрдә җиңүләргә ирешергә теләгән. Бәрелештә җиңгәннән соң, ул аяк эзләренең урыннарын читтәге даирәләрдән шәһәрнең үзәгенә күчергән һәм аяк эзләре өчен гыйбадәтханә төзегән.[1] Иртә 1950-енче еллар башында гыйбадәтханәне үзәгендә тышкы чикләргә күчерергә хәрәкәт булган. Ул вакытта шәһәрдә чума кизүе булган, моның сәбәбен гыйбадәтханәне күчерүдә күргәннәр. [1]

Чара даталары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Дата
2017 Feb 14-20 2017 елның 1 февраль көнендә архивланган.

Ярминкә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәр өч ел, февраль аенда, бу гыйбадәтханәнең җыелыш урынында 10-көнлек ярминкә үткәрелә.Ул "Марикамба Джатхра" буларак мәгълүм (‘Джатхра’ “ярминкә” дигәнне аңлата), бу Карнатакада иң төп фестивальләрнең берсе. Аның иҗтимагый-дини әһәмияте бар һәм аңа Карнатаканың барлык төбәкләреннән тугърылар килә.[чыганагы?] On this occasion, a 16 feet (4.9 m) high chariot, colourfully decorated and carrying the image of the idol, is taken out on a procession.[2]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Sri Marikamba Devi Temple – Sagar (Kannada). Sagar City Municipal Council. әлеге чыганактан 30 August 2013 архивланды. 11 August 2013 тикшерелгән.
  2. Sagar decked up for Marikamba Jatre, The Hindu (1 May 2005). 11 август 2013 тикшерелде. 2005 елның 7 март көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2005-03-07, retrieved 2018-04-08