Марина Цветаеваның Алабугадагы тормышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марина Цветаеваның Алабугадагы тормышы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

1941 нче елның 17 нче август кичендә Алабуга портына «Чуваш Республикасы» дип аталган теплоход килеп туктый. Ярга 13 кеше чыгарыла. Алар Мәскәүдән эвакуацияләнгән язучылар һәм аларның гаилә әгъзалары була. Әлеге кешеләр арасында үзенең улы Мур (Георгий Эфронов, 1925 - 1944) белән бергә Марина Иван кызы Цветаева (1892 - 1941) да була. Иң беренче булып, эвакуацияләнүчеләрне китапханә техникумына урнаштырсалар, 20 нче августта шәһәр советы аларны квартирларга урнаштыру җаен таба. Марина Цветаева һәм аның улы Ворошилов урамының 9 нчы йортында яшәгән Бродельщиковлар өенә күченәләр. Шул ук көнне аларга порттан әйберләрен китерәләр, 21 августта әлеге йортка пропискага кертәләр. Цветаева һәм аның улына бүтән бүлмәләрдән ишексез генә такта белән бүленгән 3 тәрәзәле кечкенә йокы бүлмәсе бирелә. Алда эшкә урнашу мәсьәләсе килеп баса. Марина Иван кызының бик тә француз телен укытасы килә. Аңа немец лагеренда әсирләр өчен тәрҗемәче булу эшен тәкъдим итәләр. Ул әлеге тәкъдимне кире кага. 24 августта Марина Иван кызы пароход белән Чистай шәһәренә юл тота, чәнки анда эвакуацияләнгән язучыларның күбесе җибәрелгән була. Улы Алабугада кала. 26 нчы август кичендә Мур Чистайдан җибәрелгән телеграмма ала. Анда : «Бүлмә эзлим. Тиздән кайтам.Үбәм.», - дип язылган була. Ул 28 августта кире кайта. Соңрак Мур үзенең көндәлегенә “... пропискага кертергә сүз бирделәр. Бүлмә эзләргә кирәк. Әнигә - күмәк хуҗалыкта, миңа токарь өйрәнчеге эшен тәкъдим иттеләр”, - дип яза. 30 нчы мартта алар Яистайга китергә тиеш булсалар да, Марина Иван кызы китү уеннан кире кайта, чөнки аңа эш табылмый. 31 августта Алабугада күмәк җыештыру эше оештырыла. Аэродром төзү урынын чистарту эшенә һәр гаиләдән 1 кеше чакырыла. Цветаевлар гаиләсе исеменнән Мур бара, Бродельщиковлардан — хуҗабикә Анастасия Иван кызы. Хуҗабикәнең ире Михаил Иван улы 6 яшьлек оныгы Павлик белән балыкка китү сәбәпле, Марина Иван кызы өйдә берүзе кала. Ул аш-су бүлмәсендә улы өчен таба тутырып балык кыздыра. Өстәлдә 3 хат калдыра: улы Мур өчен, язучы Асеевка (1889—1963), эвакуацияләнүче кешеләргә. Улына язган сүзләре: «Мурлыга, гафу ит мине. Алга таба тагын да начаррак булыр иде. Мин бик көчле авырыйм, хәзерге мин – ул мин түгел. Сине үлеп яратам. Мин бүтән яши алмаганны аңларга тырыш. Әгәр күрә калсаң, әтиеңә (Сергей Яковлевич Эфрон, 1893—1941) һәм Аляга (Ариадна Сергеевна Эфрон, 1912—1975) соңгы минутларыма кадәр аларны яратканымны, чарасызлыкка эләккәнемне аңлатырга тырыш”. Язучы Асеевка язган сүзләре: «Кадерле Николай Николаевич! Кадерле апалы-сеңелле Синяковлар! Мурны үзегезгә улыкка Чистайга алуыгызны, аны укытуыгызны үтенеп сорыйм. Мин аның өчен бүтән бернәрсә дә эшли алмыйм. Минем сумкамда 450 сум акча бар. Минем булган әйберләремне сатарга тырышырга кирәк. Сандыкта кулдан язылган шигырьләр китабы, проза әсәрләре пачкасы бар. Аны Сезгә калдырам. Минем кадерле Мурымны саклагыз, чөнки сәламәтлеге какшаган. Аны улыгыз кебек яратыгыз – ул моңа лаек. Мине гафу итегез. Түзә алмадым. МЦ. Аны беркайчан да калдырмагыз. Ул сездә яшәсә, мин чиксез бәхетле булыр идем. Китсәгез, үзегездән калдырмагыз! Ташламагыз аны!” Эвакуацияләнүчеләргә язган сүзләре: «Кадерле иптәшләр! Мурны калдырмагыз. Кем булдыра ала, шул аны Чистайга язучы Асеев гаиләсенә илтсен. Пароходлар куркыныч, шуңа күрә аның үзен генә җибәрмәвегезне үтенеп сорыйм. Аңа әйберләрен җыеп алып китергә ярдәм итегез. Чистайда әйберләремнең сатылуына өметләнәм. Мин Мурның яшәвен һәм укуын телим. Минем белән ул юкка чыгачак. Асеевның адресы конвертта. Тере килеш күммәгез! Яхшылап тикшерегез!». Ул Бродельщиковлар йортында асылынып үлә. М. И. Цветаеваны 1941 нче елның 2 сентябрендә Алабуганың Петропавловск исемендәге каберлегенә күмәләр. 1960 нчы елның октябрендә Анастасия Иван кызы Цветаева (1894 – 1993) апасының каберен эзләп карый, ләкин аны тапмый. Шуңа күрә каберлекнең 1941 нче елда кешеләр күмелгән ягына, язулы тәре урнаштыра. Анда «Каберлекнең бу ягында Марина Иван кызы Цветаева күмелгән. Ул 1892 е. 26 сент. Мәскәүдә туган = 31 август яңа. 1941 е. Алабуга». 1970 нче елда тәрене граниттан эшләнгән таш белән алмаштыралар. 1990 нчы елда, Анастасия Цветаева һәм диакон Андрей Кураев соравы буенча, әлеге урында үлгән кешегә карата башкарылырга тиешле дини чаралар үткәрелә. 2000 нче елда Татарстан язучылар берлеге карары белән әлеге урын Цветаеваның кабере итеп санала башлый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казак В. Цветаева Марина Ивановна // Лексикон русской литературы XX века. — Культура, 1996. — С. 448—449.
  2. Смирнова Л. За испорченный образ - кулак. О Цветаевой/ Л. Смирнова. – Москва: изд. Бегемот, 2007. - С. 3 – 15.
  3. Швейцер В. А. Цветаева М. И. // Краткая литературная энциклопедия — М.: Советская энциклопедия, 1975. — Т. 8. — С. 377–378.
  4. 21vu.ru›russia/tatarstan…dom…tsvetaevoy_v_elabuge
  5. elabuga.com›tsvetaevaHouse…
  6. modernlib.net›books/efron_georgiy/dnevniki/read