Мария Гимбутас
Мария Ги́мбутас (Гимбутас — иренең фамилиясе; дөрес язылышы — Мария Гимбуте́не, литв. Marija Gimbutienė, ингл. Marija Gimbutas, кыз фамилиясе Мария Бируте Алсейкайте, литв. Marija Birutė Alseikaitė, 23 январь 1921, Вильно, Урта Литва — 2 февраль 1994, Los-Анджелес, АКШ) — литва чыгышлы АКШ археологы һәм культурологы, индоевропеистиканың иң бәхәсле фигураларның берсе, аның исеме белән һинд-европалыларның килеп чыгышының «курган гипотезасын» бәйлиләр. Бөек Витаутас университетының мактаулы докторы (1993).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Табиб, җәмәгать эшмәкәре, Литва тарихы һәм медицинасы буенча китаплар авторы Даниэлюс Альсейка(1881-1936) һәм табиб-окулист һәм җәмәгате Вероника Альсейкене гаиләсендә туган[6].
1931 елда ата-анасы белән бергә Польшаның Вильно каласыннан Литваның «вакытлы башкаласы» Каунаска күчә. 1938 елда гимназияне тәмамлый, Бөек Витаутас университетының гуманитар факультетында белем ала, 1942 елда Вильнюс университетын тәмамлый. Литва матбугаты эшмәкәре һәм архитектор Юргис Гимбутска кияүгә чыга. 1944 елда тормыш иптәше белән бергә Германияга бара. 1946 елда Тюбингенда университет тәмамлый. 1949 елдан АКШта яши, Гарвард һәм Калифорния университетларында эшли.
1960 елда Гимбутас Мәскәүгә һәм Вильнюска килә, әнисе белән очраша. 1981 елда Вильнюста һәм Мәскәүдә лекцияләр белән чыгыш ясый. 1994 елның 2 февралендә Лос-Анджелеста вафат була. 1994 елның 8 маенда Литваның Каунас шәһәре Пятрашюне зиратында күчерелеп җирләнә.
Фәнни эшмәкәрлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гимбутас — 23 монография, шул исәптән «Балтлар» (1963) һәм «Славяннар» (1971) кебек җыйма тикшеренү хезмәтләренең авторы. Археологиядә новатор була, археологик эзләнүләрен һиндевропа лингвистикасында тирән белеме белән бергә алып бара. Һиндевропа халыкларының, атап әйткәндә славяннарның борынгы тарихын өйрәнүгә шактый зур өлеш кертә.
1956 елда Мария Гимбутас курган гипотезасы белән чыгыш ясый, бу индоевропеистикада алмашыну ясый. Дала кешеләре - һиндеевропалыларның Көнбатыш Европага үтеп керүе (курганлаштыру) археологик дәлилләрен табарга маташа. Джозеф Кэмпбелл аның беренче хезмәтләрен египтология өчен Розетта ташын расшифровкалау әһәмияте белән чагыштыра.
Гимбутисның соңгы хезмәтләре, бигрәк тә «Борынгы Аурупаның алиһәләре һәм илаһлары» (1974), «Алиһә теле» (1989) һәм «Алиһә цивилизациясе» (1991) трилогиясе, академик җәмәгатьчелектә кабул ителми.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Вильнюста Йогайлос урамындагы (Jogailos g. 11) Мария Гимбутас 1921-1931 елда яшәгән йортка мемориаль плита куела. Каунаста Мицкявичяус (Mickevičiaus g.) урамындагы 1932-1940 елларда галим яшәгән йортка аның барельефы белән мемориаль тактаташ куела.
Публикацияләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Гимбутас Мария. Славяне: Сыны Перуна / Пер. с англ. Ф. Капицы. — М.: ЗАО «Центрполиграф», 2007. — 216 с. — (Загадки древних цивилизаций). — ISBN 5-9524-0357-3. — ISBN 978-5-9524-2756-3.
- Гимбутас Мария. Балты: Люди янтарного моря / Пер.с англ. С. Федорова. — М.: ЗАО «Центрполиграф», 2004. — 224 с. — (Загадки древних цивилизаций). — ISBN 5-9524-1359-5.
- Гимбутас Мария. Цивилизация Великой Богини: Мир Древней Европы / Пер. с англ. М. С. Неклюдовой. Под ред. О. О. Чугай. — М.: «РОССПЭН», 2006. — 584 с. — (Гендерная коллекция. Зарубежная классика). — ISBN 5-8243-0600-1. (Оригинал издан в 1991 г. в Сан-Франциско).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 3 Каталог Немецкой национальной библиотеки
- 1 2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: ачык мәгълүмат платформасы — 2011.
- ↑ http://texts.cdlib.org/view?docId=hb238nb0fs&doc.view=frames&chunk.id=div00025&toc.depth=1&toc.id=
- ↑ http://www.eskimo.com/~recall/bleed/0121.htm
- ↑ http://www.lituanus.org/1998/98_1_08.htm
- ↑ Danielius Alseika. Marijos Gimbutienės tėvas. әлеге чыганактан 2020-01-19 архивланган. 2020-08-20 тикшерелгән.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мария Гимбутас[Некролог] // Балто-славянские исследования. 1988-1996. — М.: Индик, 1997. — С. 390-391.
- Мерперт Н. Я. Памяти Марии Гимбутас// Российская археология. — 1994. — № 4. — С. 251-252.