Мария Корина Мачадо
| Мария Корина Мачадо | |
|---|---|
| Туган телдә исем | исп. María Corina Machado |
| Туган | 7 октябрь 1967 (58 яшь) Венесуэла, Каракас |
| Яшәгән урын | Каракас |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Андрес Бельоның католик университеты[d] һәм Institute of Advanced Studies in Administration[d] |
| Һөнәре | сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе |
| Эш бирүче | Андрес Бельоның католик университеты[d] һәм Radio Caracas Radio[d] |
| Сәяси фирка | Vente Venezuela[d][1] |
| Җефет | Q136503774?[2] |
| Ата-ана |
|
| Бүләк һәм премияләре | |
Мари́я Кори́на Мача́до Пари́ска (исп. María Corina Machado Parisca; 1967 елның 7 октябре, Венесуэла, Каракас) ― венесуэлалы сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, филантроп[d], Венесуэланың Милли Ассамблеясе[d] депутаты (2011―2014 елларда).
Демократик хәрәкәт активисты, ил президенты (2013 елдан) Николас Мадуро хөкүмәтенә оппозициядә. Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты (2025)[3].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1967 елның 7 октябрендә Венесуэла башкаласы Каракаста туган. Әтисе ― Энрике Мачадо Сулоага (исп. Henrique Machado Zuloaga), «Sivensa» компаниясе белән бәйле эшмәкәр; әнисе ― Корина Париска Переса (ингл. Corina Parisca Pérez), психолог. Мария гаиләдә дүрт кызның иң олысы, католик дине традициясендә тәрбияләнгән. Венесуэлада шәхси мәктәпне тәмамлаган, аннары АКШта интернат-мәктәпләрдә укыган, Европа илләре буенча берничә сәфәр кылган. Мачадоның бабасының әтисе доктор Эдуардо Бланко[d] ― Венесуэла сәясәтчесе һәм язучысы, «Каһарман Венесуэла» романы авторы (1881), Венесуэла диктаторы Хуан Висенте Гомеска[d] каршы баш күтәрү вакытында үтерелгән[4].
Каракаста «Сәнәгать машина төзелеше» белгечлеге буенча шәхси университет ― Андрес Бельо католик университетын[d] тәмамлаган, Башкалада идарә өлкәсендә перспектив тикшеренүләр институтының финанс өлкәсендә магистр дәрәҗәсенә ия[4].
1992 елда Мачадо Каракасның караучысыз балаларына ярдәм итү өчен Атенеа хәйрия фондын оештырган[5]. Автомобиль сәнәгатендә эшләгән[4].
2001 елда Венесуэлада сайлауларны күзәтеп торган Sumate оешмасын гамәлгә куючыларның берсе була. Ул Президент Уго Чавесны тәнкыйтьли һәм аның отставкага китүен таләп итә[4].
Йель университетын тәмамлаганнан соң[6], 2010 елда ул, рекордлы санда тавыш җыеп[5], Венесуэланың Милли ассамблеясенә сайланган. 2011 елда ул президентлыкка сайлану нияте турында игълан итә[7]. Әмма оппозиция праймеризында президентлыкка кандидат итеп Уго Чавеска оттырган Энрике Каприлес Радонски[d] сайланган.
Мачадо Венесуэлада массакүләм протестлар (2014 елдан[d]) вакытында әйдәүче фигураларның берсе булган[8].
2023 елда ул оппозициядән президентлыкка тәкъдим итү буенча чираттагы кампания башлануы турында игълан иткән[9]. Әмма 2023 елның 30 июнендә аңа киләсе 15 елга сайлауларда катнашуны тыялар, аны халык алдында массакүләм тәртипсезлекләргә өндәүдә һәм Венесуэланың халыкара икътисадый блокадасына ярдәм итүдә гаеплиләр[10].
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Мачадо иреннән аерылган, өч баласы бар[11].
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2014 ― Халыкара сайлау системалары фонды (IFES) тарафыннан бирелгән Чарльз T. Манатт исемендәге Демократия өчен премия;
- Сахаров исемендәге премия[d] (Эдмундо Гонсалес[d] белән бергә)[12];
- 2025 ― Тынычлык өчен Нобель премиясе ― куерган караңгылык шартларында демократия ялкынын хуплаучы тынычлык өчен көрәшкә батыр һәм тугры хатын-кызга бирелә[13].
Реакция
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Венесуэла хөкүмәте оппозиция лидеры Мария Корина Мачадога Нобель тынычлык премиясе бирелгәннән соң Австралия һәм Норвегиядәге илчелекләрен ябарга карар иткән[14].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ https://relial.org/relial-respalda-el-liderazgo-de-maria-corina-machado/
- ↑ https://www.telecinco.es/famosos/20251010/vida-personal-maria-corina-machado-nobel-paz-divorcio-hijos-pareja_18_016825966.html
- ↑ Venezuela's Maria Corina Machado wins 2025 Nobel Peace Prize (2025-10-10).
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 Forero, Juan. The Saturday Profile; Venezuela's Best-Loved, or Maybe Most-Hated, Citizen, The New York Times (2005-11-19), бит A4.
- ↑ 5,0 5,1 Maria Corina Machado
- ↑ Maria Corina Machado. Yale Jackson School of Public Affairs (2009).
- ↑ de la Rosa, Alicia. Diputada Machado anunciará su precandidatura el próximo domingo (исп.), El Universal (2011-07-11). 2011 елның 12 июль көнендә архивланган
- ↑ Brian Ellsworth and Esteban Israel. Venezuelan Congress seeks probe of protest leader.
- ↑ Martínez, Ricardo (2022-08-15). Maria Corina Machado confirma su participación en las primarias de la Unidad (es).
- ↑ Venezuela opposition candidate Machado barred from holding office-gov't (ингл.), Reuters (2023-06-30).
- ↑ María Corina - Vente Venezuela. Vente Venezuela (2016-09-14).
- ↑ Venezuelan opposition leaders awarded Europe's Sakharov Prize for democratic campaign.
- ↑ NobelPrize.org
- ↑ Венесуэла закроет посольства в Норвегии и Австралии. Коммерсантъ, 13.10.2025
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]2001–2025 елларда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары |
|
|---|---|
|
Кофи Аннан / БМО (2001) • Джимми Картер (2002) • Ширин Эбади (2003) • Вангари Маатаи (2004) • МАГАТЭ / Мөхәммәт әл-Барадеи (2005) • Гремин–Банк / Мөхәммәт Юныс (2006) • Альберт Гор (2007) • Мартти Ахтисаари (2008) • Барак Обама (2009) • Лю Сяобо (2010) • Эллен Серлиф, Лейма Гбоуэ, Тәвәккүл Карман (2011) • Аурупа берлеге (2012) • Химик коралны тыю буенча оешма (2013) • Кайлаш Сатьяртхи / Мәләлә Юсәфзәи (2014) • Тунис милли сөйләшү дүртлеге (2015) • Хуан Мануэль Сантос (2016) • Атом-төш коралын тыю өчен халыкара хәрәкәт (2017) • Дени Муквеге / Надия Мурад (2018) • Абий Әхмәт Али (2019) • БМО Бөтендөнья азык-төлек программасы (2020) • Мария Ресса / Дмитрий Моратов (2021) • Алесь Беляцкий / Мемориал / Гражданлык ирекләре үзәге (2022) • Нәргиз Мөхәммәди (2023) • Нихон Хиданкё (2024) • Мария Корина Мачадо (2025) • | |
|
Тулы исемлек | (1901–1925) | (1926–1950) | (1951–1975) | (1976–2000) | (2001–2025) |