Мария Ланг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мария Ланг latin yazuında])
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Швеция
Тәхәллүс Maria Lang
Туу датасы 31 март 1914(1914-03-31)
Туу урыны Вестерос, Швеция
Үлем датасы 8 октябрь 1991(1991-10-08)[1] (77 яшь)
Үлем урыны Нора[d]
Җирләнгән урыны Nora north cemetery[d][2]
Туган тел швед теле
Язма әсәрләр теле швед теле
Һөнәр төре язучы, сценаричы, мәктәп укытучысы
Әлма-матер Эстүгүлем үнивирситите[d]
Академик дәрәҗә докторлык дәрәҗәсе[d][3]
Әгъзалык Шведская академия детективных писателей[d]
Жанр криминальный роман[d]
Нинди веб-биттә тасвирланган nordicwomensliterature.net/writers/lang-maria-pseudonym-for-dagmar-lange/
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
 Мария Ланг Викиҗыентыкта

Дагмар Мария Ланге (псевдонимы — Мария Ланг) (швед. Dagmar Maria Lange (Maria Lang); 31 март 1914 ел, Вестерос, Швеция9 октябрь 1991 ел, Нура, Швеция) — швед язучысы, детективлар авторы, педагог.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дагмар Мария мөхәррир Класс Бернард Ланге һәм Эльса Кейсерның бердәнбер кызы булган. 1916 елда атасы вафат була. Аның үлеменең сәбәбе турында әнисе сөйләргә яратмаган, бу тыелган тема була. Аннары ул үзеннән ун яшькә өлкәнрәк вак сәүдәгәр Карл Ивар Ульссонга кияүгә чыга. Бу парның ике кызы туа. Җитди һәм диндар үги атасы Дагмар Марияга игътибарлы булган, һәм бу аның иртә үсешенә йогынты ясый.

Унике яшендә кыз китап уку белән мавыга башлый, һәм бу гадәте гомере буенча кала. Аерым алганда, Шарлотта, Эмили һәм Энн Бронте, Чарлз Диккенс, Виктор Гюго, Лев Николаевич Толстой һәм башка күп авторларның әсәрләрен укыган. Тумыштан килгән үзенчәлеге аркасында, аз, тәүлегенә дүрт-биш сәгать кенә йоклаганлыктан да, китап күп укый . Өлкәнәеп беткәч, ул Эсаяс Тегнер һәм Пер Лагерквистарны иң бөек швед язучылары дип саный.

Гаилә бик гади яшәгән. 1933 елда Дагмар Мария урта мәктәпне тәмамлаган. Бик соң — әбисенең мирасы аркасында гына — Уппсала университетына укырга кергән. Күпмедер вакыт үткәч, ул, Мария Лангның беренче китабының төп образлары — Карин Бойе һәм Вивека кебек, Стокгольм университетына (ул чакта Стокгольм югары мәктәбе дип аталган) укырга керү мөмкинлегенә ирешә. Укытучы булып, үз үзенең тормышын тәэмин итә. 1946 елда, швед философы һәм эстет Карл Понтус Викнер турында «Беллетрист буларак Понтус Викнер» дигән хезмәтен язып, филолог дипломына (һөнәре — әдәбият тарихы) ия була.

1948 елдан 1974 елга кадәр Мария Ланг Стокгольм Яңа урта мәктәбе — Альстрем мәктәбендә (Nya elementärskolan — Ahlströmska skolan) укыта. 1968 елга кадәр, директор сыйфатында булганда, хезмәт торагында — Коммендерсгатан урамы, 31 адресы буенча мәктәп бинасына сулдан терәп салынган флигельдә яшәгән.

1974 елда пенсияга чыккач, Мария Ланг 1979 елда Нурада — кияүгә чыкмый, ялгыз, урманлы матур күренешле Бергслаген өлкәсе авылында 12 ел — якты дөньядан киткәнгә кадәр яши. Илһам алу максатында, төнлә еш кына Нурашён күле яры буйлап озак итеп йөргән. Рәхмәтле халык шушы урында язучының һәйкәлен — бюстын куйган. Аның бик күп әсәрләре Нура шәһәренең прообразы булган Скуга алачыгы белән бәйле, һәм әлеге вакытта кала туристлык бюросы яңа хезмәт — китапларында урын алган вакыйгалар булып үткән урыннар буенча маршрут тәгъдим итә. Мария Ланг шул ук шәһәрнең Төньяк зыяратында зур хөрмәт белән җирләнгән. Нурада ул яраткан күлгә алып барган бер тыкрык аның исемен йөртә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мария Ланг, гаугага сәбәп булган «Үтерүчеләр генә алдашмый» дигән романы дөнья күргәннән соң, 1949 елда, басыла башлый. Соңыннан ул «ел саен —ким дигәндә бер китап» дигән девизына тайпылышсыз туры кала һәм бөтен гомере эчендә олылар өчен 43 детектив һәм балалар өчен — 4 китап чыгара. Язучы иҗаты бик уңышлы була: һәр басма шактый зур — 40 000 данәгә кадәр тираж белән чыга. 1964 елдан бирле 1980 елга кадәр шулай ук VeckoJournalen журналына музыка, шул исәптән, опера күзәтүләре яза.

1971 елда Мария Швед детектив академиясына 13 нигез салучының берсе булса да, 1973 елда, академиягә Уолтер Нилиның (инг. Walter Neely) «The Walter Syndrome» китабын, иң яхшы тәрҗемәләнгән швед телле детектив дип бүләкләгәне белән ризалашмаган өчен, әгъзалык исәбеннән төшеп калган. Тәржемәдә — «Min vän Walter» «Минем дустым Уолтер».

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]