Мария Магдалена Матсдоттер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мария Магдалена Матсдоттер latin yazuında])
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Швеция
Туу датасы 21 март 1835(1835-03-21)[1]
Туу урыны Q10466255?, Крамфорс[d], Вестерноррланд[d], Швеция
Үлем датасы 31 март 1873(1873-03-31)[1] (38 яшь)
Үлем урыны Nätra parish[d], Эрншёльдсвик[d], Вестерноррланд[d], Швеция
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]

Мария Магдалена Матсдоттер (швед. Maria Magdalena Mathsdotter; 21 март 1835 ел31 март 1873 ел) — швед саамы, 1864 елда швед Лапландиясенә саам милләтеннән булган балалар өчен мәктәп төзүне әйдәүче.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Матсдоттер 1835 елның 21 мартында Фьелльфьеллдә  Вильхельмина мәхәлләсендә туа (Лапланд провинциясе). Ул фәкыйрь гаиләдән була, атасы болан үрчетү белән шөгыльләнә, боланнарның миграциясе вакытында кыш һәм җәй көтү көтә. 1843 һәм 1844 елда кыз авырлык белән мәктәпкә йөри.

Мария Магдалена Матсдоттер 1864 елның кышында Оселдагы үз йортыннан Стокгольмга чаңгыда сәяхәт кыла, монарх белән аудиенция юллау өчен, юлның өлешен җәяүле үтә. Башкалага ул февраль аенда килә. Аңа ике патша Карл XV һәм патшабикә Луиза Нидерландская, шулай ук тол патшабикә Жозефина Лейхтенбергская белән очрашуга рөхсәт итәләр. Сәяхәтенең максаты саам балаларына мәктәп-интернатларның яңа системасын оештыру өчен патшадан рөхсәт алу була. Элек саам балалары христиан динен һәм башка мәҗбүри булган дисциплиналарны өйрәнергә мәҗбүр була, ә мәктәпләр аларның өйләреннән һәм ата-аналарыннан нык еракта урнашкан, чөнки Лапландияда алар өчен бернинди дә мәктәп булмаган. Мондый шартларда уку аннан-моннан һәм кыска гына була. Матсдоттерның инициативасы хуплана, һәм 1865 елда Вильхельминдагы мәктәп төзелешен финанслау өчен Femöresföreningen («Биш пеннинглы берләшмә») дип аталган җәмгыять оеша, һәм ул иң беренче мәктәп булып санала. Аның инициативасы саамнарның дин өлкәсендә белемле булырга изгелекле омтылышы кебек кабул ителә. Матсдоттер тыйнак һәм басынкы итеп сүрәтләнә, чөнки исемен халыкка белдерергә теләми.

Матсдоттер Стокгольмдагы Франциянең Реформатор чиркәве пасторы Анни Рурих белән бәйләнешкә керә, пастор аңа ярдәм итә. Аның сәяхәте ике мәктәп һәм ике балалар приютын булдыруга булышлык итә.

1866 елда ул тагын Стокгольмга бара һәм король белән очрашмаса да, пастор Рурих белән очрашырга тели. Бу юлы аны швед күченүчеләрнең Вильхельминада саамнарга хокуклар бүлеп бирелүенә каршы булулары борчый. Ул Швециянең төнъягында урнашкан Вестерботтенның урындагы губернаторы Эрик Виктор Альмквист белән бәйләнешкә керә. Ул Матсдоттерның эшен үзенең күзәтүе астына ала, һәм 1871 елда саамнарның хәлен яхшырту буенча законнар чыгаруда үзгәрешләр кертелә[2].

Мария Матсдоттерның тырышлыгы халыкара күләмдә зур игътибар җәлеп итә, аның турында Алмания, Бөекбритания, Франция, Швейцария, Нидерландлар матбугатында әйтелә, ул илләрдә саам мәктәпләре өчен акча җыю оештырыла. Франциядә аның турында гәҗиттә La Laponie et Maria Mathsdotter исеме астында мәкалә басылып чыга. Нидерландларда саам мәктәпләре өчен иганәләр бик актив җыела. Мария Матсдоттер «Данлыклы швед хатын-кызларының хәзерге сүзлегенә» керә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]