Мария Марцун

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мария Марцун latin yazuında])
Мария Марцун
Туган 25 март (6 апрель) 1894
Булдычев[d], Миропольская волость[d], Новоград-Волынский уезд[d], Волын губернасы, Россия империясе
Үлгән 20 июль 1970(1970-07-20)[1] (76 яшь)
Булдычев[d], Романовский район[d], Житомир өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия империясе
Һөнәре колхозник
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Романов районының Камень авылында Мария Антон кызы Марцун һәйкәле, Житомир өлкәсе

Мария Антон кызы Марцун ( укр. Марія Антонівна Марцун, рус. Мария Антоновна Марцун, 1894 — 1970) — күмәк хуҗалык җитештерүе новаторы, Украина ССР-ның Житомир өлкәсе Дзержинский (Романов) районының «Украина» күмәк хуҗалыгында звено башлыгы.

Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое (1953, 1958).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мария Антон кызы Марцун 1894 елның 6 апрелендә (иске ысул буенча 25 мартта) Булычев авылында (хәзер Житомир өлкәсе Романов районы) туган.

1934 елдан 1959 елга кадәр Житомир өлкәсе Дзержинский районының «Украина» күмәк хуҗалыгында звено башлыгы булып эшли. Шикәр чөгендереннән югары уңыш алу белән билгеле. 1941 елга кадәр Мария Марцун звеносында уртача уңыш (1 гектардан): чөгендер — 500 центнерга кадәр, тары — 48 центнер, арпа — 33 центнер, бәрәңге — 300 центнер тәшкил итә.

1960 елдан лаеклы ялда.

1949 елдан КПСС әгъзасы. Украина Коммунистлар партиясенең XVII—XIX съездлары делегаты.

1970 елның 20 июлендә вафат була, туган авылында җирләнә[2].

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое:
    • 03.11.1953 — шикәр чөгендеренең югары уңышы өчен,
    • 26.02.1958 — авыл хуҗалыгын үстерүдәге уңышлары өчен.
  • 3 Ленин ордены, медальләр, авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең 4 зур алтын һәм 4 бронза медале белән бүләкләнә.
  • «Украина» колхозының хөрмәтле звено башлыгы.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«М. А. Марцун исемендәге игенчеләр династиясе музее» бар. 1979 елда ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Мария Марцун һәм аның дәвамчыларын мәңгеләштерү өчен төзелгән. Музей авыл уртасындагы клуб янында урнашкан. Аңа «халык музее» исеме бирелгән. Музейда 4 экспозиция урнаштырылган, анда 130 га якын экспонат исәпләнә.[3]

Туган җирендә аның бронза бюсты куела.[4]

Улы — Социалистик Хезмәт Каһарманы Дмитрий Дорофей улы Марцун.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Большая советская энциклопедия : [в 30 к.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969-1978.