Эчтәлеккә күчү

Мария Турунтаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мария Турунтаева latin yazuında])
Мария Турунтаева
Туган 10 октябрь 1926(1926-10-10)
Багай, Өлҗән вулысы, Зөя кантоны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән гыйнвар 2025 (98 яшь)
Яшел Үзән, Татарстан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре савучы

Мария Турунтаева (Мария Сергей кызы Турунтаева, 10 октябрь 1926(1926-10-10), Багай, Өлҗән вулысы, Зөя кантоны, Татарстан АССР, РСФСР, СССРгыйнвар 2025 (98 яшь), Яшел Үзән, Татарстан, Россия) — Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971).

Мария Сергеевна Турунтаева 1926 елның 10 октябрендә хәзерге Кайбыч районы Багай авылында туа. 14 яшендә авылы мәктәпнең биш сыйныфын тәмамлап, колхозда эшли башлый. Сугышның беренче көннәреннән үк әтисе фронтка китә, шунда һәлак була. Гаиләдә алты бала ятим кала. 1942 елның языннан ул фермада эшли, урман егуда катнаша.[1]

1973 елда пенсияга чыга. Хәзерге вакытта Яшел Үзән шәһәрендә яши.

Фидакарь хезмәте өчен 1971 елның 8 апрелендә терлекчелек продукциясе җитештерү һәм әзерләүдәге хезмәт казанышлары өчен Ленин орденына лаек була һәм Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә, төрле медальләр белән бүләкләнгән.[2]

Кайбыч районы үзәгендәге Җиңү паркында бюст куелган.[3]

  1. Люди труда: доярка из Кайбицкого района – пример трудолюбия и активного долголетия.(үле сылтама)
  2. Герои Страны.
  3. «Герои тыла Республики Татарстан».-Казань: ред. «Книга памяти», 2015.