Маркиз утравы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Маркиз утравы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Маркиз утравы
Isle Markiz.jpg
Җәгърафия
АТБ Казан
Ил Русия
Сулык Kuybışev susaqlağıçı
Координатлар 55.7706°N 49.0411°E Edit this on Wikidata


Маркиз утравыКуйбышев сусаклагычында кече кеше яшәми торган утрау. Административ ягыннан Казанның Вахитов районына карый. Утрау Идел елгасының көймә йөрешлешле фарватерыннан уңрак, Казан елга портыннан каршы якта урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

15 гасыр - 16 гасыр башында анда Казан ханлыгының зур җәйге ярминкәләре оештырылган, ул «Сәүдә атавы» дип йөртелгән. Аңа урыс кенәзлекләре, Кавказ, Кырым, Урта Азия, Себер сәүдәгәрләре күннән эшләнгән әйберләр, затлы мехлар, тукымалар, миталдан төрле эшләнмәләр, балавыз, төрле ризык тәмләткечләре һ.б. китереп, үзара алыш-биреш иткәннәр. Екатерина II Идел буйлап гизгәндә 1767 елда утрауда була һәм аны италияле маркиз Паулуччиларга бүләк иткән дигән фараз бар. Халык теленә кергән «Маркиз утравы» атамасы шуннан килә. 19 гасыр - 20 гасырның 1 нче яртысында Казан халкының җәйге ял итү урыны. 1956 елда утрауның зур өлеше Куйбышев сусаклагычы астында кала.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]