Марк Карни
Марк Карни | |
---|---|
![]() | |
![]() | |
Вазыйфага керешкән 2025 елның 9 марты | |
Аңа кадәр | Джастин Трюдо |
Канаданың Либераль партиясе[d] лидеры | |
Вазыйфага керешкән 2025 елның 9 марты | |
Аңа кадәр | Джастин Трюдо |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 16 март 1965 (60 яшь) Канада , Төньяк-Көнбатыш территорияләр, Форт-Смит[d] |
Сәяси фирка | Либераль партия[d] |
Җефет | Диана Фокс[d] |
Белем | Гарвард университеты Оксфорд университеты |
Марк Карни (ингл. Mark Carney, 1965 елның 16 марты, Канада, Төньяк-Көнбатыш территорияләр, Форт-Смит[d]) ― канадалы икътисадчы, банкир һәм сәясәтче, 2025 елның 9 мартыннан Канаданың Либераль партиясе[d] лидеры. 2025 елның 9 мартыннан Канаданың билгеләнгән (prime minister–designate; ант биргәнче) премьер-министры[1].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1965 елның 16 мартында Канаданың төньяк-көнбатышындагы Форт-Смит шәһәрчегендә туган. 1988 елда Гарвард университетын тәмамлаган, икътисад өлкәсендә махсуслашкан. Икътисад буенча магистр дәрәҗәсен (MPhil) Изге Петр көллиятендә (Оксфорд университеты) 1993 елда алган, докторлык дәрәҗәсен (DPhil) 1995 елда шул ук университетның Наффилд көллиятендә алган, анда «Конкуренциянең динамик өстенлекләре» темасына диссертация яклаган.
13 ел Goldman Sachs[d] компаниясенең Лондон, Нью-Йорк, Торонто һәм Токиодагы бүлекчәләрендә эшләгән, суверен куркынычлар, үсә торган икътисадларның заем капиталы базарлары һәм банк инвестицияләре мәсьәләләре белән шөгыльләнгән.
2003 елдан 2004 елга кадәр Канада банкында халыкара мәсьәләләр буенча идарәче урынбасары булып эшләгән. 2004 елның ноябреннән 2007 елның октябренә кадәр – Канаданың финанслар департаментында.
2008 елның февраленнән – Канада банкы идарәчесе. 2010 елда Карни G7[d] (Зур җиделек) илләреннән рефинанслау ставкасын арттыруга карар кылган бердәнбер Үзәк Банк башлыгы булып чыккан.
2011―2018 елларда финанс тотрыклылыгы буенча Совет рәисе булган, бу эшне Үзәк банклардагы эш белән бергә алып барган. Әйдәп баручы финансистлар һәм галимнәрнең халыкара Утыз төркеме[d] оешмасы әгъзасы.
2013 елның 21 июлендә Англия Банкының идарәчесе итеп билгеләнә, аның тарихында иң яшь рәис була. Контракт 5 елга еллык оклады 624 000 фунт стерлинг белән төзелгән. 2018 елда Карни белән контракт 2020 елның гыйнварына кадәр озайтылган.
2018 елның ноябрендә (инде булган Ирландия һәм Канаданыкыннан тыш) Британия гражданлыгы алган[2].
2019 елда Американың Джексон Хоул шәһәрендә ел саен уздырыла торган АКШ ФРСы конференциясендә төрле илләрнең Үзәк банклары башлыклары һәм ФРС бүлекчәләре җитәкчеләре белән очрашу вакытында Марк Карни долларны дөнья резерв валютасы[d] буларак яңа цифрлы валюта белән алыштырырга тәкъдим иткән[3]. Аның фикеренчә, күп полярлы дөньяга күп полярлы валюта да кирәк. Глобаль товарлар кәрзиненә нигезләнгән яңа цифрлы валюта дөнья икътисадына тигезлек бирәчәк. Карни сәүдә сугышлары бөтен дөньяда бизнес алып бару шартларын начарайта, дип саный[4].
2023 елның августыннан ― Bloomberg[d] компаниясенең директорлар советы рәисе.
2025 елның гыйнварында партиянең гамәлдәге лидеры премьер-министр Джастин Трюдо отставкага китүе турында игълан иткәннән соң, Канаданың либераль партиясе лидеры сайлауларында рәсми рәвештә үз кандидатурасын тәкъдим иткән[5]. Сайлау алды узышы барышында М. Карнины эчке сайлаулар фавориты буларак карый башлаганнар, анда аның төп көндәше элеккеге финанс министры Христя Фриланд[d] булган. Җәмәгатьчелек фикерен сораштырулар шулай ук әгәр ул партияне җитәкләсә, сайлауларда ул Трюдо отставкасы вакытына барлыкка килгән консерваторлардан зур артта калуны тулысынча диярлек бетерә дип күрсәткән[6].
2025 елның 9 мартында Канаданың либераль фиркасе лидеры итеп сайланган[7]. Джастин Трюдо отставкасыннан соң Канаданың 24нче премьер-министры була[8].
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Өйләнгән. Хатыны икътисадчы, язучы Диана Фокс[d]. 4 кызы бар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Mark Carney: Canada's next PM vows to win trade war with Trump (2025-03-10).
- ↑ Fergal O'Brien (2018-11-22). BOE Governor Carney Fulfills Promise by Becoming U.K. Citizen. Bloomberg.
- ↑ Глава ЦБ Англии предложил заменить доллар новой резервной валютой (2019-08-23). 2019-08-23 тикшерелгән.
- ↑ Al Lewis (2019-08-23). Bank of England Governor Mark Carney proposes new currency, and says trade war is dampening business confidence. CNBC. 2019-08-24 тикшерелгән.
- ↑ Бывший глава Банка Англии Марк Карни хочет заменить Трюдо на посту премьера Канады (2025-01-17).
- ↑ Lori Turnbull (2025-02-18). The Liberal Leadership Debates: It’s All About Carney.
- ↑ Hira Humayun (2025-03-10). Canada’s Liberal Party chooses Mark Carney to succeed Justin Trudeau. 2025-03-10 тикшерелгән.
- ↑ Mark Carney runs for leader of Canada's Liberal Party (2025-01-16).
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Марк Карни — успешный глава Банка Англии 2015 елның 2 апрель көнендә архивланган.
- Интервью Марка Карни каналу CNBC 2019 елның 24 август көнендә архивланган.
- 16 март көнне туганнар
- 1965 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Канадада туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Әлифба буенча галимнәр
- Икътисад буенча фәлсәфә докторлары
- Канада премьер-министрлары
- Канада сәясәтчеләре
- Оксфорд университетын тәмамлаучылар
- Гарвард университетын тәмамлаучылар