Мароккода ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мароккода ислам latin yazuında])
Мароккода ислам
Дәүләт  Марокко
 Мароккода ислам Викиҗыентыкта
Марракеш шәһәренең иң зур мәчете (манара биеклеге 77 м). 1199 елда төзелгән
Марокконың порт шәһәре Лараш мәчете

Мароккода ислам (гарәп. الإسلام في المغرب‎) – дәүләт динe. Ил халкының (37,1 млн кеше, 2020 елга) 99 % ы – мөселманнар (күпчелеге Мәлики мәзһәбе сөнниләре, шигыйлар аз санда, дәүләт тарафыннан эзәрлекләнә һәм яшерен эш итә) [1] [2]. Сәләфилек йогынтысында илнең мәчетләрендә һәм башлангыч мәктәпләрендә мәҗбүри рәвештә әшәрилек(ингл.) өйрәнелә. Мароккода исламның Заһирия(ингл.) агымы да күзәтелә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам дине Мароккода 680 елда Укба ибн Нәфи(ингл.) җитәкчелегендә Төньяк Африканы гарәпләрнең яулап алулары вакытында барлыкка килә. 788 елда шигый Идрисиләр(ингл.) Марокконың күпчелек өлешендә идарә иткән. Соңрак ил белән идарә иткән көчлерәк Ислам династияләре барлыкка килә. Алар арасында Әлмөрәбиләр(ингл.) (1040―1147) беренче булып Марокконы, шулай ук Көнбатыш Африка, Испания һәм Алжирдагы зур төбәкләрне берләштерә. Әлмөрәбиләр чорында Мароккода Мәлики мәзһәбе (ислам юриспруденциясе мәктәбе) иң танылган мәзһәбкә әйләнә.

Әлмүвәһидиләр(ингл.) идарә иткәндә (1121―1269), зур булмаган мөселман агымнары эзәрлекләнүгә дучар була һәм ортодоксаль сөнни исламы бөтен ил буенча тарала башлый [3][4][5].

2016 елда хөкүмәт Мәлики мәзһәбен алга таба үстерү стратегиясен эшли. Дини белем буенча дәреслекләрдә уку программасыннан көч куллануны пропагандалаучы өзекләр алына. Нәтиҗәдә, дини дәреслекләрдә элекке 50 урынына 24 дәрес калган [6][7].

Саны һәм таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Pew тикшеренүләр үзәге мәгълүматы нигезендә, Мароккода мөселманнарның 99 % ы ― Мәлики мәзһәбе сөнниләре, калган 1 % ы – шигыйлар, Коръәнчеләр, гыйбәдияләр һ. б.

Мароккода күп санлы сәләфи(ингл.) хәрәкәте вәкилләре бар. Король Мөхәммәд VI(ингл.) администрациясе дәүләт программасы ярдәмендә илдә сәләфилеккә каршы көрәшә, аның кысаларында 100 000 имам илнең 50 000 мәчетенә йөри һәм Мәлики мәзһәбенең гадәти исламын алга этәрә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. The World Factbook. Morocco. Центральное разведывательное управление. әлеге чыганактан 2018-12-26 архивланды. 2011-11-15 тикшерелгән.
  2. Chiites, Bahaïstes, Évangélistes : Les pratiques religieuses occultes au Maroc (фр.)
  3. http://www.qantara.de/webcom/show_article.php/_c-476/_nr-1132/i.html
  4. Archived copy. әлеге чыганактан 2010-06-12 архивланды. 2021-12-22 тикшерелгән.
  5. Archived copy.[art_id]=24583&cHash=e64aaa807d
  6. Vidino (2018). DE-RADICALIZATION IN THE MEDITERRANEAN - Comparing Challenges and Approaches. Milano: ISPI. pp. 69–70. ISBN 9788867058198. https://www.ispionline.it/sites/default/files/pubblicazioni/mediterraneo_def_web.pdf. Retrieved 2019-03-19. 
  7. FOCUS - Morocco reforms religious education to fight extremism (en) (2016-12-13).