Марсель Гафуров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марсель Гафуров latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Марсель Гафуров
Тугач бирелгән исеме: Марсель Абдрахман улы Гафуров
Туу датасы: 10 май 1933(1933-05-10)
Туу урыны: Морак, Күгәрчен районы, Coat of Arms of Bashkir ASSR.png БАССР, РСФСР байрагы РСФСР, Flag of the Soviet Union.svg/State Emblem of the Soviet Union.svg ССРБ
Үлем датасы: 16 июнь 2013(2013-06-16) (80 яшь)
Үлем урыны: Coat of arms of Ufa.svg Уфа, Flag of Bashkortostan.svg Башкортстан Республикасы, Русия байрагы Русия Федерациясе
Эшчәнлек төре: язучы, журналист, тәрҗемәче
Юнәлеш: проза, шигърият, драма
Жанр: очерк, хикәя, публицистика, әдәби тәрҗемә
Иҗат итү теле: урыс
Премияләр: Степан Злобин, Булат Рәфыйков һәм Мәҗит Гафури исемендәге премияләр
Бүләкләр: БАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре

Марсель Гафуров – күренекле язучы һәм журналист, Башкортстан язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләрен урыс теленә тәрҗемә итүче, БАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Степан Злобин, Булат Рәфыйков һәм Мәҗит Гафури исемендәге премияләр лауреаты.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марсель Абдрахман улы Гафуров 1933 елның 10 маенда Башкортстанның Күгәрчен районы Морак авылында туган. Морак педагогия училищесыннан соң, 1955 елда К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтын кызыл диплом белән тәмамлый.

Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, 1958 елдан “Ленинец” — “Ленинсе” республика комсомол-яшьләр гәҗите редакциясендә эшли. Биредә 14 ел эчендә әдәби хезмәткәрдән баш мөхәрриргә кадәр юл үтә. 1972 елдан 1983 елга кадәр «Советская Башкирия» гәҗитенең баш мөхәррир урынбасары вазыйфасын башкара.

80нче елларда М. А. Гафуров Башкортстан Язучылар берлеге консультанты һәм партия оешмасы секретаре булып эшли. Урыс телендә шигырьләр, проза һәм публицистик әсәрләр иҗат итә. 1960 елда Уфада аның “Ранний снег” дигән беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. М. А. Гафуров — ун китап авторы. Аның шигырьләре, публицистик әсәрләре, очерклары һәм хикәяләре, гәҗит-журналларны исәпкә алмыйча, Уфа, Мәскәү, Свердлау һәм Куйбышевта нәшер ителгән өч дистәгә якын күмәк авторлар җыентыкларында басылган.

М. Гафуров илебез һәм чит илләр буйлап күп йөрде. Үзбәкстанда газ үткәрүчеләр белән Караком чүлен һәм Устюртны үтте. Һәр сәфәре турында үз укучылары алдында хисап тотты, алар язучының җир асты һәм газ магис-тральләрен төзүче якташларыбыз турындагы “Тимер кәрван эзләре буйлап”, “Британия турында”, “Тонык көзгеләр патшалыгында”, “Әдрән диңгез буенда” дип аталган юлъязмаларын зур кызыксыну белән кабул итте. ГДРга сәфәре нәтиҗәсе булып Башкортстан белән Һалле округы арасын-дагы дуслык турында Мәскәүдә “Якынаю” дигән китабы нәшер ителде.

М. Гафуров Башкортстан шагыйрьләренең һәм язучыларының әсәрләрен урыс теленә тәрҗемә итү өстендә күп һәм мавыгып эшләде. Ул Мәҗит Гафури, Мостай Кәрим, Рәми Гарипов һәм башкаларның шигырьләрен, Динис Исламов, Фәрит Исәнгулов, Җәлил Киекбаев, Ногман Мусин, Кирәй Мәргән, Булат Рәфыйков романнарын, Вазыйх Исхаков, Рәшит Солтангәрәев, Әмир Әминев повестьларын, шулай ук Шәһит Ходайбирдин, Таңчулпан Гарипова, Зиннур Ураксин китапларын тәрҗемә итте. М. Гафуров тәрҗемә иткән Башкортстан язучылары китапларының гомум тиражы 1 миллион данәгә якын.

М. Гафуровның 80 яшьлек юбилеена Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында аның “Что было, то было” дип аталган әсәрләр җыентыгы дөнья күрде.

М. Гафуров 16 июньдә 81нче яшендә, озакка сузылган каты авырудан соң вафат булды.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]