Марсель Зарипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марсель Зарипов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Марсель Зарипов
М.Х.Зарипов.gif
Туган телдә исем Марсель Харис улы Зарипов
Туган 23 октябрь 1931(1931-10-23)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Янурыс
Үлгән 6 гыйнвар 2017(2017-01-06) (85 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Зур Кызыл урам, 59, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы
Русия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре язучы, журналист, тәрҗемәче
Бүләк һәм мөкәфәтләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре - 1987
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Хөсәен Ямашев исемендәге премия

Марсель Харис улы Зарипов (1931 елның 23 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Янурыс2017 елның 6 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) — татар язучысы, журналист, Татарстан АССР (1981) һәм РСФСР (1987) атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (1987) һәм Татарстан АССР журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе (1972) лауреаты. ССРБ журналистлар һәм язучылар (1970 елдан) берлекләре әгъзасы. Әсәрләрен рус телендә яза. Абыйсы Изаил Зарипов (19271999) шулай ук язучы[2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1931 елның 23 октябрендә Татарстан АССРның Сарман районы Янурыс авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Әнисе күп буыннар муллалык иткән руханилар нәселеннән. Балачагы шул районның Петровка-Завод авылында уза, шунда җиде сыйныф тәмамлап, 19461951 елларда Петровка спирт заводында гади эшче булып эшли. 19511955 елларда ССРБ Хәрби диңгез флотында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, «Татнефть» берләшмәсе каршындагы кыска курслы бораулау кадрлары мәктәбендә укып, электромонтер һөнәрен үзләштерә һәм 1958 елның көзенә кадәр «Әлмәтнефть» идарәсендә нефть промыселларында эшли. Шушы елларда аның Әлмәт шәһәр газетасы «Знамя труда» битләрендә беренче әдәби язмалары күренә башлый. 1958 елда Марсель Зариповны әлеге газета редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп алалар[3]. Монда эшләү чорында ул экстерн тәртибендә өлгергәнлек аттестатына имтихан тота һәм Казан дәүләт университетының рус теле һәм әдәбияты бүлеген читтән торып тәмамлый (1966). 1958 елданһөнәри журналист һәм язучы.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марсель Зарипов — әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап, журналистлык эше аша килгән язучыларның берсе. Аның беренче хикәяләре («Дед Матвей», «Сюрприз», «Портрет», «Чужой медовый месяц» һ. б.) республика һәм җирле матбугатта алтмышынчы елларда басылып чыга. Җитмешенче елларда әдип очерк жанрына игътибарын күбрәк юнәлтә һәм бу өлкәдә сизелерлек уңышларга ирешә. Аның «Кара алтын чишмәсе» (рус. Родники черного золота, Р. Сабиров белән бергә язылган), «Сембердән Казанга хәтле» (рус. От Ульяновска до Казани, Жан Миндубаев белән бергә язылган), «И кадерле туган як», «Тугызынчы биеклек» (рус. Девятая высота), «Уракчы егетләр» (рус. Жнецы), «Вершины», «Читләрнең ширбәт ае» (рус. Чужой медовый месяц), «Фатирга ордер» (рус. Ордер на квартиру) кебек татар һәм рус телләрендә басылып чыккан очерк китаплары тормыш материалына бай һәм актуаль яңгырашлы булулары белән аерылып тора. Очерк һәм публицистика өлкәсендәге иҗади уңышлары өчен Марсель Зарипов 1972 елда Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе белән бүләкләнде.

Марсель Зарипов тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә, күп кенә татар язучыларының романнарын һәм хикәяләрен рус теленә тәрҗемә итте: Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» (рус. Завещание, 1966), Гариф Ахуновның «Артышлы тау буенда» (рус. За горой Артыш, 1973), Нурихан Фәттахның «Ител суы ака торур» (рус. Итель река течет, 1978), Вакыйф Нуруллинның «Аккан су юлын табар» (рус. С ношей гору не обходят, 1982) һ. б.

Журналистлык эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959 елдан — «Знамя труда» (Әлмәт) шәһәр газетасы редакциясе хезмәткәре. 19621966 елларда«Советская Татария» газетасының нефть районнары буенча үз хәбәрчесе. 1966 елдан, чирек гасыр, «Советская Россия»(рус.) газетасының Татарстан буенча махсус корреспонденты булып эшли. Анда республика тормышына багышланган, үткен икътисади һәм иҗтимагый мәсьәләләрне күтәргән меңләп мәкалә бастыра. 19921998 елларда — «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хезмәткәре. 2000 елдан «Сам хозяин» газетасында умартачылык бүлеген алып бара. «Татар иле» – «Татарские края» гомумтатар гәҗитен оештыручыларның берсе[4].

2017 елның 6 гыйнварында Казанда 85 яшендә вафат[5][6]. Питрәч районы Салкын Чишмә авылы зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин), 1 нче том: Чаллы, 2000.
  2. Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: Яз, 2017, 65-66нчы бит. ISBN 978-5-95-00696-1-1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]