Марсель Шәйдуллин
Марсель Шәйдуллин | |
---|---|
![]() | |
Туган | 4 май 1974 (50 яшь) Нәдер,Әлмәт районы, Татарстан АССР, ССРБ |
Ватандашлыгы | ![]() |
Әлма-матер | Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе |
Һөнәре | сәясәтче |
Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин (1974 елның 4 мае, Нәдер, Әлмәт районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. Ютазы муниципаль районы башлыгы (2010—2011) Татарстан Республикасының Азнакай муниципаль районы башлыгы (2012 елдан). Россия Федерациясенең атказанган җирле үзидарә хезмәткәре (2024).
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Марсель Шәйдуллин 1974 елның 4 маенда Татарстан АССРның Әлмәт районы Нәдер авылында туа. Әтисе — Зөфәр Шәйдуллин озак вакытлар республикада иң эре агрохолдингын — Токарликов исемендәге совхозны җитәкләгән[1]. 1996 елда «ветеринария табибы» белгечлеге буенча Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлый.
1996—1997 елларда — «Васильевская» агрофирмасы ҖЧҖнең ветеринария табибы. 1997 елдан Әлмәт районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге башлыгы. 1999 елдан 2002 елга кадәр «Чишмә» коммуналь предприятиесе директоры. 2002—2010 елларда — Әлмәт муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары. 2010 елда Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе.
2010 елдан 2011 елга кадәр Ютазы муниципаль районы башлыгы. 2011 елның 20 декабрендә Ютазы районы Советы утырышында Марсель Шәйдуллин Ютазы районы башлыгы вәкаләтләрен үз өстеннән ала[2]. Шул ук көнне Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә[3].
2012 елның 19 октябрендә Азнакай халык депутатлары район Советы сессиясе барышында Марсель Шәйдуллин Азнакай районы һәм шәһәре башлыгы итеп сайлана[4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
- 2021 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты.
- 2024 ― Россия Федерациясенең атказанган җирле үзидарә хезмәткәре[d][5]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Предновогодние казни Минниханова
- ↑ Глава Ютазинского муниципального района РТ Марсель Шайдуллин сложил с себя полномочия руководителя, archived from the original on 2021-04-11, retrieved 2021-04-11
- ↑ Экс-глава Ютазинского района переходит на работу в Азнакаевский район РТ
- ↑ Избран глава Азнакаевского района Татарстана и города Азнакаево, archived from the original on 2021-04-11, retrieved 2021-04-11
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 20 декабря 2024 года № 1089 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]![]() | |
---|---|
КПСС район комитетының 1нче секретарьлары (1930–1991) | Җәләй Гыйльметдинов (1930-1932) • Исхак Еникеев (1932) • Андрей Ильин (1932-1935) • Баһаветдин Кәбиров (1935-1937) • Григорий Колчерин (1937-1938) • Гариф Хәмидуллин (1938-1940) • Кәлим Фәйзиев (1941-1943) • Мулла Җәлилов (1943-1946) • Бари Шәехов (1946-1948) • Исмәгыйль Гайфетдинов (1949-1954) • Гали Садыйков (1954-1958) • Һидият Хәмидуллин (1958-1961) • Әнвәр Баһаветдинов (1961-1962, 1965-1979) • Иван Жжонов (1963-1964) • Октябрь Мөхетдинов (1979-1989) • Азат Харисов (1989-1991) • Ниһат Мозаффаров (1991) |
район Советы башкарма комитеты рәисләре (1930―1991) | Шәмси Гайнетдинов • Әхәт Бәхтиев • Мөхәммәт Нәфыйков • Һибәтулла Әхмәтбаев • Саях Галәветднов • Исмәгыйль Ганиев • Әнвәр Лотфуллин • Фәһим Хисамов • Якуп Йосыпов • Рәис Хәбибуллин • Әнвәр Камилов • Азат Мөгыйнов • Йосыф Мортазин Изосим Панфилов • Мәхмүт Бәширов • Октябрь Мөхетдинов • Алмаз Хәлимов • Әнәс Исхаков • Илгизәр Шиһапов • Марат Гафаров • Илдар Зиннуров • Марсель Шәйдуллин |
Район башлыклары (1991 елдан) | Әнәс Исхаков (1992-2005) • Мансур Хәйретдинов (2005-2008) • Рафис Галиев (2008-2011) • Марсель Шәйдуллин (2012―2025) |
- 4 май көнне туганнар
- 1974 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Татарстан муниципалитетларының гамәлдәге җитәкчеләре
- Әлмәт районында туганнар
- Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаучылар
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Район башлыклары
- Россия Федерациясенең атказанган җирле үзидарә хезмәткәрләре