Марсил Төхфәтуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марсил Төхфәтуллин latin yazuında])
Марсил Төхфәтуллин
Туган 22 ноябрь 1974(1974-11-22)[1] (49 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Рихард Зорге урамы, Казан[2]
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Идел (футбол клубы, Казан), КАМАЗ, КАМАЗ, Зеленодольск[d], Рубин, Диана[d] һәм Диана[d]

Марсил Нәкыйп улы Төхфәтуллин (22 ноябрь 1974(1974-11-22)[1] (49 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — футболчы (һөҗүмче) һәм мини-футболчы, РФның Беренче лигасы җиңүчесе (Чаллы «КАМАЗ»ы составында). Футбол буенча КМС.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марсил Төхфәтуллин 1974 елның 22 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. «Волна» (Казан) футбол мәктәбендә тәрбияләнүче. 1992 елда Казанның «Идел» командасында профессиональ карьерасын башлый.

1992 елның җәендә Төхвәтуллин Яр Чаллының «КАМАЗ» клубына күчә, беренче лигада 6 матч уйный. Киләсе сезонда 1993 елның 13 мартында «Уралмаш»ка каршы уенда Югары лигада дебют ясый. Югары лигада барлыгы Төхвәтуллин 7 матч үткәрә (барысында да алмашка чыга).

1993 елда АКШта узган Универсиадада катнаша. 1993 елда Яшел Үзәннең «Прогресс» клубына күчә, аның өчен ике ел ярым чыгыш ясый, 1996 елда Казанның «Рубин» командасы өчен, ә киләсе ике сезонда — Волжскның «Диана» командасы өчен уйный.

1997 елдан «Приволжанин» (Казан) мини-футбол клубы өчен чыгыш ясый, бер елдан соң ул зур футболдан китеп, мини футболда гына чыгыш ясый. «Приволжанин» составында Россия чемпионатының югары лигасында 5 сезон (1999—2004) үткәрә. Югары лигадан төшеп калгач һәм клуб таркалгач, профессиональ карьерасын тәмамлый, шәһәр чемпионатында һәвәскәрләр клублары өчен уйный.

2013 елда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә «Югары квалификацияле футболчылар әзерләү теориясе һәм методикасы» юнәлеше буенча белем ала[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]