Марс Рафиков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марс Рафиков latin yazuında])


РАФИКОВ Марс Закир улы (29.09.1933, Кыргызстан ССРның Джелалабад шәһәре - 23.07.2000, Алма-Ата шәһәре, Казахстан) да туа. Хәрби очучы, СССР космонавтларының беренче отряды әгъзасы, космонавт-сынаучы.

ВВС махсус мәктәбен (Ленинабад ш.), Орел хәрби училищесын (1959) тәмамлый.
1959-1982 елларда - авиация хезмәте. 1960 елда СССРның 20 очучы-сынаучыларыннан торган беренче Гагарин космонавтлар отрядына чакыралар, анда ул 1962 елга кадәр хезмәт иткән. Аннары Украинада һәм Төньяк Кавказда хезмәт итте, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашты. Демобилизациядән соң (1985) майор исемендә Казахстанның ДОСААФ Үзәк Комитетында җәйге эш буенча инструктор булып эшләгән. Кызыл Йолдыз (1961, 1980) орденнары, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән (1947).

М.Рафиковның әнисе тумышы белән ТАССРның Буа районы Исаково авылыннан, ул анда берничә тапкыр килгән.