Марс Сафиуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марс Сафиуллин latin yazuında])
Марс Сафиуллин
Туган 12 март 1952(1952-03-12)
Кыңгыр-Мәнәвез, Бишбүләк районы, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Үлгән 16 сентябрь 2019(2019-09-16) (67 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре сәнгатькәр, биюче, укытучы
Эш бирүче Фәйзи Гаскәров ансамбле, Уфа дәүләт «Нур» татар театры һәм Башкорт дәүләт филармониясе

Сафиуллин Марс Галим улы (12 март 1952 ел16 сентябрь 2019 ел) — биюче, югары һәм махсус урта мәктәп укытучысы. Башкорт АССР-ының халык артисты (1989).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марс Галим улы Сафиуллин 1952 елның 12 мартында Башкорт АССР-ының Бишбүләк районы Кынгыр-Мәнәвез авылында туган.

1970 елда Стәрлетамак каласындагы Республика мәдәни-агарту училищесын (педагоглары К. С. Цыганков, В. А. Цыпля) тәмамлагач, Бишбүләк авылындагы район мәдәният йортына методист булып эшкә килә.

Бишбүләктә эшләү дәверендә Уфада сәнгатьле үзешчән конкурсларында катнаша. 1973 елда аны Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академиягә халык биюләре ансамбленә эшкә чакыралар.

1991 елдан — Уфа «Нур» татар дәүләт театрының бию репетиторы, 1995 елдан 1998 елга кадәр — Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә балет солисты булып эшли.

Педагогик эшчәнлек алып бара: 1991-1995 елларда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында, әлеге вакытта Уфа сәнгать училищесында, хореография училищесында һәм шулай ук Уфа сәнгать институтында укыта.

Марс Галим улы Сафиуллин 2019 елның 16 сентябрендә Уфа шәһәрендә вафат була[2].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкорт АССР-ның халык артисты (1989)
  • Башкорт АССР-ның атказанган артисты (1983)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сафиуллин М. «Я влюблен в красоту»: Беседа с народным артистым РБ М. Сафиуллин / Веда беседу Э. Мирсаяпова. // Светлый путь. — 1998. — 23 дек. — С. 4.
  • Танцуй, Марс!: (О М. Сафиуллин) // Сулейманов А. Вместе краси этот мир. — Белебей, 2002. — С. 92-96.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]