Марс (планета)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Марс Марсның астрономик символы
OSIRIS Mars true color.jpg
Марс Розетта космик аппараты 2007 елның февралендә планета яныннан очып үткәндә, ул аппараттагы OSIRIS инструменты төшереп алган, планетаның асыл төсен күрсәтүче рәсемдә
Башка атамалар

Мәрих, Мәррих, Кызыл планета

Ачыш
Беренче ачыш ясаучы

Асаф Холл

Орбиталь үзенчәлекләре

Дәвер: J2000

Эксцентриситет орбиталар (e)

0,0935±0,0001[1] һәм 0,0933941[2]

Нәрсәнең иярчене

Кояш

Иярченнәре

Фобос һәм Деймос

Физик үзенчәлекләре
Масса (m)

6,4185×1023 кг

Уртача тыгызлык (ρ)

3,9335 г/см³

Викимәгълүматта булган чыганаклар
Марста табылган Гематит конкрециясе (тимер оксиды) үткән заманда су сыек хәлдә булганына күрсәтә, «Оппортьюнити» марсгизәре төшергән фото
Марс өслегендә бәс
Төньяк котып боз бүреге

Марс, Мәрих[3][4]Кояш системасында Кояштан дүртенче булып урнашкан планета. Зурлыгы буенча җиденче, "кечкенәлеге" буенча — икенче планета (Меркурийдан гына зуррак). Марс массасы Җир массасының 10,7 процентын тәшкил итә. Борынгы Рим мифологиясендәге сугыш алласы Марс хөрмәтенә аталган. Өслегендә күп булган тимер оксиды Марска кызгылт төсмер бирә[5], шунлыктан аны "кызыл планета" дип тә атыйлар[6][7][8].

Сыек кына атмосферасы булган Марс — Җир төркеме планетасы яки җирсыман планета. Аңарда Айдагы кебек метеорит кратерлар да, Җирдәге кебек вулкан, үзәнлек, чүл һәм котып боз бүрекләре дә бар. Әйләнү периоды, ел фасыллары алмашыну һәм бу ел фасыллары алмашынуга сәбәпче күчәр авышлыгы ягыннан да ул Җиргә охшаган.

Марстагы Олимп исемле тау (Olympus Mons) — Кояш системасында билгеле булган иң биек вулкан һәм икенче иң биек тау (планеталарда урнашкан тауларны гына игътибарга алсак, ул иң биеге), ә Маринер исемле каньон (Valles Marineris) — Кояш системасындагы иң зур каньоннарның берсе. Төньяк ярымшарда урнашкан Бореалис бассейны планетаның 40 процентын били һәм гаять зур бер метеорит кратеры була ала[9][10].

Марсның ике табигый иярчене бар — Фобос һәм Деймос (борынгы юнанча "курку" һәм "дәһшәт"). Икесе дә кечкенә һәм иррегуляр шәкелле. Алар, 5261 Эврика Марс трояны кебек үк, Марс гравитацион кырына килеп эләккән астероид булырга мөмкин[11][12].

Марста тереклек бармы яисә булганмы дигән сорауга җавап эзләүче тикшеренүләр бара. Берничә астробиологик миссия планлаштырылган, шул исәптән Mars 2020 һәм EkzoMars гизәрләре[13][14][15][16]. Атмосфера басымы түбән булуы сәбәпле (Җирдәге атмосфера басымының 6/1000 өлешен тәшкил итә[17]), Марс өслегендә су сыек килеш тора алмый, мәгәр иң тирән уйcулыкларда һәм кыска вакытлы торса гына[18][19]. Котып боз бүрекләренең икесе дә башлыча судан торырга охшый[20][21]. Әгәр дә планетаның көньяк котыбындагы бозлар эресә иде, хасил булган су планета өслеген 11 метр тирәнлегендәге су тышчасы белән капларга җитәр иде[22]. 2016 нчы елның 22 ноябрендә NASA Марсның Утопия тигезлеге дигән өлкәсендә зур күләмдә җир асты бозлары табылуы турында хәбәр итә. Табылган су күләме якынча Югары күлдәге (инг. Lake Superior) су күләменә тигез дип фаразлана (рәсем)[23][24][25]. Бу Байкалдагы суның яртысы дигән сүз (Байкалдагы су күләме 23600 км3 булса[26], Югары күлдә ул 12100 км3 тәшкил итә[27]).

Марсны Җирдән гади күз белән күреп була. Аның йолдызча зурлыгы −2,91 гә җитә[28], бу күрсәткеч буенча ул Юпитер, Венера, Ай һәм Кояштан гына калыша. Шулай да Җирдә урнашкан оптик телескоплар Җир белән Марс бер-берсенә иң якын чакта да киңлеге 300 километрдан да ким булмаган үзенчәлекләрне генә аермачык күрсәтә алалар — Җирнең атмосферасы андый күзәтүләрне кыенлаштыра[29].

Атамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элегрәк татар телендә планета исеме буларак гарәп алынмасы Мәррих (иске тат. مريح‎) кулланылган[3], әмма хәзерге вакытта бу исем сирәк кулланыла.

Физик үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марсның диаметры Җир диаметрының якынча яртысы кадәр, өслек мәйданы исә Җирдәге коры җир мәйданыннан бераз гына кимрәк[28]. Марсның тыгызлыгы Җирнекеннән түбәнрәк булып, күләме Җир күләменең 15%, ә массасы Җир массасының 11% кадәр. Нәтиҗәдә гравитация көче Җир өстендәге гравитация көченең 38% тәшкил итә. Марс өслегенең кызыл/кызгылт-сары күренешенә тимер (III) оксиды, ягъни күгәрек сәбәпче[30]. Якыннан караганда исә — иярчендәге яки марсгизәрдәге камералардан — Марсның күп өлеше ирис төсендә булып та күренергә, ә кайбер өлкәләре, нинди минераллар булуына карап, алтын төсендә, көрән я яшькелт тә булырга мөмкин[31].

Чагыштыру: Җир һәм Марс
Марсның төп үзенчәлекләрен күрсәтүче анимация (00:40)
NASA'ның өч иярчене Марсның гравитация кырын ничек билгеләгәнен аңлатучы видео (01:28)

Эчке төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җир кебек үк, Марс тыгыз металлик төшкә һәм ул төш тирәсендәге көпшәгрәк маддәләрдән торучы катламнарга бүленгән[32]. Планетаның эчке төзелешенең бүгенге модельләренә күрә, төшенең радиусы 1794±65 км тәшкил итә, ул төш башлыча тимер белән никельдән һәм 16–17% тирәсе күкерттән тора[33]. Бу тимер (II) cульфидлы төш җиңел элементларга Җир төшеннән ике тапкыр баерак дип исәпләнә[34]. Төш силикатлардан торучы мантия белән әйләндереп алынган. Бу мантия планетаның күп кенә тектоник һәм вулканик үзенчәлекләрен формалаштырган, әмма хәзер сүнгән булырга охшый. Кремний һәм кислородтан кала, Марс кабыгында иң күп очраучы элементлар булып тимер, магний, алюминий, кальций һәм калий торалар. Планета кабыгының уртача калынлыгы 50 км тирәсе, максималь калынлыгы – 125 км[34]. Җир кабыгының уртача калынлыгы исә 40 км.

Өслегенең геологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марс ул кремний белән кислородтан торучы минераллардан, металлардан һәм гадәттә тау токымы составында була торган башка элементлардан тәшкил ителгән җирсыман планета. Марсның өслеге башлыча базальттан тора[35], әмма кайбер өлешләре гадәти базальттан кремний диоксидына баерак булырга һәм Җирдәге андезит ташларга һәм кремний пыяласына охшарга мөмкин. Планетаның түбән альбедолы өлкәләрендә плагиоклаз кыр шпатлары бар. Төньяк түбән альбедолы өлкәләр исә табак силикатларның һәм кремнийга бай пыяланың гадәттәгедән күбрәк микъдарына ия. Көньяк калкулыкларның кайбер өлешләрендә барлыгы сизелерлек микъдарда кальцига бай пироксен бар. [36] Шулай ук кайбер өлкәләргә генә хас һематит һәм оливин тупланмалары да табыла[36]. Планета өслегенең күпчелек өлеше вак бөртекле тимер (III) оксид тузаны белән капланган[37][38].

Марсның структуралашкан глобаль магнит кыры булуы хакында бернинди дәлилләр булмаса да[39], күзәтүләр планета кабыгының кайбер өлешләре магнитлашкан булуы хакында сөйли.

Марсның 4 миллиард ел элек нинди булуы турында рәссам күзаллавы[40]

Марсның геология тарихы берничә дәвергә бүленә ала, шулай да түбәндәге өч иң эреләредер[41][42]:

  • Нуһ дәвере (исемен Noachis Terra'дан, ягъни Нух җиреннән алган — Марс планетасында шундый исемле бер өлкә бар): 4,5 миллиард ел моннан әүвәлдән 3,5 миллиард ел моннан әүвәлгә кадәр Марсның иң борынгы өслегенең формалашуы. Нуһ дәверендә формалашкан өслекләр бик күп олы метеорит кратерлары белән уелган. Фарсис кабарынкылыгы исемле вулканик калкулык бу вакытта формалашкан дип уйланыла.
  • Һеспериан дәвере (исемен Һеспериа платосыннан ала): 3,5 миллиард ел моннан әүвәлдән 2,9-3,3 ел миллиард әүвәлгә кадәр. Бу дәвер зур мәйданлы лава кырлары формалашуы белән үзенчәлекле.
  • Амазониан дәвере (исемен Amazonis Planitia'дан, ягъни Амазоннар тигезлегеннән ала): 2,9-3,3 миллиард ел моннан әүвәлдән алып бүгенге көнгә кадәр. Бу дәвердә формалашкан регионнарның метеорит кратерлары аз, әмма башка яктан алар төрле-төрле, бер-берсенә охшамаганнар. Олимп тавы бу дәвердә формалашкан. Планетаның калган өлешләрендә лава ташкыннары таралган булган.

Марста әле дә геологик активлыклар бара. Athabasca Valles – якынча 200 миллион ел элек хасил булган лава ташкыннары булган җир. Cerberus Fossae атлы грабенлардагы су агымнары 20 миллион элек пәйда булганнар, һәм шул ук замандагы вулкан интрузияләренә (магманың җир кабыгына тулуы) ишарә итәләр[43]. 2008 елның 19 нчы февралендә Mars Reconnaissance орбитерыннан килгән сүрәтләр 700 метрлы кыядан төшкән кар ташкыны өчен дәлилләр күрсәтте[44].

Туфрагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Феникс җиргә иңүче космик аппараты Марс туфрагының бераз акбурлы булуын һәм составында магний, натрий, калий һәм хлор кебек элементларның булуын күрсәтүче мәгълүмат бирде. Бу элементлар Җир туфрагында да бар, һәм алар үсемлекләр үсеше өчен кирәк[45]. Космик аппарат ярдәмендә үткәрелгән тәҗрибәләр Марс туфрагының pH күрсәткече 7,7 һәм аның составында 0.6% тоз перхлораты бар икәнен күрсәтте[46][47][48][49].

Марс өслегендә буй-буй сырлар, ягъни эзләр табыла; кратер, трог һәм үзәнлекләр өстендә еш кына яңалары да хасил булып тора. Ул эзләр башта кара төстә булалар, аннан вакыт кичкәч агаралар. Кайбер сырлар кечкенә мәйданда башланып, йөзләрчә метрга тарала. Аларның кыя ташларны һәм юлларындагы башка киртәләрне урап узулары да күзәтелә. Аларның барлыкка килүе хакында берничә теория бар — гомумән кабул ителгәннәре ул сырлар ачык төстәге тузан өермәләреннән соң ачылган, аңа кадәр тирәндәрәк урнашкан кара туфрак икәне хакында сөйли[50]. Башка аңлатмалар да бар, шул исәптән су белән һәм хәтта тере организмнар үсеше белән бәйлеләре дә[51][52].

Атмосферасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марсның сирәк атмосферасы, офыкта күренгәнчә

Күпсанлы астероидлар сугылу аркасындамы[53], Марс үзенең магнитосферасын 4 миллиард ел элек җуйган[54]. Моның нәтиҗәсендә кояш җиле Марс ионосферасына турыдан-туры йогынты ясап, аның тышкы өлешендәге атомнарны кубара һәм атмосфера тыгызлыгын киметә. Һәм Mars Global Surveyor аппараты, һәм Mars Express аппараты Марс артыннан космоста бер эз булып калучы ионлашкан атмосфера кисәкчекләрен таптылар[54][55], һәм бу атмосфера югалуын MAVEN орбиталь аппараты өйрәнә. Җир белән чагыштырганда, Марсның атмосферасы бик сыек, ягъни сирәк. Бүгенге көндә Марстагы атмосфера басымы Олимп тавында күзәтелгән 30 паскальдан (0.030 килопаскаль) алып, Эллада тигезлегендә күзәтелгән 1115 паскальга (1,155 килопаскаль) кадәр; планета өслегендәге уртача басым исә 600 паскаль (0,60 килопаскаль)[56]. Марстагы иң югары атмосфера тыгызлыгы да Җир өстеннән 35 километр биеклектә табылган атмосфера тыгызлыгына тигез[57].

Климаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Opportunity һәм Curiosity роверлары тамгаланган.

Кояш системасындагы бөтен планеталардан, Марстагы ел фасыллары Җир ел фасылларына иң ныкъ охшый. Моның сәбәбе — ике планетаның да күчәрләре бертөрле авыш булуда. Марс ел фасыллары Җир ел фасылларыннан якынча ике тапкыр озынрак, чөнки Марс Кояштан еракграк урнашканга Марстагы бер ел якынча Җирдәге ике ел кадәр.

Язда котып боз бүрекләренең эрүе сәбәпле бик көчле тузан давыллары башлана.

Орбитасы һәм әйләнүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марс Кояштан якынча 230 миллион километр ераклыкта урнашкан; аның әйләнү периоды 687 (Җирдәге) тәүлек тәшкил итә, кызыл төс белән күрсәтелгән. Җир орбитасы — зәңгәр төстә.

Марстан Кояшка кадәр уртача ераклык — 230 миллион километр, планетаның әйләнү периоды 687 Җир тәүлеге тәшкил итә. Марстагы Кояш тәүлеге исә (яки сол) Җир тәүлегеннән берәз генә озаграк: 24 сәгать, 39 минут һәм 35.244 секунд[58]. Бер Марс елы 1,8809 Җир елына тигез, яки 1 ел, 320 көн һәм 18,2 сәгать[28].

Табигый иярченнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Марсның ике, чагыштырмача кечкенә, табигый иярчене бар: Фобос (диаметры якынча 22 км) һәм Деймос (диаметры якынча 12 км). Икесенең дә орбиталары Марска якын. Күпчелек галимнәр, ул иярченнәр планетага якынаеп, аның тартылу көченә килеп эләккән астероидләр диюче теорияне хуплый, әмма аларның килеп чыгышы билгесез булып кала бирә [59]. Иярченнең икесе дә 1877 нче елда америкалы астроном Асаф Холл тарафыннан ачылган; исемнәрен грек мифологиясендәге затлардан алалар — аталары сугыш алласы Ареска көрәш кырында юлдаш булучы Фобос (курку) һәм Деймостан (дәһшәт). Рим мифологиясендәге Марс грек мифологиясендәге Ареска туры килә[60][61]. Хәзерге заман грек телендә планета бүген дә Арес дип атала (Aris: Άρης)[62].

Марс өстеннән караганда, Фобос һәм Деймосның хәрәкәте Айның хәрәкәтеннән үзгә булып күренә. Фобос көнбатышта калкып, көнчыгышта бата, һәм нибары 11 сәгать соңрак инде ул янәдән калка. Деймос, тышкы синхрон орбитада булу сәбәпле — синхрон орбитадагы иярченнең әйләнү вакыты планетаның әйләнү вакытына тигез — көтелгәнчә көнчыгышта күтәрелә, әмма (Фобостан) әкренрәк.

Тереклек мөмкинлеге һәм тереклек эзләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тереклек эзләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Планетаның яшәргә яраклылыгы хакындагы, ягъни планетада тормыш барлыкка килүгә мөмкинлек бирүче табигать шартлары булуы хакындагы бүгенге күзаллаулар өслегендә сыек су булган планеталарга өстенлек бирә.

Магнитосфера юклыгы һәм Марсның бик юка атмосферасы тереклек сакламый. Җитмәсә, планетада җылылык агымнары күчми диярлек, Марсның өслеге Кояш җиле кисәкчәләре тарафыннан бомбалана, моннан тыш су җылынганда түбән басым сәбәпле сыек хәлне үтмичә шул ук вакытта буга әйләнә. Ләкин метан, оксидлар булуы ниндидер тереклек формасына күрсәтергә мөмкин.

1960 елдан Марсны ССРБ һәм АКШ тикшереп өйрәнәләр: «Марс» , «Фобос», «Маринер», «Викинг», «Mars Global Surveyor» программалары.

Мәдәнияттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Mars symbol.svg

Марс Борынгы Рим мифологиясендәге сугыш илаһәсе исемен йөртә. Төрле мәдәниятләрдә Марс ирлек һәм яшьлек символы булып тора. Марсның символы исә — өске уң чатка күрсәтүче бер угы булган әйләнә — ир җенесе символы.

Марска космик аппарат җибәрүдәге уңышсызлыклар бу уңышсызлыкларның сәбәбен Җир-Марс "Бермуда өчпочмагына", "Марс ләгънәтенә" һәм космик кораблар ашаучы "Зур галактик аждаһа"га сылтаучы сатирик мәзәкләр тудырды.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://nssdc.gsfc.nasa.gov/planetary/factsheet/marsfact.html
  2. Keplerian elements for approximate positions of the major planets
  3. 3,0 3,1 Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 320.
  4. http://garap-farsy.narod.ru/maar.htm
  5. The Lure of Hematite. Science@NASA. NASA (March 28, 2001). 7 февраль 2016 көнне тикшерелгән.
  6. Марста күл табылган!. Кызыл Таң гәҗите. 7 февраль 2017 көнне тикшерелгән.
  7. Zubrin, Robert; Wagner, Richard (1997). The Case for Mars: The Plan to Settle the Red Planet and Why We Must. New York: Touchstone. ISBN 978-0-684-83550-1 . OCLC 489144963 . 
  8. Rees, Martin J., ed (October 2012). Universe: The Definitive Visual Guide. New York: Dorling Kindersley. pp. 160–161. ISBN 978-0-7566-9841-6 . 
  9. Yeager, Ashley Impact May Have Transformed Mars. ScienceNews.org (July 19, 2008). 17 гыйнвар 2017 көнне тикшерелгән.
  10. Sample, Ian. Cataclysmic impact created north-south divide on Mars, Science @ guardian.co.uk (June 26, 2008). Тикшерелде 17 гыйнвар 2017.
  11. Millis, John P. Mars Moon Mystery. About.com. 17 гыйнвар 2017 көнне тикшерелгән.
  12. Калып:Cite conference
  13. Jarell, Elizabeth M. Using Curiosity to Search for Life. Mars Daily (February 26, 2015). 7 февраль 2017 көнне тикшерелгән.
  14. The Mars Exploration Rover Mission 20. NASA (November 2013). 7 февраль 2017 көнне тикшерелгән.
  15. Wilks, Jeremy. Mars mystery: ExoMars mission to finally resolve question of life on red planet. EuroNews (May 21, 2015). 7 февраль 2017 көнне тикшерелгән.
  16. Howell, Elizabeth. Life on Mars? NASA's next rover aims to find out.. The Christian Science Monitor (January 5, 2015). 7 февраль 2017 көнне тикшерелгән.
  17. NASA – NASA Rover Finds Clues to Changes in Mars' Atmosphere. nasa.gov. 7 февраль 2017 көнне тикшерелгән.
  18. NASA, Mars: Facts & Figures. 7 февраль 2017 көнне тикшерелгән.
  19. Heldmann, Jennifer L. (May 7, 2005). «Formation of Martian gullies by the action of liquid water flowing under current Martian environmental conditions» (PDF). Journal of Geophysical Research 110 (E5). DOI:10.1029/2004JE002261. Проверено September 17, 2008. 'conditions such as now occur on Mars, outside of the temperature-pressure stability regime of liquid water'… 'Liquid water is typically stable at the lowest elevations and at low latitudes on the planet because the atmospheric pressure is greater than the vapor pressure of water and surface temperatures in equatorial regions can reach 273 K for parts of the day [Haberle et al., 2001]'
  20. (June 3, 2006) «Recent high-latitude icy mantle in the northern plains of Mars: Characteristics and ages of emplacement». Geophysical Research Letters 33 (11). DOI:10.1029/2006GL025946. Проверено August 12, 2007. 'Martian high-latitude zones are covered with a smooth, layered ice-rich mantle'.
  21. (2003) «A Sublimation Model for Martian South Polar Ice Features». Science 299 (5609): 1051–1053. DOI:10.1126/science.1080148. PMID 12586939.
  22. Mars' South Pole Ice Deep and Wide. NASA (March 15, 2007). 7 февраль 2017 көнне тикшерелгән. 20 апрель 2009 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  23. Lake of frozen water the size of New Mexico found on Mars – NASA. The Register (November 22, 2016). 7 февраль 2017 көнне тикшерелгән.
  24. Mars Ice Deposit Holds as Much Water as Lake Superior. NASA (November 22, 2016). 7 февраль 2017 көнне тикшерелгән.
  25. Staff. Scalloped Terrain Led to Finding of Buried Ice on Mars. NASA (November 22, 2016). 7 февраль 2017 көнне тикшерелгән.
  26. A new bathymetric map of Lake Baikal. INTAS Project 99-1669. Ghent University, Ghent, Belgium; Consolidated Research Group on Marine Geosciences (CRG-MG), University of Barcelona, Spain; Limnological Institute of the Siberian Branch of the Russian Academy of Sciences, Irkutsk, Russian Federation; State Science Research Navigation-Hydrographic Institute of the Ministry of Defense, St. Petersburg, Russian Federation. Morphometric data.
  27. Great Lakes: Basic Information: Physical Facts. U.S. Government (May 25, 2011). 8 февраль 2017 көнне тикшерелгән. 29 октябрь 2010 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  28. 28,0 28,1 28,2 Williams, David R. Mars Fact Sheet. National Space Science Data Center. NASA (September 1, 2004). 17 гыйнвар 2017 көнне тикшерелгән.
  29. [1] THE RED PLANET: A SURVEY OF MARS Slide 2 Earth Telescope View of Mars index
  30. Peplow, Mark How Mars got its rust. Nature. doi:10.1038/news040503-6. 8 февраль 2017 көнне тикшерелгән.
  31. NASA – Mars in a Minute: Is Mars Really Red? (Transcript)
  32. (2005) «Early Crustal Evolution Of Mars». Annual Review of Earth and Planetary Sciences 33 (1): 133–161. DOI:10.1146/annurev.earth.33.092203.122637.
  33. (June 2011) «Geodesy constraints on the interior structure and composition of Mars». Icarus 213 (2): 451–472. DOI:10.1016/j.icarus.2011.03.024.
  34. 34,0 34,1 APS X-rays reveal secrets of Mars' core. Argonne National Laboratory (September 26, 2003). 8 февраль 2017 көнне тикшерелгән. 15 декабрь 2015 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  35. (May 2009) «Elemental Composition of the Martian Crust». Science 324 (5928): 736–739. DOI:10.1126/science.1165871. PMID 19423810.
  36. 36,0 36,1 (June 2002) «Global mineral distributions on Mars». Journal of Geophysical Research: Planets 107 (E6): 9–1. DOI:10.1029/2001JE001510.
  37. Christensen, Philip R. (June 27, 2003). «Morphology and Composition of the Surface of Mars: Mars Odyssey THEMIS Results». Science 300 (5628): 2056–2061. DOI:10.1126/science.1080885. PMID 12791998.
  38. Golombek, Matthew P. (June 27, 2003). «The Surface of Mars: Not Just Dust and Rocks». Science 300 (5628): 2043–2044. DOI:10.1126/science.1082927. PMID 12829771.
  39. Magnetic Fields and Mars. Mars Global Surveyor @ NASA (November 9, 2006). 18 февраль 2017 көнне тикшерелгән.
  40. Mars: The Planet that Lost an Ocean's Worth of Water. 24 февраль 2017 көнне тикшерелгән.
  41. Tanaka, K. L. (1986). «The Stratigraphy of Mars». Journal of Geophysical Research 91 (B13): E139–E158. DOI:10.1029/JB091iB13p0E139.
  42. (2001) «Cratering Chronology and the Evolution of Mars». Space Science Reviews 96 (1/4): 165–194. DOI:10.1023/A:1011945222010.
  43. (2003) «Mars: recent geological activity : Mars: a geologically active planet». Astronomy & Geophysics 44 (4): 4.16–4.20. DOI:10.1046/j.1468-4004.2003.44416.x.
  44. Mars avalanche caught on camera. Discovery Channel. Discovery Communications (March 4, 2008). 17 февраль 2017 көнне тикшерелгән. 10 июнь 2008 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  45. Martian soil 'could support life', BBC News (June 27, 2008). Тикшерелде 11 февраль 2017.
  46. Chang, Alicia. Scientists: Salt in Mars soil not bad for life, USA Today (August 5, 2008). Тикшерелде 11 февраль 2017.
  47. NASA Spacecraft Analyzing Martian Soil Data. JPL. 11 февраль 2017 көнне тикшерелгән.
  48. (2010) «Wet Chemistry Experiments on the 2007 Phoenix Mars Scout Lander: Data Analysis and Results». J. Geophys. Res. 115. DOI:10.1029/2008JE003084.
  49. (2010) «Soluble Sulfate in the Martian Soil at the Phoenix Landing Site». Icarus 37. DOI:10.1029/2010GL042613.
  50. Dust Devil Etch-A-Sketch (ESP_013751_1115). NASA/JPL/University of Arizona (July 2, 2009). 20 февраль 2017 көнне тикшерелгән.
  51. (2002) «Slope streaks on Mars: Correlations with surface properties and the potential role of water». Geophysical Research Letters 29 (23): 41–1. DOI:10.1029/2002GL015889.
  52. Gánti, Tibor (2003). «Dark Dune Spots: Possible Biomarkers on Mars?». Origins of Life and Evolution of the Biosphere 33 (4): 515–557. DOI:10.1023/A:1025705828948.
  53. Multiple Asteroid Strikes May Have Killed Mars's Magnetic Field. WIRED (January 20, 2011). 18 февраль 2017 көнне тикшерелгән.
  54. 54,0 54,1 Philips, Tony The Solar Wind at Mars. Science@NASA (2001). 18 февраль 2017 көнне тикшерелгән.
  55. Lundin, R (2004). «Solar Wind-Induced Atmospheric Erosion at Mars: First Results from ASPERA-3 on Mars Express». Science 305 (5692): 1933–1936. DOI:10.1126/science.1101860. PMID 15448263.
  56. Bolonkin, Alexander A. (2009). Artificial Environments on Mars. Berlin Heidelberg: Springer. pp. 599–625. ISBN 978-3-642-03629-3 . 
  57. Atkinson, Nancy. The Mars Landing Approach: Getting Large Payloads to the Surface of the Red Planet (July 17, 2007). 19 февраль 2017 көнне тикшерелгән.
  58. Badescu, Viorel (2009). Mars: Prospective Energy and Material Resources (illustrated ed.). Springer Science & Business Media. p. 600. ISBN 978-3-642-03629-3 . https://books.google.com/books?id=BnPE37Ms5awC&pg=PA600. 
  59. Close Inspection for Phobos. ESA website. 12 февраль 2017 көнне тикшерелгән.
  60. Ares Attendants: Deimos & Phobos. Greek Mythology. 12 февраль 2017 көнне тикшерелгән.
  61. (1978) «The Martian satellites—100 years on». Quarterly Journal of the Royal Astronomical Society 19: 90–109.
  62. Greek Names of the Planets. — «Aris is the Greek name of the planet Mars, the fourth planet from the sun, also known as the Red planet. Aris or Ares was the Greek god of War.»  12 февраль 2017 көнне тикшерелгән. 9 май 2010 көнне төп чыганагыннан архивланган. Планета турындагы Грек википедиясендәге мәкаләне дә карагыз.