Мартинс Дукурс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мартинс Дукурс latin yazuında])
Мартинс Дукурс
Туган телдә исем лат. Martins Dukurs
Туган 31 март 1984(1984-03-31) (40 яшь)
Рига, Латвия Совет Социалистик Республикасы, ССРБ
Ватандашлыгы  Латвия
Әлма-матер Латвия университеты[d]
Һөнәре эскилитанис
Ата-ана
Кардәшләр Томасс Дукурс[d]
Спорт такымы әгъзасы Латвия на зимних Олимпийских играх 2018[d]

 Мартинс Дукурс Викиҗыентыкта

Мартинс Дукурс (лат. Martins Dukurs; 1984 елның 31 марты, Рига) — Латвия скелетончысы, Олимпия уеннарының ике тапкыр көмеш призёры (2010 һәм 2014), алты тапкыр дөнья чемпионы, 11 тапкыр Европа чемпионы. Ун тапкыр Дөнья кубогы иясе (барлык кышкы спорт төрләрендә Дөнья кубогының гомуми зачётында җиңүләр саны буенча рекорд). Өч йолдыз ордены кавалеры[1]. Латвиядә алты тапкыр иң яхшы ел спортчысы дип таныла (2010, 2011, 2013—2015, 2019).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Скелетон белән 1998 елдан бирле шөгыльләнә,14 яшьтән Сигулдада(рус.) яши. Мартинсның өлкән абыйсы Томас Дукурс шулай ук скелетон белән профессиональ шөгыльләнә. Аларның тренеры — әтиләре Дайнис Дукурс, Сигулдадагы санно-бобслей трассасының элеккеге директоры. Ванкувердагы Олимпия уеннарын ачу тантанасында Латвия җыелма командасының байрак йөртүчесе була[2].

2006 елда Туринда Мартинс 7 нче урынны ала. Ванкувердагы Олимпия уеннарында Мартинс, канадалы Джон Монтгомерины 0,18 секундка узып, өч узыштан соң алда бара, әмма соңгы узышта Монтгомери Дукурсны 0,25 секундка узып китә һәм алтын медаль яулый ала. Томасс Дукурс 4 нче урынны ала. Мартинс Дукурсның көмеш медале Латвиянең кышкы Олимпия уеннарында өченче бүләге була, 2006 елда бер урынлы чанада Мартиньш Рубенисның бронза медале һәм 2010 елда ике урынлы чанада бертуган Шицсларның көмеш медаленнән соң.

2014 елда Сочида янәдән төп фаворитларның берсе булып саналган. Алтын өчен көрәш Мартинс Дукурс һәм россияле Александр Третьяков арасында бара. Алар 4 узышның һәрберсендә ике иң яхшы нәтиҗә күрсәтәләр. Третьяков аларның өчесен ота, Дукурс өченчесендә генә иң яхшысы була. 4 узыш суммасы буенча Дукурс Третьяковка 0,81 секунд оттыра, бакыр медаль иясе Мэттью Антуан Мартинска ике секундтан артык оттыра. Шулай итеп, Ванкуверда да, Сочида да Мартинс алтын өчен көрәштә трасса хуҗаларына оттыра. Томас Дукурс янә дүртенче була.

2016 елның февралендә Санкт-Морицта узган Европа чемпионатында бертуган Дукурслар сирәк казанышка ирешәләр — алар ике узыш суммасы буенча бер үк нәтиҗә күрсәтәләр (2:18,33) һәм алтын медальне бүлешәләр. Шул ук вакытта беренче узышта Мартинс Томасны 0,01 секундка җиңә, ә икенчесендә Томас бу аерманы оттыра.

Карьерасы дәвамында өч тапкыр Дөнья кубогының берсеннән башка барлык этапларын да ота: 2011/12 сезонында 8 этаптан 7не ота, 2012/13 сезонында 9 этаптан 8не ота, 2015/16 сезонында янә 8 этаптан 7не ота.

2016/17 сезонында Дөнья кубогын рәттән сигезенче тапкыр ота (8 этап өчен дүрт җиңү). 2009/20 сезонында ике еллык паузадан соң, 8 этап эчендә өч тапкыр беренче урынны һәм өч тапкыр икенче урынны яулап, янәдән Дөнья кубогына ия була. 2020 елгы дөнья чемпионатында Альтенбергта өч немец спортчысына оттырып, дүртенче урын ала.

2020/21 сезон башында Дөнья кубогының рәттән 4 этабында җиңү яулый, ә аннары ике тапкыр икенче урын ала. Нәтиҗәдә, карьерасында 10 нчы тапкыр Дөнья кубогының гомуми зачётын ота. Альтенбергта 2021 елгы дөнья чемпионатында уңышсызлыкка дучар була, бары 16 нчы урынны гына ала, бер генә узышта да Мартинс иң яхшы унлык арасына керә алмый.

11 ел рәттән Европа чемпионатында рәттән җиңеп бара (абсолют рекорд). 2021 елда Винтербургта узган Европа чемпионатында беренче тапкыр көмеш медаль яулый.

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ике тапкыр Олимпия уеннарының көмеш призёры (2010 һәм 2014).
  • Алты тапкыр дөнья чемпионы (2011, 2012, 2015, 2016, 2017, 2019).
  • 11 тапкыр Европа чемпионы (2010—2020).
  • 10 тапкыр Зур бәллүр глобус иясе (абсолют рекорд).
  • 8 ел рәттән Дөнья кубогының гомуми зачётында җиңүче (абсолют рекорд).
  • Дөнья кубогы этапларында 58 шәхси җиңү яулый.
  • 6 тапкыр Латвиядә елның иң яхшы спортчысы (2010, 2011, 2013—2015, 2019).
  • V дәрәҗә Өч йолдыз ордены кавалеры (2010).
  • III дәрәҗә Абруйлык Хачы кавалеры (2014).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Dukuram un brāļiem Šiciem piešķirts Triju Zvaigžņu ordenis 2016 елның 4 март көнендә архивланган.(лтш.)
  2. Andrejs Siliņš. Latvijas karognesējs Vankūverā - M. Dukurs. sportacentrs.com. әлеге чыганактан 2012-04-18 архивланды.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]